Динар Барыев

Динар Раил улы Барыев, (рус. Бариев Динар Раилович; 23 март 1990, Казан) — VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (2021–2024). Татарстан Республикасы Беренчеләр хәрәкәтенең Казан җирле бүлеге җитәкчесе (2023 елдан). «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле

1990 елның 23 мартында Казан шәһәрендә туа.

2012 елда «Юриспруденция» белгечлеге буенча «Социаль белем бирү академиясе» югары һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесен тәмамлый[1].

Хезмәт юлы

  • 2010 — «Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге» дәүләт учреждениесендә эш башкаручы.
  • 2012–2014 — «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе урынбасары.
  • 2014–2016 — «Сәләт» Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фондының башкарма директор урынбасары.
  • 2016–2023 — «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлеге башкарма комитетының яшьләр белән эшләү буенча баш белгече.
  • 2023 елдан — Татарстан Республикасы Беренчеләр хәрәкәтенең Казан җирле бүлеге җитәкчесе[2].

Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге

2021–2024 елларда VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (бердәм сайлау округы буенча)[3].

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы[1].

2021 елда Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Шигали авыл җирлеге депутаты итеп сайлана[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2012 — Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миннихановның Рәхмәт хаты[2].
  • 2013 — «Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлек медаленә Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның грамотасы.
  • 2018 — Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе А. В. Бугаевның Рәхмәте.
  • 2019 — «Бердәм Россия» партиясе Генераль Советы Секретаре А. А. Турчакның «Яшь гвардия»не үстерүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты.
  • 2021 — «#МыВместе» Бөтенроссия үзара ярдәм акциясен оештыруга керткән бушлай өлеше өчен истәлек медале һәм Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның грамотасы.
  • 2022 — Дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендәге казанышлары өчен Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе К. Д. Разуваеваның Мактау грамотасы.
  • 2022 — Россия Федерациясе Президентының VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауны әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашкан өчен Рәхмәт хаты.
  • 2023 — Татарстан Республикасының «Атказанган яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәре» мактаулы исеме[2];
  • 2025 — Татарстан Республикасы рәисе рәхмәте[4].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Барыев Динар Раил улы
  2. 1 2 3 Бариев Динар Раилович
  3. Депутаты Государственного Совета Республики Татарстан шестого созыва (2019-2024 гг.). gossov.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2026.
  4. Распоряжение Раиса Республики Татарстан № 130 от 17.03.2025. rais.tatarstan.ru (17 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2026.