Михаил Сыровацкий
Михаил Сыровацкий, Сыровацкий Михаил Федор улы, рус. Сыровацкий Михаил Федорович (1977 елның 5 мае, Казан шәһәре) — «Казан май экстракцияләү заводы» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры. VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы[1].
Тәрҗемәи хәле
1977 елның 5 маенда Казан шәһәрендә туа.
1998 елда менеджмент белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт коммерция университетын, 2004 елда Казан дәүләт университетының юридик бүлеген тәмамлый[2].
Хезмәт юлы
1998—2001 елларда «Ак Барс» ИИО икътисадчысы[3].
2001—2008 елларда «Нәфис Косметикс» ААҖ — М. Вахитов исемендәге Казан химия комбинатының 18 нче цехы башлыгы урынбасары, комбинатның стратегик үсеш буенча генераль директор урынбасары, 2008-2009 елларда стратегик үсеш буенча директор.
2008 елда «Нәфис Косметикс» ААҖ Директорлар советы рәисе.
2009 елда «Казан май экстракцияләү заводы» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры.
2011—2018 елның октябреннән «Динамо-Казан» хоккей клубы президенты.
2021 елның июненнән «Казан май комбинаты» АҖ генераль директорының чимал сатып алу мәсьәләләре буенча киңәшчесе[3].
Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге
2014 —2019 елларда V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
2019 елдан VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
2009 ― «Ел хәйриячесе» дипломы.
2012 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале.
2022 ― Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының Рәхмәт хаты.
2022 ― Татарстан Республикасы Атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре.
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте.[4]