Алексей Созинов

Алексей Станиславович Созинов (31 декабрь 1963, Чистай) — медицина фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт медицина университеты ректоры (2009—2025), Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе (2025 елның сентябреннән)[1]. V, VI, VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бердәм Россия фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (2023).

Тәрҗемәи хәле

Алексей Станиславович Созинов 1963 елның 31 декабрендә Чистайда хезмәткәрләр гаиләсендә туган.

Белеме

1981 елда ул Чистайдагы 1 урта мәктәпне тәмамлый. 1987 елда ул В. И. Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина институтын «Дәвалау эше» белгечлеге буенча тәмамлый.

1987—1989 елга кадәр ординатурада, 1989-1992 елларда Казан дәүләт медицина университетында йогышлы авырулар бүлегендә аспирантурада укый.

1992 елда Санкт-Петербург дәүләт санитария-гигиена институтында «Прогнозирование бактериальных осложнений гриппа и других острых респираторных заболеваний» темасына медицина фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклый.

Хезмәт эшчәнлеге

1993 елда ул Яр Чаллы шәһәрендәге Казан дәүләт медицина институтының филиал директоры итеп билгеләнә.

2003 елда Казан дәүләт медицина университетының биомедицина фәннәре һәм медицина хокукы бүлеге мөдире итеп сайлана. 2005 елда «профессор» дигән мактаулы исем бирелә.

2004 елда И. И. Мечников исемендәге Санкт-Петербург дәүләт академиясендә докторлык диссертациясен яклый.

2007 елдан Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләренең этик комитетлары форумы рәисе.

2008 елның 26 декабрендә Казан дәүләт медицина университеты хезмәткәрләренең гомуми җыелышында ректор итеп сайлана. 2009 елның 14 маеннан Созинов рәсми рәвештә Казан дәүләт медицина университеты ректоры[2].

2014 елның 14 сентябрендә V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда «Бердәм Россия» партиясеннән сайлана[3].

2019 елның 8 сентябреннән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутаты[4]. Социаль сәясәт комитеты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы.

«Биоэтика», «Казанский медицинский журнал», «Медицинское право», «Вестник современной клинической медицины» журналларының редакция советы әгъзасы.

2022—2023 елларда ― Татарстанның югары уку йортлары ректорлары Советы рәисе[5].

2025 елның 25 сентябреннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе[6].

Бүләкләр

  • Россиянең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре (2 мая 2024)[7].

Китаплар һәм басмалар

  • Роль Казанской окружной лечебницы в развитии психиатрической службы России во второй половине XIX века / Созинов А. С., Зиганшин Ф. Г., Митрофанов И. А. — Практическая медицина. 2019. Т. 17. № 3. С. 11-18.
  • История Казанской психиатрии в лицах / Созинов А. С., Менделевич Д. М. — Казань, 2012. Том Книга I XIX век.
  • Педиатры 64 / Созинов А. С. — Практическая медицина. 2012. № 7-1 (62). С. 174—177.
  • Безопасность жизни человека — важная медико-биологическая проблема / Созинов А. С. — Вестник НЦБЖД. 2011. № 1 (7). С. 5.
  • Семь рождений, семь матерей и семь ипостасей биоэтики / Созинов А. С. — Практическая медицина. 2008. № 8 (32). С. 24-30.

Искәрмәләр

  1. Созинов покинет пост ректора КГМУ – он возглавил комитет Госсовета РТ по социальной политике (рус.). БИЗНЕС Online (25 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
  2. Алексей Созинов официально вступил в должность ректора КГМУ (рус.). www.tatar-inform.ru. Архивировано 5 декабрь 2020 года.
  3. Триумф «Единой России», Талгата Абдуллина и Черемшана (рус.). БИЗНЕС Online. Архивировано 24 октябрь 2020 года.
  4. Как в Госсовет Татарстана попали представители пяти партий — Реальное время (рус.). realnoevremya.ru. Архивировано 9 октябрь 2020 года.
  5. Ленар Сафин избран председателем Совета ректоров вузов Республики Татарстан. Пресс-служба КФУ, 23.11.2022
  6. Абдулганиева стала и. о. ректора КГМУ (рус.). БИЗНЕС Online (30 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
  7. Указ Президента Российской Федерации от 02.05.2024 № 300 "О награждении государственными наградами Российской Федерации". Официальное опубликование правовых актов (2 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 май 2024.

Тема буенча өстәмә