Рәшит Низамов (ректор)

Рәшит Корбангали улы Низамов (рус. Раши́т Курбангали́евич Низа́мов; 23 май 1957) — техник фәннәр докторы[1], профессор. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры (2008 елдан), Казан шәһәре Думасы депутаты (2015—2020). Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (2022) [2]

Тәрҗемәи хәле

Рәшит Низамов 1957 елның 23 маенда Буада туа. 1979 елда «Төзелеш эшләнмәләрен һәм конструкцияләрен җитештерү» белгечлеге буенча Казан төзүче-инженерлар институтының төзелеш технологияләре факультетын тәмамлый.

1979—1986 елларда Казан химия-технология институтының (КХТИ) Түбән Кама шәһәрендәге филиалында инженер графикасы курсы буенча ассистент булып эшли.

1989 елда КИСИ аспирантурасын тәмамлый. 1989—1993 елларда — Казан химия-технология институтының Түбән Кама филиалы ассистенты, өлкән укытучысы, түбән температуралы техника һәм физика кафедрасы доценты. 1994 елдан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының (КДАТУ) төзелеш материаллары, эшләнмәләре һәм конструкцияләре технологиясе кафедрасы доценты.

1996 елда «Татстройтест» сертификация сынау үзәге җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә.

2001 елдан 2008 елга кадәр — КДАТУның төзелеш-технология факультеты деканы. 2007 елда «Төзелеш максатлы поливинил хлорид композицияләре полифункциональ тутыргычлар белән» темасына техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

2008 елның апреленнән — төзелеш материаллары, эшләнмәләр һәм конструкцияләр технологиясе кафедрасы профессоры.

2008 елның 12 сентябрендә, 160 тавышның 85ен җыеп, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры итеп сайлана[3][4]. 7 октябрьдә Рәшит Низамов рәсми рәвештә КДАТУ ректоры вазыйфасына керешә. 2013 елда ректор итеп икенче срокка, ә 2018 елда өченче срокка сайлана.

2015 елда Казан шәһәре Думасы депутаты итеп сайлана.

Бүләкләр

Китаплар һәм басмалар

Рәшит Низамов Россия һәм чит ил басмаларында 223тән артык мәкалә авторы булып тора[9].

  • Полифункциональные наполнители для поливинилхлоридных композиций строительного назначения / Низамов Р. К. // Строительные материалы. 2006. № 7. С. 68-70.
  • Поливинилхлоридные материалы, модифицированные термоэластопластами / Низамов Р. К., Нагуманова Э. И., Абдрахманова Л. А., Хозин В. Г. // Известия казанского государственного архитектурно-строительного университета. 2006. № 1 (5). С. 8-11.
  • Технические лигнины — перспективные модификаторы полимерных строительных материалов на основе поливинилхлорида / Низамов Р. К., Галимов Э. Р., Нагуманова Э. И. // Известия Казанского государственного архитектурно-строительного университета. 2006. № 1 (5). С. 20-22.
  • Исследование градиентных материалов на основе ПВХ и диглицидилового эфира 1,4-бутандиола / Исламов А. М., Закирова Г. В., Фахрутдинова В. Х., Абдрахманова Л. А., Низамов Р. К. // Известия Казанского государственного архитектурно-строительного университета. 2018. № 3 (45). С. 189—195.
  • Защитная эффективность водорастворимых ингибиторов коррозии / Гайдар С. М., Низамов Р. К., Голубев М. И., Голубев И. Г. // Вестник Мордовского университета. 2018. Т. 28. № 3. С. 429—444.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә