Илшат Гафуров

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Илшат Гафуров
Ilshat Gafurov (gossov.tatarstan.ru).jpg
Тулы исеме Илшат Рәфкать улы Гафуров
Туган көне 1 август 1961(1961-08-01) (63 яшь)
Туган ТАССР Баулы
Ил
Эшчәнлеге икътисадчы, ректор
Бүләк һәм премияләр
РФ хөкүмәте премиясе (2009)
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
«ТАССРның 100 еллыгы» медале

Илшат Рәфкать улы Гафуров (рус. Гафу́ров Ильшат Рафкатович; 1 август 1961, Баулы, Татарстан АССР) – сәясәтче, хакимият-хуҗалык җитәкчесе, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры (20102021), Татарстан ректорлар шурасы рәисе (2010), икътисад фәннәре докторы (2005), физика-математика фәннәре кандидаты, профессор (2008). Татарстанның атказанган икътисадчысы (2002), РФ хөкүмәте премиясе лауреаты (2009).

Алабуга эшкуары Айдар Исрафиловны үтерүне әзерләүгә котырту очрагы буенча буенча, 2025 елның 28 маенда 22 елга катгый режимлы колониягә хөкем ителә[1].

1961 елның 1 августында Баулы эшчеләр бистәсендә (1996 елдан шәһәр) туган. Казан дәүләт университетының физика факультетын (1983), шул ук уку йортында аспирантураны (1988), «менеджмент» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (1997), Әлмәт нефть институтын (2004) тәмамлаган.

2021 елның декабрендә И. Гафуров Яр Чаллыдан оешкан җинаятьчел төркем (ОҖТ) заказы буенча заказлы үтерү турындагы эш кысаларында тоткарлана [3][4]. Элегрәк матбугатта ул «29нчы комплекс» оешкан җинаятьчел төркеме лидерлары белән бәйләнештә булуда гаепләнә [5], шуңа бәйле рәвештә, ректор вазыйфасына билгеләнер алдыннан бөтен шикләрне бетергән «куәтле тикшерү» уздым, дип белдерә [6]. 21 декабрь кичендә Казанда сорау алганнан соң, шулай ук СКР, ФСБ һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының уртак операциясе вакытында эш урынында һәм өендә тентүләр үткәргәннән соң, Гафуров махсус очкыч бортында Мәскәүгә озатыла [7], шул ук вакытта университетта ул, янәсе, «авырып киткән», дип [8], ректорны алмаштыру турында фаразлар «гомумән көлке» дип белдерәләр [9]. Кайбер мәгълүматларга караганда, Гафуровны тоткарлау шуннан алда Россия Куркынычсызлык Советының Россия Президенты В. В. Путин җитәкчелегендә узган киңәшмәсенә бәйле, шуннан соң берничә югары дәрәҗәле түрә кулга алынган [10].

Мәскәүгә китерелгәч, Гафуров Петровка урамындагы вакытлыча тоту изоляторына урнаштырыла [11]. 22 декабрь көнне тикшерүчеләрдән Басман район судына аны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 105нче маддәсенең ике өлеше буенча гаепләнүче буларак кулга алу (алдан сүз куешу буенча бер төркем затлар тарафыннан үтерүгә әзерләнү) турында үтенеч керә [12][13]. Матбугат мәгълүматларына караганда, сүз 1999 елның 29 августында Мәскәүдә Алабуга шәһәр Советы депутаты, Гафуровны сәяси эзәрлекләүдә гаепләгән Айдар Исрафиловны үтерү турында бара ала, ул вакытта Алабуга башлыгы булган И. Гафуров аны үтерүгә «29нчы комплекс» ОҖТ әгъзаларына заказ биргән булуы мөмкин [14][15]. Казый (судья) Евгения Николаева яклаучыларның Гафуровка йорт арестын куллану турындагы үтенечнамәләрен канәгатьләндерүдән баш тарткан һәм И. Гафуровны 21 февральгә кадәр кулга алу турында карар кабул иткән [16][17].

2025 елның 28 маенда Мәскәүнең Савеловский суды Илшат Гафуровны, Айдар Исрафиловны үтерү турындагы эш буенча, 22 елга катгый режимлы колониягә хөкем итә (Россия Федерациясе Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 2 өлеше «ж», «з» пунктлары буенча гаепле дип таныла - алдан сүз куешып, бер төркем затлар тарафыннан үтерү)[18].

Иҗтимагый эшчәнлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни хезмәтләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомуми физика, социаль-икътисад реформасы темасына язылган 30 лап хезмәте бар.

  • Методология разработки стратегических программ социально-экономического развития территории. Казань, 2003.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • 2002 ― Татарстанның атказанган икътисадчысы
  • РФ торак-коммуналь хуҗалыгы мактаулы хезмәткәре
  • 2009 ― РФ хөкүмәте премиясе
  • «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены
  • 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
  • ЮНЕСКО «Алтын пальма ботагы» дипломы
  • «Петр I шәрәфле тамгасы» ордены
  • 2020 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале[20].
  • 2021 ― III дәрәҗәдәге «Мәрҗани» ордены (ТР МДН) ― җитәкче буларак, университетта ислам фәннәрен үстерүгә, Татарстан Республикасы мөселманнарының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә зур өлеш керткән өчен [21].
  1. Экс-ректор казанского университета Гафуров осужден на 22 года за подготовку убийства (2025-05-28). 28 май 2025 тикшерелде.
  2. Ректор вазифасыннан алуны сорыйлар
  3. Источник: задержан ректор КФУ Ильшат Гафуров. Бизнес Online (22 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021.
  4. Павел Климчак. Задержан ректор КФУ Ильшат Гафуров. Татар-информ (22 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021.
  5. Ирек Мортазин. Комплекс возвращается. Почему ректор Казанского университета окружил себя телохранителями? И при чем здесь убийство депутата, криминальные КамАЗы и прежние знакомства с лидерами могущественной ОПГ. Новая газета (3 октябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021.
  6. Александр Шагулин, Илья Береснев. Ильшат Гафуров: «У меня зарплата – 89 тысяч рублей…» Бизнес Online (4 декабрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021.
  7. Артем Кузнецов, Анастасия Гусева, Станислав Шемелов, Максим Кирилов. Убийство депутата за $20 тысяч: за что Ильшата Гафурова в наручниках доставили спецбортом в Москву. Бизнес Online (22 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021.
  8. В КФУ прокомментировали информацию о задержании Гафурова. Бизнес Online (22 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021.
  9. Ольга Полякова. Пресс-секретарь ректора КФУ о Гафурове: «Вчера вечером он был на „Студенте года“». Казанские ведомости (гәҗит) (22 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021.
  10. Станислав Шемелов. И примкнувший к ним Гафуров: в России – ночь длинных ножей? Бизнес Online (22 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021.
  11. Источник: ректор КФУ обвиняется в подстрекательстве к убийству. ТАСС (22 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021.
  12. Ректору Казанского университета Гафурову предъявили обвинение в убийстве. Коммерсантъ (22 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021.
  13. Ректор Казанского университета Ильшат Гафуров задержан по делу об убийстве. BBC Russian (22 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021.
  14. Павел Климчак. Что известно о задержании ректора КФУ Ильшата Гафурова. Татар-информ (22 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021.
  15. Мэр, депутат и ректор. За что могли задержать Ильшата Гафурова. Idel.Реалии (22 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021.
  16. Ректор казанского университета Гафуров арестован на два месяца. Интерфакс (22 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021.
  17. Суд арестовал Ильшата Гафурова. Бизнес Online (22 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2021.
  18. Экс-ректору КФУ дали 22 года за убийство (2025-05-28). 28 май 2025 тикшерелде.
  19. Гафуров Ильшат Рафкатович.(үле сылтама) ТР ДШ рәсми сайты
  20. Рифат Каюмов. Казан Кремлендә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырылды. Татар-информ, 29.08.2020
  21. Мөфти КФУ ректорын III дәрәҗәдәге «Мәрҗани» ордены белән бүләкләде. 2021 елның 3 август көнендә архивланган. ТР МДН сайты, 1.08.2021
  1. Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]