Дмитрий Солуянов

Дмитрий Солуянов, Солуянов Дмитрий Юрий улы, рус. Солуянов Дмитрий Юрьевич (1971 елның 1 апреле, Түбән Кама шәһәре) — VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. «Татэлектромонтаж» ААҖ генераль директоры[1].

Тәрҗемәи хәле

1971 елның 1 апрелендә Түбән Кама шәһәрендә туа.

1994 елда «инженер-электрик» белгечлеге буенча Мәскәү энергетика университетын, 2000 елда Таганрог дәүләт радиотехника университетын тәмамлый[1].

Хезмәт юлы

1993-1994 елларда «Татэлектромонтаж» ачык акционерлык җәмгыятенең икенче монтаж идарәсе участогы мастеры.

1994—1997 елларда «Сочиэлектромонтаж» фирмасы җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенең участок мастеры.

1997—2003 елларда «Идель» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры.

2003—2017 елларда «Татэлектромонтаж» ААҖ генераль директоры урынбасары.

2017 елдан «Татэлектромонтаж» ААҖ генераль директоры[2].

Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты әгъзасы.

2014—2019 елларда Казан шәһәр Думасы депутаты.

2019 елның сентябреннән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы грамотасы.
  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә