Марат Нуриев
Марат Габделхәй улы Нуриев (1966 елның 14 мае, Шәмәк, Апас районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия эшмәкәре, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе. VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты әгъзасы[1]. VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты[2]. Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре.
Тәрҗемәи хәле
Марат Нуриев1966 елның 14 маенда Татарстан АССРның Апас районы Шәмәк авылында туа. 1983 елдан Апас районының Н. К. Крупская исемендәге колхозда тракторчы булып эшли.
1984—1986 елларда — Чехословакия (ЧССР) территориясендә Гаскәрләрнең үзәк төркемендә хәрби хезмәт үтә. 1986 елдан Апас районының «Сельхозхимия» берләшмәсендә тракторчы. 1989 елдан Казанның Вахитов районы торак хуҗалыгының җитештерү трестының ЖЭУ-8 слесарь-сантехнигы, 1990 елдан — ЖЭУ-49да инженер. 1995—2001 елларда — Вахитов районының «Казгоржилхоз» ҖБ идарәче урынбасары.
1999 елда «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча инженер» белгечлеге буенча Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен тәмамлаган[3].
2001 елдан 2002 елга кадәр — Вахитов районының «Жилсервис» автоном коммерцияле булмаган оешма директоры урынбасары. 2002 елдан — Яңа Савин районының «Жилсервис» директоры.
2002 елның 2 октябреннән — «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы[4]. 2005 елдан 2019 елга кадәр 13 нче Ямашев сайлау округы буенча Казан шәһәр Думасының беренче, икенче һәм өченче чакырылыш депутаты итеп сайланган. Муниципаль органның шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык, шулай ук шәһәрлеләрнең сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча комиссиясенә кергән[5].
2006 елдан 2021 елга кадәр — «Уютный дом» идарәче компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры.
2019 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылышына сайлауларда катнашкан. Казан шәһәренең 7 нче номерлы Ибраһимов бермандатлы сайлау округы буенча «Бердәм Россия» партиясеннән сайланган. Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитетка кергән.
2021 елда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана[6].
Бүләкләр
- Россия Федерациясенең Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре (2016);
- Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре (2006);
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2021)[7].
Гаилә
Өйләнгән, өч баласы бар. Улларының берсе — Айдар Нуриев, профессиональ автоузышчы, халыкара класслы спорт мастеры[7].
Искәрмәләр
- ↑ Нуриев Марат Абдулхаевич. Государственная Дума Федерального собрания Российской Федерации (2021).
- ↑ Нуриев Марат Абдулхаевич. Государственный Совет Республики Татарстан (2021). Архивировано 24 апрель 2021 года.
- ↑ Нуриев Марат Абдулхаевич. РООР «Союз коммунальных предприятий РТ» (2021). Архивировано 22 апрель 2021 года.
- ↑ Нуриев Марат Абдулхаевич. Единая Россия (2021). Архивировано 27 апрель 2021 года.
- ↑ Отчет депутата Казанской городской Думы I, II, III созывов Марата Нуриева. Единая Россия (13 февраль 2019).
- ↑ Об установлении общих результатов выборов депутатов Госдумы РФ VIII созыва. Центральная избирательная комиссия Российской Федерации (24 сентябрь 2021).
- ↑ 1 2 Присвоение спортивных званий. Российская автомобильная федерация (октябрь 2019). Архивировано 8 октябрь 2019 года.
Сылтамалар
- Профиль Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы сайтында
- Профиль Бердәм Россия партиясе сайтында
- Профиль Бизнес Online сайтында