Ринат Хәйров
Ринат Шамил улы Хәйров (1964 елның 22 июне, Әлмәт, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ) — Россия икътисадчысы, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. VI һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Дәүләт Думасының оборона комитеты әгъзасы[2].
Тәрҗемәи хәле
Ринат Хәйров 1964 елның 22 июньдә Әлмәт шәһәрендә туа. 1983 елда «аппаратура көйләүче» белгечлеге буенча Әлмәттә 65 нче техник училищены тәмамлап, һөнәри белем ала. 1989 елда «финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча В. В. Куйбышев исемендәге Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый. 2004 елда П. А. Столыпин исемендәге Идел буе дәүләт хезмәте академиясендә «идарәнең хокукый тәэмин ителеше» белгечлеге буенча яңадан әзерлек уза. 2000 елда икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[3]. 1989—1992 елларда Татарстан Финанс министрлыгында өлкән салым ревизоры-инспектор вазифасында эшли. 1992—1997 елларда Татарстан Республикасы буенча дәүләт салым инспекциясендә өлкән дәүләт салым инспекторы була[4].
1997 елдан 1998 елга кадәр «"Татфондбанк" акционерлык инвестиция-коммерция банкы» ААҖдә идарә рәисе вазифасында эшли. 1998 елда Татарстан Республикасы хөкүмәтендә республика финанс министрының беренче урынбасары. 2004 елдан 2007 елга кадәр «Татфондбанк» ААҖдә идарә рәисе була. 2007 елдан 2010 елга кадәр Россия Оборона министрлыгында Россия Федерациясе оборона министры киңәшчесе булып эшли. 2010 елның июненнән декабренә кадәр — Татарстан бизнеска ярдәм итү институтында (ТИСБИ) икътисад кафедрасы доценты. 2010 елның декабреннән 2011 елның декабренә кадәр «Ростехнологии» дәүләт корпорациясенең «Радиоэлектрон технологияләр» концернында дәүләт оборона заказы һәм хәрби-техник хезмәттәшлек буенча генераль директорның беренче урынбасары вазифасында эшли[4][5].
2011 елның декабрендә Татарстан Республикасы буенча «Бердәм Россия» исемлекләре буенча Дәүләт Думасына сайлана, мандатларны бүлү нәтиҗәсендә, VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана[6].
2016 елның сентябрендә 30 нчы номерлы бермандатлы сайлау округы буенча «Бердәм Россия» партиясеннән үз кандидатурасын тәкъдим итә, сайлаулар нәтиҗәсендә VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана[7].
Закон чыгару эшчәнлеге
2011 елдан 2019 елга кадәр, VI һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында, федераль законнар проектларына 303 закон чыгару инициативасы һәм төзәтмә авторы була[8].
Бүләкләр
- Почёт Ордены
- Россия салым хезмәтенең III рангтагы дәүләт киңәшчесенең класс чины.
Искәрмәләр
- ↑ https://sanctions.nazk.gov.ua/en/sanction-person/13003/
- ↑ Хайров Ринат Шамильевич (рус.). Государственная Дума. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2019.
- ↑ [https://search.rsl.ru/ru/search#q=Ринат%20Шамильевич%20Хайров%202000 Хайров, Ринат Шамильевич. Экономические методы обеспечения устойчивого развития предприятий сельского хозяйства : диссертация на соискание учёной степени кандидата экономических наук : 08.00.05. - Казань, 2000]. Российская Государственная библиотека..
- ↑ 1 2 Хайров, Ринат Шамильевич - Персона ТАСС (рус.). ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2019.
- ↑ Единая Россия официальный сайт Партии / Кто есть кто. tatarstan.er.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2019. Архивировано 9 февраль 2019 года.
- ↑ Постановление ЦИК о результатах выборов депутатов Госдумы шестого созыва (рус.). Российская газета. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2019.
- ↑ Приложение к постановлению Центральной избирательной комиссии Российской Федерации от 23 сентября 2016 г. N 56/541-7 (рус.). Российская газета. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2019.
- ↑ Официальный сайт Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации. old.duma.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2019. Архивировано 8 май 2021 года.