Әлфия Когогина
Әлфия Гомәр кызы Когогина (рус. Альфия Гумаровна Когогина; 22 февраль 1968, Яшел Үзән, Татарстан АССР) — Россия сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, икътисадчы, «Бердәм Россия» партиясеннән VI, VII һәм VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты. VIII чакырылышта — Думаның кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары[1][2].
Тәрҗемәи хәле
1968 елның 22 февралендә Яшел Үзәндә туа.
1991 елда В. И. Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын «Икътисади кибернетика» белгечлеге буенча, аннары Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясендә «Маркетинг һәм сату белән идарә итү» белгечлеге буенча MBA программасын тәмамлый[3].
1992 елдан Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросында икътисадчы булып эшли. Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре администрациясенең икътисад, финанс анализы һәм фаразлау бүлегендә баш белгеч, бүлек мөдире урынбасары һәм бүлек мөдире була[3].
1999 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры урынбасары итеп билгеләнә. Татарстан Республикасы Дәүләт статистика комитеты рәисе урынбасары, Россия Дәүләт статистика комитетының территориаль органы җитәкчесе урынбасары булып эшли.
2002 елдан — «КамАЗ» ачык акционерлык җәмгыятендә (ААҖ) эшли: лизинг һәм сатуларны үстерү буенча директор, аннары «„КАМАЗ“ лизинг компаниясе» ААҖнең генераль директоры[3].
2011 елдан VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, сәнәгать комитеты әгъзасы була.
2016 елда алдан тавыш бирү нәтиҗәсендә 29 нчы Яр Чаллы бермандатлы сайлау округыннан VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. Дәүләт Думасының икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары, Дума комитеты каршындагы Автомобиль сәнәгате һәм махсус техника инновацион үсеше буенча эксперт советы рәисе, Россия Федерациясенең бер тармакка махсуслашкан муниципаль берәмлекләрен (моношәһәрләрне) үстерү буенча эксперт советы рәисе була. «Бердәм Россия» партиясенең «Локомотивы роста» федераль проекты кысаларында моношәһәрләрне үстерү юнәлешен алып бара.
Ул — VI һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты буларак, 121 закон чыгару башлангычы һәм федераль закон проектларына төзәтмә автордашларының берсе.
2021 елда 29 нчы Яр Чаллы бермандатлы сайлау округыннан VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары була. «Предпринимательство» партия проектының федераль координаторы вазифасын башкара.
2024 елның ноябрендә җенесне үзгәртү рөхсәт ителгән илләр гражданнарының Россия балаларын уллыкка алуын тыю турындагы законны хуплый.
2026 елның гыйнварында төбәк экспортка ярдәм үзәкләре эшчәнлеген координацияләү вәкаләтләрен Икътисади үсеш министрлыгыннан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына тапшыру турындагы закон проектын яклап чыгыш ясый.
2026 елның сентябрендәге IX чакырылыш Дәүләт Думасы сайлауларында «Бердәм Россия» партиясеннән 34 нче Яр Чаллы бермандатлы сайлау округында кандидат була. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, беркетмәләрнең 100 проценты эшкәртелгәч, Әлфия Когогина 76,74 процент тавыш белән алда бара[4].
Халыкара санкцияләр
Халыкара санкцияләр аңа Европа берлегенең барлык илләре, Бөекбритания, АКШ, Канада, Швейцария, Австралия, Украина һәм Яңа Зеландия тарафыннан кертелә.
Керемнәре
2021 елгы декларация буенча, депутатның кереме 33,1 млн сум, иренеке 174,1 млн сум тәшкил итә[5].
Шәхси тормышы
Беренче никахыннан уллары Тимур һәм Даниял туа.
Икенче ире — Сергей Анатольевич Когогин[6] (1957 елның 16 ноябрендә туган), Россия сәнәгать һәм дәүләт эшлеклесе, «КАМАЗ» гавами акционерлык җәмгыятенең генераль директоры. 2009 елда аларның улы Максим туа.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы;
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005)[1];
- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты (2015 елның 20 августы) — закон чыгару эшчәнлегендәге хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[7];
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2018) — республиканың социаль-икътисади үсешенә керткән аерым өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[8].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Когогина Альфия Гумаровна. Единая Россия: Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2026.
- ↑ Когогина Альфия Гумаровна. Дума ТВ. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2026.
- ↑ 1 2 3 Когогина, Альфия Гумаровна. ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026. Архивировано 4 август 2019 года.
- ↑ Когогина лидирует в Набережно-Челнинском округе после обработки 100% протоколов. Татар-информ (21 сентябрь 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2026.
- ↑ Декларация о доходах Альфии Когогиной за 2021 год. 116.ru (19 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- ↑ Гендиректор КАМАЗа Сергей Когогин заработал в 2021 году 174,1 млн рублей. Аргументы и факты — Казань (16 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2026.
- ↑ Распоряжение Правительства Российской Федерации от 20 августа 2015 года № 1613-р. Сейчас.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2026.
- ↑ Признание заслуг. Республика Татарстан (23 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2026.