Александр Сидякин

Александр Сидякин, Александр Геннадий улы Сидякин (рус. Александр Геннадьевич Сидякин, 1977 елның 17 ноябре, ССРБ, РСФСР, Карелия АССР, Сегежа) — РФ сәясәтчесе, VI—VII чакырылыш Россия Федерациясенең Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты. Бердәм Россия фиркасе фракциясе әгъзасе. 2018 елның 24 октябреннәнБашкортстан Республикасы Башлыгының Администрациясе җитәкчесе. Юридик фәннәр кандидаты (2006).[1][2]

Тәрҗемәи хәле

Файл:SidyakinAG.jpg
Александр Геннадий улы Сидякин

1977 елның 17 ноябрендә Карелия АССР Сегежа шәһәрендә туган.

Тверь дәүләт университетын  [рус.] «юриспруденция» белгечлеге буенча тәмамлаган (1999). 2006 елда Россия гадел хөкем академиясендә  [рус.] «Кандидатны (кандидатлар исемлеген) теркәүдән баш тарту һәм теркәүне юкка чыгару: Теория һәм практика проблемалары» (рус. «Отказ в регистрации и отмена регистрации кандидата (списка кандидатов): Проблемы теории и практики») дигән темага юридик фәннәр кандидатлыгына диссертация яклаган.

Хезмәт юлы

1999—2001 елларда — «Консультант юридик хезмәте» ҖЧҖ юрисконсульты, өлкән юрисконсульты.

2001—2002 елларда — Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Дәүләт Думасы аппаратының белгеч-эксперты, сайлау законнары буенча комиссия.

2002—2003 елларда — «Свитъ» ҖЧҖ (Мәскәү) юрисконсульты.

2003—2006 елларда — «Халык ышанычлылары» компаниясенең башкаручы директоры, идарәче партнеры.

2006 елда – Башкорт дәүләт университетының дәүләт хокукы кафедрасы ассистенты, өлкән укытучысы (Уфа).

2007—2008 елларда — «Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» ААҖ генераль директорының хокук мәсьәләләре буенча киңәшчесе (Уфа).

2006—2009 елларда — «Туймазы пыяла» ААҖ генераль директоры урынбасары (Туймазы, Башкортстан).

2009—2011 елларда — Россия Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе (рус. ФНПР) сәркатибе – коллектив гамәлләр һәм һөнәри берлекләр хәрәкәтен үстерү департаменты җитәкчесе.

2011 елдан — Татарстан Республикасыннан VI чакырылыш Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисенең беренче урынбасары.

2016—2018 елларда — VII чакырылыш Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Дәүләт Думасы депутаты.

2018 елның 24 октябреннән — Башкортстан Республикасы Башлыгының Администрациясе җитәкчесе.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2020 — II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен ордены» медале;
  • 2014 — Россия Федерациясе Президенты грамотасы;
  • 2013 — «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале һәм РФ Президентының грамотасы.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә