Елена Ямпольская
Елена Александр кызы Ямпольская (1971 елның 20 июне, Мәскәү, ССРБ) — Россия сәясәтчесе, журналист, язучы һәм театр тәнкыйтьчесе. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты (VII һәм VIII чакырылышлар).
Россия Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе (2018 елның 25 июленнән)[1][2]. Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты рәисенең беренче урынбасары (2016—2018). «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы[3].
«Культура» газетасының баш мөхәррире (2011 елдан).
Тәрҗемәи хәле
Елена Ямпольская 1971 елның 20 июнендә Мәскәүдә туа. Рус һәм яһүд тамырлары бар[4].
1993 елда ГИТИСның театр факультетын тәмамлый[5]. Институтта укыганда «Советская культура» газетасында театр бүлегендә эшли[6]. 1995 елның гыйнварыннан «Известия» газетасында корреспондент, соңрак күзәтүче булып эшли. Газетадан 1997 елның августында китә. Элеккеге «Известия» баш мөхәррире Игорь Голембиовскийның «Новые Известия» (1998—2003) һәм «Русский курьер» (2003—2005) басмаларында мәдәният бүлеген җитәкли. 2005—2006 елларда «Театрал» айлык театр газеты шеф-мөхәррире булып эшли[7].
2006 елның февралендә «Известия»гә яңа баш мөхәррир Владимир Мамонтов килгәч, кире анда кайта[8]. Мәдәният бүлеге җитәкчесе, баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән. Арам Габреляновның «Известия» директорлар советы рәисе итеп билгеләнүе журналистларның эштән китүенә китерә, әмма Ямпольская баш мөхәррир урынбасары вазыйфасын саклап кала[9][10].
«Культура» газеты җитәкчелегендә
2011 елның декабрендә Елена Ямпольская «Культура» газетасының баш мөхәррире итеп билгеләнә[11]. Басманың элеккеге баш мөхәррире Юрий Белявский сүзләренә караганда, газета акцияләрен Никита Михалков белән аффилировкалаган оешмалар тарафыннан сатып алынган[12]. ММЧ шулай ук Михалков басманың яңа инвесторы була ала, дип язганнар[13].
Ямпольская билгеләнгәннән соң, Ирина Кулик, Дмитрий Морозов, Дарья Борисова, Георгий Осипов һәм башка берничә журналист аның сәясәте белән килешмәү билгесе булып газетадан китәләр[14][15]. Ямпольская хәбәр иткәнчә, газета хезмәткәрләрен үзе эшкә яраксызлыклары өчен эштән азат иткән[16].
Әдәби иҗат
Елена Ямпольская — театрга һәм актёрларга багышланган берничә китап авторы: «Театр һәм мәхәббәт турында 12 сюжет», «Елена Майорова һәм аның иблисләре», «Олег Табаковны эзләгәндә». Ямпольская шулай ук архимандрит Тихонның «Несвятые святые» китабы редакторы була[17].
Җәмәгать эшчәнлеге
Россия Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы президиумы әгъзасы; Россия кинематографистлар берлеге секретаре; Россия Оборона министрлыгы каршындагы иҗтимагый советка керә.
2013 елда Ямпольская Журналистлар берлегенә альтернатив Союз төзергә тәкъдим итә — Россия һәм патриотик массакүләм мәгълүмат чаралары өчен[18].
Сәяси эшчәнлек
2016 елның 18 сентябрендә VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана.
2016 елның 5 октябрендә VII чакырылыш Дәүләт Думасының беренче утырышында Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт думасы мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты рәисенең беренче урынбасары вазыйфасына сайлана.
2018 елның 25 июлендә Елена Ямпольская түбән палатаның мәдәният комитеты рәисе итеп сайлана[19].
2021 елның июнендә «Бердәм Россия» съездында Ямпольская Дәүләт Думасына булачак сайлауларда Татарстаннан сайлау исемлегенә кертелә[20]. Сайлаулар нәтиҗәләре буенча VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана[21].
Канун чыгару эшчәнлеге
2016 елдан 2019 елга кадәр, VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында, 14 закон инициативасы һәм федераль законнар проектларына төзәтмә авторы була[22].
Библиография
- Елена Ямпольская. В поисках Олега Табакова. — Нева, 2005. — 320 с. — 5000 экз. — ISBN 5-7654-4589-6.
- Елена Ямпольская. Гимн настоящей стерве, или Я у себя одна. — М.: АСТ, 2004. — 304 с. — 10 000 экз. — ISBN 5-17-026300-7.
- Елена Ямпольская. Елена Майорова и её демоны. — М.: АСТ, 2003. — 256 с. — 5000 экз. — ISBN 5-17-016494-7.
- Елена Ямпольская. 12 сюжетов о любви и театре. — СПб.: Лимбус пресс, 2001. — 264 с. — 5000 экз. — ISBN 5-8370-0157-3.
- Елена Ямпольская. О культуре и не только. — М.: Городец, 2016. — 592 с. — 4000 экз. ISBN 978-5-906815-42-2
Искәрмәләр
- ↑ Ямпольская Елена Александровна [рус.], Государственная Дума. 5 октябрь 2016 тикшерелде.
- ↑ Елена Ямпольская возглавила комитет Госдумы по культуре [рус.], Российская газета (2018-07-25). 25 июль 2018 тикшерелде.
- ↑ Ямпольская Елена Александровна - Фракция "ЕДИНАЯ РОССИЯ" (рус.). www.duma-er.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2016. Архивировано 27 сентябрь 2020 года.
- ↑ Ямпольская, Елена. Миль пардон, мадам, Известия (2009-08-19). 1 август 2018 тикшерелде.
- ↑ Игорь Чернышов. Елена Ямпольская: «Газета «Культура»... Не то, что вы думали!» Литературная газета, № 40 (9 октябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2013.
- ↑ Редакция. Газета "Культура". Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2013.
- ↑ Ямпольская Елена Александровна. Синергия. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2013. Архивировано из оригинала 25 октябрь 2013 года.
- ↑ Мила Кузина. «Порнуха вороной масти». Газета.ру (3 март 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2013.
- ↑ Газету «Известия» покидают 60% сотрудников, включая двух заместителей главного редактора. Forbes (4 июнь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2013.
- ↑ Владимир Надеин. Гибель "Известий". Ежедневный журнал (20 июнь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 октябрь 2013.
- ↑ Елена Ямпольская из «Известий» перезапустит газету «Культура» (рус.). РИА Новости (13 декабрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2013.
- ↑ Алексей Голяков. Елена Ямпольская: «Хотим сделать возрожденную «Культуру» законодательницей общественных нравов». Журнал «Журналист» (28 февраль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2013. Архивировано из оригинала 15 октябрь 2013 года.
- ↑ Полина Потапова. Газета «Культура» заработает на афише и продаже билетов. Маркер (30 гыйнвар 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 октябрь 2013. Архивировано из оригинала 5 март 2016 года.
- ↑ Из новой «Культуры» уходят сотрудники. Openspace.ru (28 февраль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2013.
- ↑ Культурный шок. Эхо Москвы. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2013.
- ↑ Сотрудники бегут из газеты «Культура» из-за конфликта с главредом (рус.). РИА Новости (22 февраль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2013.
- ↑ Наталья Горенок. Елена Ямпольская: «Надо верить в Бога и в способность человека меняться к лучшему». Православие.ру (10 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 октябрь 2013.
- ↑ Главред газеты "Культура" предлагает создать"Союз патриотических СМИ" (рус.). РИА Новости (9 октябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2013.
- ↑ Госдума утвердила Елену Ямпольскую главой комитета по культуре. tass.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июль 2018.
- ↑ Максим Топилин и Елена Ямпольская выдвинуты в Госдуму от Татарстана. Коммерсантъ (19 июнь 2021).
- ↑ Список избранных депутатов Государственной Думы РФ восьмого созыва
- ↑ Объекты законотворчества: Система обеспечения законодательной деятельности. sozd.duma.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2019. Архивировано 26 сентябрь 2019 года.
Сылтамалар
- Игорь Чернышов. Елена Ямпольская: «Газета «Культура»... Не то, что вы думали!» Литературная газета, № 40 (9 октябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2013.