Никита Михалков
Никита Михалков (Ники́та Серге́евич Михалко́в) (1945 21 октябрь, Мәскәү, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе) — Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе һәм Россия актёры, кинорежиссёр, сценарист һәм продюсер, РСФСР халык артисты (1984). Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы (2020).
Тәрҗемәи хәле
Никита Михалков совет гаиләсендә Мәскәүдә туа. Аның әтисе — Сергей Михалков, әнисе — Наталья Кончаловская. Олы бертуганы — Андрей Михалков-Кончаловский.
1995 елда «Кояш белән ялыкканнар» дигән фильм өчен режиссёр буларак Оскар премиясенә лаек була.
Актёр буларак «Мин Мәскәү буйлап йөрим» (режиссер Данелия), «Сибириада» (режиссер абые Андрей Михалков-Кончаловский), «Мәрхәмәтсез романс», «Ике кеше өчен вокзал», «Баскервильләр эте» фильмнарында уйный. 1974 елда Михалков үз беренчесе фильмын «Ят кешеләр арасында үз кеше, үз кешеләр арасында ят кеше» төшерә.
2025 елда Россия Федерациясе президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы тарафыннан төзелгән «Мәктәп программасы өчен фильмнар исемлеге»нә Никита Михалковның «Свой среди чужих, чужой среди своих» (1974) һәм «Неоконченная пьеса для механического пианино» (1976) фильмнары кертелә[2].
Иҗтимагый һәм сәяси карашлары
Никита Михалков монархия, консерватив карашларында нык тора. Берничә тапкыр Путинны президент постында өченче чорга калырга чакырды, шуның өчен берничә хат язып җибәрә.
Искәрмәләр
- ↑ SELIBR — 2018.
- ↑ Банк документов (рус.). Банк документов. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.