Оскар премиясе

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы

Америка кинематограф сәнгате һәм фәннәре академиясе премиясе (Америка киносәнгать академиясенең премиясе. Кинематограф өлкәсендә АКШта төп премия булып санала. Тантана ел саен турыдан-туры эфирда дистәләрчә илдә күрсәтелә.

Тарих

Беренче «Оскар» тантанасы, 1929 ел.

Беренче «Оскар» тантанасы NBC каналы күрсәткән, шул елдан башлап бу хокук «ABC» каналында.

Алтын сын (статуэтка) беренче тантанада ук тапшырылган иде, ләкин Оскар сүзе 1939 елда гына барлыкка килгән. Бер версия буенча, Академиядә эшләүче китапханәче Маргарет Херрик «Бу сын миңа Оскар дәдәне хәтерләтә!» дип кычкырганы тәэсир ясаган. Икенче фикер буенча исә сынга исемне Бетт Дейвис биргән (ул аны иренә охшаткан).

70 ел буена тантана март ахырлары — апрель башларында уздырылган иде, ләкин 2004 елдан башлап, аны февраль ахыры — март башына күчерделәр.

Тавыш бирү тәртибе

Кызыклы фактлар

  • Иң күп «Оскар»ны Уолт Дисней алган. Аның барлыгы 26 «оскар» бар.
  • Академиядә 6 меңнән артык кеше эшли.

Сылтамалар