Оскар, 2008
80 нче «Оскар» премиясен тапшыру тантанасы 2008 елның 24 февралендә Лос-Анджелеста үтте. Тантананы комик Джон Стюарт алып барды. Иң яхшы фильм булып «No Country for Old Men» («Картларга монда урын юк») фильмы танылган.
Төп җиңүчеләр
- Иң яхшы фильм — «No Country for Old Men» («Картларга монда урын юк»)
- Иң яхшы режиссер — Коэн бертуганнар («No Country for Old Men»)
- Иң яхшы ир-ат роле — Дәниел Дэй-Льюис («Нефть» фильмы)
- Иң яхшы хатын-кыз роле — Марион Котияр («La Vie en rose»)
- Иң яхшы тулыметражлы анимацион фильм — Рататуй