Оскар, 2012
84 нче «Оскар» премиясен тапшыру тантанасы — 2012 елда кинематограф өлкәсендәге иң абруйлы церемония. 2012 елның 26 февралендә Лос-Анджелестә үтте. Номинантлар 24 гыйнвар көнне игълан ителде.
Тантананы башта Эдди Мерфи алып барачак дип хәбәр ителгән иде[1]. Ләкин продюсер белән чыккан мәсьәлә аркасында ул моннан баш тартты. Тантана алып баручысы булып Билли Кристал билгеләнде[2].
Номинантлар һәм җиңүчеләр
Бүләкләр саны/Номинацияләр саны:
- 5/11: «Һьюго»
- 5/10: «Артист»
- 0/6: «Акча уены» / «Сугыш аты»
- 1/5: «Аждаһа татуировкалы кыз» / «Нәсел дәвамчылары»
- 1/4: «Ярдәм» / «Парижда төн уртасы»
- 0/3: «Шпион» / «Гомер агачы» / «Серле Альберт Ноббс» / «Гарри Поттер һәм Әҗәл бүләкләре: II өлеш» / «Трансформерлар 3»
- 2/2: «Тимер леди»
- 1/2: «Надера һәм Симин аерылышуы»
- 0/2: «Коточкыч яңгырашлы һәм чамадан тыш якын» / «Мэрилин белән үткән атнам» / «Вегастагы кыз туе»
Номинацияләрдә катнашучылар һәм җиңүчеләр:
Иң яхшы фильм
| Номинация | Номинантлар һәм җиңүчеләр |
|---|---|
| Иң яхшы фильм Бүләкне Том Круз тапшырды |
• «Артист» — Томас Лэнгмэнн |
| • «Сугыш аты» — Стивен Спилберг, Кэтлин Кеннеди | |
| • «Акча уены» — Майкл Де Лука, Рэйчел Хоровитц, Брәд Питт | |
| • «Нәсел дәвамчылары» — Джим Берк, Джим Тейлор, Александр Пэйн | |
| • «Гомер агачы» — Диди Гарднер, Сара Грин, Грант Хилл, Билл Полад | |
| • «Парижда төн уртасы» — Летти Аронсон, Стивен Тененбаум | |
| • «Ярдәм» — Брюнсон Грин, Крис Коламбус, Майкл Барнатан | |
| • «Һьюго» — Грэм Кинг, Мартин Скорсезе | |
| • «Коточкыч яңгырашлы вә чамадан тыш якын» — Скотт Рудин |