Марат Мәһдиев

Марат Мәһдиев (Марат Фаикъ улы Мәһдиев) – дәүләт хезмәткәре, инженер-геолог, IV чакырылыш Россия Дәүләт думасы депутаты.

Тәрҗемәи хәле

1952 елның 26 июлендә Бөгелмәдә туган. Казан дәүләт университетын «нефть һәм газ ятмалары геологиясе һәм разведкасы» белгечлеге буенча тәмамлаган (1974).

Хезмәт юлы

Иҗтимагый эшчәнлеге

  • Татарстанда күкрәк рагын белү һәм профилактика үткәрү буенча «Алсу тасма якада» акциясен оештыручыларның берсе.
  • Татарстанда җирле үзидарәне үстерү буенча даими эшләү.
  • Татарстан бюджетын рациональ тоту эшенә сизелерлек өлеш кертү.
  • Федераль үзәк һәм регионнар арасында үзара кабул итәрдәй карарлар чыгару турында кануннар эшләү.
  • Татарстан фехтование федерациясе президенты (2014 елга кадәр)[3]
  • Наилә Гыйләҗева (Олимпиада чемпионы) призына фехтование буенча халыкара турнир оештыру.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Дуслык ордены
  • II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен орденының медале
  • «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале
  • Россиянең бәйсез профсоюзлары федерациясенең «Профсоюзда актив эшчәнлек өчен» тамгасы
  • РФ Минтопэнерго мактау кәгазе
  • Татарстанның мактау кәгазе

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә