Наилә Гыйләҗева
Наилә Фәйзрахман кызы Гыйләҗева (рус. Наиля Файзрахмановна Гилязова; 2 гыйнвар 1953, Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — совет фехтованиечесе, СССРның атказанган спорт остасы (1976). Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре (1994)[1][2]. 1985 елда спорт карьерасын тәмамлый[3].
Тәрҗемәи хәле
Спор карьерасы
Рапирада фехтование буенча СССР командасы составында 1976 елгы Олимпия чемпионы. 1980 елгы Олимпия уеннарында команда ярышларында көмеш призёр була һәм шәхси беренчелектә 9 нчы урынны ала[5]. Дөнья чемпионатларында команда беренчелегендә (1974, 1975, 1977, 1978, 1979) һәм шәхси беренчелектә (1982) алтын медальләр, команда ярышларында көмеш (1973) һәм шәхси зачётта бронза (1974) яулый[3]. 1974 елдан алып 1985 елга кадәр СССР җыелма командасы составына керә, аның белән 1975—1977 елларда Европа Кубогында җиңә. СССРның 12 тапкыр чемпионы, шуларның икесендә шәхси беренчелектә җиңү яулый (1979, 1983). «Динамо» (Казан) өчен чыгыш ясый. 1985 елда спорт карьерасын тәмамлый[3].
Тренерлык һәм җәмәгать эшчәнлеге
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены[1][4];
- «Хезмәттәге батырлык өчен» медале;
- РФнең «Физик культураны һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе (2002)[1];
- Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре (2004);
- Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре (1994)[1];
- Татарстан Республикасының ХХ гасырдагы иң яхшы спортчысы исеме (2000)[1];
Гаиләсе
Ире — Фәрит Мөбәрак улы Әскаров. Кызлары: Дилбәр, Нәргиз.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Гилязова Наиля Файзрахмановна. slava-dan.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2026.
- ↑ Наиля Гилязова – легенда татарстанского спорта. dinamo.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2026.
- ↑ 1 2 3 4 Гилязова Наиля Файзрахмановна. Tatobzor. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2026.
- ↑ 1 2 3 Наиля Гилязова. tatarlar.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2026.
- ↑ Наиля Гилязова. Olympteka. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2026.