Айрат Хәйруллин (1970)

Айрат Нәҗип улы Хәйруллин (рус. Айрат Назипович Хайруллин; 1 август 1970, Казан7 февраль 2020[1], Лаеш, Татарстан Республикасы) — Россия икътисадчысы, эшмәкәр, дәүләт эшлеклесе һәм сәясәтче. IV, V, VI һәм VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Дәүләт Думасының аграр сәясәт комитеты әгъзасы[2][3].

Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2004).

Тәрҗемәи хәле

1970 елның 1 августында Казанда туа. Әтисе Казан дәүләт аграр университетының кафедра мөдире, әнисе Республика авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләгән[3].

1991 елда Хәйруллин М. Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, «авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыручы-икътисадчы» белгечлеге буенча югары белем ала[3].

2006 елда Мари дәүләт техник университетында кандидатлык диссертациясен яклый, икътисад фәннәре кандидаты, 2009 елда икътисад фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен ала. Студент елларында абыйсы Илшат Хәйруллин белән эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый. 1992—1994 елларда «Эдельвейс» шәхси предприятиесе директоры вазифасын башкара. 1994-1996 елларда "Эдельвейс"тан үзгәртелгән ТОО «Эдельвейс» генераль директор булып эшли. 1994 елда газлы эчемлекләр һәм минераль су җитештерә торган завод ача, 1995 елда «Регина» кондитер фабрикасына нигез сала, «Эдельвейс-М» сөт заводын, шулай ук башка предприятиеләр җитәкчесе була.

1995 елның мартында, 24 яшендә, Татарстан Республикасы халык депутатларының Казан шәһәр Советы депутаты итеп сайлана. Депутат булып 4 ел дәвамында даими нигездә эшли. 1999-2003 елларда - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты[4].

1996—2003 елларда «Красный Восток» сыра кайнату ширкәтенең (Казан) хуҗасы һәм җитәкчесе булып тора: 1996 елның апреленнән башлап октябрь аена кадәр - ширкәтнең генераль директоры, 2003 елның декабренә кадәр директорлар советын җитәкли.

2003 елның декабрендә 27 нче санлы бермандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Думасына сайлана[5].

2007 елның декабрендә Дәүләт Думасына «Бердәм Россия» исемлекләре буенча тәкъдим ителә[6].

2008 елның августыннан — Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге президенты[7].

2011 елның декабрендә Дәүләт Думасына «Бердәм Россия» сәяси партиясеннән сайлана, мандатларны бүлү нәтиҗәләре буенча VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты була[8].

2016 елның сентябрендә «Бердәм Россия» партиясеннән 28 нче бермандатлы сайлау округы буенча тәкъдим ителә, тавышларны санау нәтиҗәләре буенча РФ Дәүләт Думасының VII чакырылыш депутаты итеп сайлана[9].

«Forbes» журналы версиясе буенча, 2017 елда Хәйруллин 280 миллион сум керем белән «Хакимият һәм акча. Дәүләт хезмәткәрләренең 2017 елгы керемнәре рейтингы»нда 43 нче урынны ала[10].

Ул ятим балаларга, пенсионерларга һәм инвалидларга ярдәм күрсәткән «Хәйруллин» хәйрия фонды (2003) җитәкчесе була[3].

Канун чыгару эшчәнлеге

2003-2020 елларда IV, V, VI һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты буларак, Хәйруллин 288 канун чыгару инициативасының һәм федераль канун проектларына төзәтмәләрнең автордашы[11].

Үлеме

Хәйруллин 2020 елның 7 февралендә RA-01893 борт санлы Bell 407 вертолетында очыш ясый. Вертолетта өч кеше була: Хәйруллин үзе, аның ярдәмчесе һәм пилот. Вертолет Лаештан 6 чакрым һәлакәткә юлыга. Хәйруллин шунда ук һәлак була, пилот белән ярдәмче, авыр тән җәрәхәтләре алып[3], исән калганнар һәм хастаханәгә озатылганнар[12][3].

Тикшерү һәлакәт сәбәпләренең өч төп версиясен караган: пилот хатасы, техник төзексезлек һәм һава шартлары[13]. Авиaһәлакәтне тикшерү барышында беренче версия өстенлекле дип табылган. 2022 елның 18 октябрендә Лаеш район суды вертолет командирын РФ Җинаять кодексының 263 нче маддәсенең 2 нче өлеше («Һава транспорты хәрәкәте һәм аны эксплуатацияләү иминлеге кагыйдәләрен бозу») буенча 2,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем иткән, сынау срогы да шул кадәр үк билгеләнгән[3].

Айрат Хәйруллин 2020 елның 8 февралендә Казанның Мирный бистәсендәге мөселман зиратында җирләнгән[14][15].

Аның Дәүләт Думасындагы депутат мандаты Россия һәм Татарстан сәясәте ветераны Олег Морозовка күчә.

Шәхси тормышы

Айрат Хәйруллин өйләнгән, ике улы һәм бер кызы бар[3].

Бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • Казанда Айрат Хәйруллин урамы бар[16].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Дәүләт думасы депутаты һәлак булды — 1918.
  2. Хайруллин Айрат Назипович (рус.). Государственная Дума. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2019. Архивировано 10 февраль 2019 года.
  3. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Энциклопедия ТАСС, 2025. Хайруллин, Айрат Назипович
  4. Хайруллин, Айрат Назипович - Персона ТАСС (рус.). ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2019.
  5. Постановление Центральной избирательной комиссии Российской Федерации от 19 декабря 2003 года № 71/615-4 "Об установлении общих результатов выборов депутатов Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации четвертого созыва". gd2003.cikrf.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2019. Архивировано 10 гыйнвар 2019 года.
  6. Постановление Центризбиркома о результатах выборов депутатов Государственной Думы пятого созыва (рус.). Российская газета. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2019.
  7. Члены Правления Национального союза производителей молока. www.souzmoloko.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2019.
  8. Постановление ЦИК о результатах выборов депутатов Госдумы шестого созыва (рус.). Российская газета. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2019.
  9. Айрат Хайруллин (ингл.). Forbes.ru (12 сентябрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2019.
  10. Айрат Хайруллин (ингл.). Forbes.ru (12 сентябрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2019. Архивировано 10 февраль 2019 года.
  11. Официальный сайт Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации. old.duma.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2019. Архивировано 8 май 2021 года.
  12. В Татарстане разбился частный вертолет с тремя людьми. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 февраль 2020. Архивировано 8 февраль 2020 года.
  13. Крушение вертолета с депутатом Госдумы Айратом Хайруллиным. Фоторепортаж. www.rbc.ru (7 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2020. Архивировано 8 февраль 2020 года.
  14. Депутата Госдумы Хайруллина похоронили в Казани. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 февраль 2020. Архивировано 9 февраль 2020 года.
  15. В Казани простились с погибшим в авиакатастрофе депутатом Госдумы Айратом Хайруллиным. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 февраль 2020. Архивировано 1 июль 2020 года.
  16. Спецвыпуск от 12 января 2023 года - Сборник документов - Официальный портал Казани. kzn.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2023.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә