Илдар Хәйруллин (1950)

Илдар Зиннур улы Хәйруллин (рус. Ильдар Зиннурович Хайруллин; 6 июнь 1950, Казан) — Камал театры актёры (1970 елдан), Казан театр училищесының актёрлык осталыгы педагогы (1975 елдан), Татарстан Республикасының халык (1991), Россия Федерациясенең атказанган (1999) артисты.

Тәрҗемәи хәле

1950 елның 6 июнендә Казанда туа. Ул Казан театр училищесының Марсель Хәким улы Сәлимҗанов туплаган беренче актерлык курсында укып, аны 1970 елда тәмамлый. Курсташлары: Луара Шакирҗанова, А. Гарифуллина, Л. Сираҗетдинова, Дамирә Кузаева, Ф. Абдуллина, Ф. Мәмәш, С. Мифтахов, Айдар Хафизов (педагоглар Марсель Сәлимҗанов (I чыгарылышы), Габдулла Шамуков).

1975 елдан үзе дә әлеге уку йортында актерлык осталыгын укыта башлый[1]. Шәкертләре арасында — Фәрит Бикчәнтәев, Әсхәт Хисмәтов, Рамил Төхфәтуллин, мөфти Равил Гайнетдин, Люция Хәмитова һәм башкалар.

Иҗаты

Иҗатының башлангыч чорында Камал театры спектакльләрендә, нигездә, яшь егетләр рольләрен башкарган. Ул — төрле планда һәм жанрда характерлар тудыру остасы. Режиссёр буларак та спектакльләр куя.

Режиссёр буларак, 1975 елдан бирле төрле сәхнәләрдә иҗат итә. Бу чорда ул Камал театрында — егермегә якын, тагын шулкадәр үк сандагы спектакльне район театрларында, аеруча Әлмәт театрында сәхнәләштерә. Аның Әлмәт театрында гына да Туфан Миңнуллинның «Сөяркә», «Диләфрүзгә дүрт кияү», Данил Салиховның «Пуля», «Очраклы тукталыш», Зөлфәт Хәкимнең «Тыкрыкта булган эш»[4] кебек танылган әсәрләре куела[5].

2005 елдан Камал театрында Таҗи Гыйззәт әсәре буенча Илгиз Хәйруллин куйган «Кыю кызлар» спектакле бара. 2014 елда әлеге спектакль Әлмәт театрында да куела. Шул ук елның март аенда, Уфадагы гастрольләр вакытында «Нур» театры сәхнәсендә күрсәтелгәч, ул Башкортстанның кайбер даирәләрендә ризасызлык уята[6].

Илдар Хәйруллин: «Театрда барысы да рөхсәт ителә, бердәнбер нәрсә бар, куелган әйберең әдәпсез булырга тиеш түгел, талантлы булырга тиеш»[7].

Башкарган рольләре

  • Ильяс — «Казан сөлгесе» Кәрим Тинчурин;
  • Исмәгыйль — «Сүнгән йолдызлар» Кәрим Тинчурин;
  • Таймураз — «Борчылма, әнием» Нодар Думбадзе;
  • Алим — «Эңгер-меңгер» Аяз Гыйләҗев;
  • Исмәгыйль — «Диләфрүзгә дүрт кияү» Туфан Миңнуллин;
  • Григорий — «Ат карагы» Туфан Миңнуллин;
  • Шагыйрь — «Моңлы бер җыр» Туфан Миңнуллин;
  • Хәбир — «Сөяркә» Туфан Миңнуллин;
  • Лауренсио — «Җүләр кыз» Лопе де Вега;
  • Таһир — «Мәхәббәтең чын булса» Хәй Вахит;
  • Абдулич — «Һиҗрәт» Нәкый Исәнбәт;
  • Карандышев — «Бирнәсез кыз» Александр Островский;
  • Худобаев — «Җимерелгән бәхет» Александр Островский
  • Кияү — «Кияү белән кәләш» Мар Байҗиев;
  • Труффальдино — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» Карло Гольдони;
  • Максим — «Һавалаода йолдыз» Максим Горький буенча;
  • Җанбай — «Идегәй» Юныс Сафиуллин;
  • Карак — «Карак» Зөлфәт Хәким;
  • Инсаф — «Әни килде» Шәриф Хөсәенов;
  • Пеппино — «Гаугалы гаилә» Эдуардо Де Филиппо;
  • Закир — «Мәхәббәт хатирәсе» Флорид Бүләков;
  • Хәмзә — «GO! Баламишкин» Флорид Бүләков;
  • Гамбәр — «Мылтык» Зөлфәт Хәким;
  • Миңлегали — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин;
  • Вершинин — «Өч сеңел» Антон Чехов;
  • Сәфәр — «Әрем исе» Илгиз Зәйниев;
  • Петро — «Искән җилләр көенә» Зөлфәт Хәким;
  • Җиһангир — «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт, Саадалла Вандус;
  • Авыл карты — «Миркәй белән Айсылу» Нәкый Исәнбәт;
  • Макаев — «Үлеп яратты» Ркаил Зәйдулла;
  • Хәбибрахман — «Өйләнәм.tat» Илгиз Зәйниев;
  • Идегәй — «Мәңгелек буран» Илгиз Зәйниев.

Фильмография

  • 1968 — «Моабит дәфтәре» (Ленфильм, режиссёр Леонид Квинихидзе) — Зәйни;
  • 2002 — «Ялгыз тәкәрлек» ― Шакир;
  • 2019 — «Зөләйха күзләрен ача» («Русское» киноширкәте, режиссёр Егор Анашкин) — мулла (титрларда күрсәтелмәгән)[8].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Хатыны — Алсу Әскар кызы Гайнуллина (1954), Камал театры актрисасы (1974 елдан), ТАССРның (1986) һәм Россия Федерациясенең (1996) халык артисты, РСФСРның (1990) һәм Татарстан Республикасының (2013) дәүләт премияләре лауреаты.

Улы — Искәндәр Илдар улы Хәйруллин (1974), Камал театры артисты (1995 елдан), Татарстан Республикасының халык артисты (2015), Тукай премиясе лауреаты (2019).

Искәрмәләр

  1. Казан театр училищесы педагогик хезмәткәрләре турында белешмә. 2022 елның 18 гыйнвар көнендә архивланган. [Казан театр училищесы] сайты [рус.]
  2. Татьяна Мамаева. Плач о манкуртах. «Реальное время», 06.11.2018 [рус.]
  3. Валерия Завьялова, Айрат Нигматуллин. «Разве то, что татарский народ еще живет, — это не чудо?». БИЗНЕС Online, 22.04.2019 [рус.]
  4. Илдар Зиннур улы Хәйруллин. Әлмәт театры сайты
  5. Ильтани Илялова. Хайруллин Ильдар Зиннурович. Казанский театральный музей [рус.]
  6. Елена Чернобровкина, Радиф Кашапов, Александр Андреев, Эльвира Самигуллина. Как «Смелые девушки» из Альметьевска стали персоной нон-грата в Уфе. БИЗНЕС Online, 22.03.2014 [рус.]
  7. Илдар Хайруллин: «Дети наших националистов по-татарски уже не говорят, а у внуков вообще другой менталитет» [рус.]
  8. Хайруллин Ильдар Зиннурович. kino-teatr.ru [рус.]
  9. Рифат Каюмов. Казан Кремлендә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырылды. Татар-информ, 29.08.2020
  10. Рузилә Мөхәммәтова. Камал театрында Сәлимҗанов премиясен тапшырдылар. Татар-информ, 7.11.2021
  11. Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияләр тапшырылды. Камал театры сайты, 7.11.2021
  12. Указ Раиса Республики Татарстан от 5 июня 2025 года № 439 "О награждении орденом «Дуслык»
  13. Указ Президента Российской Федерации от 14 февраля 2026 года № 79 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә