Айдар Хафиз
Айдар Хафиз, сәхнә псевдонимы, тулы исеме Айдар Садри улы Хафизов (20 май, 1943 ел, Питрәч районы, Күн авылы — 2020 елның 13 декабре, РФ, ТР, Казан) — Камал театры артисты, Татарстанның халык (2001), РФ атказанган (2014) артисты.
Тәрҗемәи хәле
1970 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Камал театрында эшли башлый, соңрак төрле урыннарда: 1971-1974 елларда Ленин исемендәге мәдәният сараенда — режиссер, 1974-1975 елларда Курчак театрында — администратор, 1975-1976 елларда филармониядә — нәфис сүз сөйләүче, 1976-1978 елларда Республика күчмә театрында артист булып эшли. 1978 елдан — Татар академия театрында.
Чыганаклар
- Хафизов Айдар Садри улы. 2010 елның 8 июнь көнендә архивланган. Камал театры сайты