Юныс Сафиуллин
Юныс Сафиуллин | |
---|---|
Файл:Ю.Г.Сафиуллин.jpg | |
Тулы исеме | Юныс Габдулла улы Сафиуллин |
Туган көне | 18 октябрь 1947 (77 яшь) |
Туган | ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Бакырчы |
Эшчәнлеге | драматург, артист |
Бүләк һәм премияләр |
Юныс Габдулла улы Сафиуллин — татар драматургы, артист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996), СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
Юныс Габдулла улы Сафиуллин 1947 елның 18 октябрендә Татарстанның Яшел Үзән районы Бакырчы авылында туа. Акъегет сигезъеллык урта мәктәбен тәмамлагач, 1962 елда Казан театр училищесына укырга керә, аны 1966 елда уңышлы тәмамлый. Аны Республика күчмә театрына эшкә билгелиләр. Шул ук елда Совет Армиясенә хезмәткә алына, хезмәтен тутырып кайткач, янәдән Күчмә театрда актер булып эшли. 1976 елда А. В. Луначарский исемендәге Мәскәү дәүләт театр сәнгате институты (ГИТИС) каршында режиссерлар хәзерләүче икееллык Югары курсларны тәмамлый һәм 1981 елга хәтле Казан драма һәм комедия театрында актерлык эшен дәвам иттерә.
1981 елның февраленнән 2008 елга кадәр Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры театрында башта актер, аннары театрның әдәби бүлек мөдире булып эшли[1].
Әдәби иҗаты
Ю.Сафиулла егермедән артык сәхнә әсәрләре. Аларның күпчелеге 1970 елларның башында язылган, ләкин берничәсе генә сәхнәләштерелгән. Шулардай «Әллә өйләнергә инде?!» (Татар дәүләт драма һәм комедия театры, 1977), «Менә без дә үсеп җиттек...» (Әлмәт драма театры, 1979), «Ни булган бу ирләргә?!» (Әлмәт драма театры, 1981), «Әбидә кунак егетләр» (Минзәлә драма театры, 1981), «Алмазбулат» (Татар дәүләт академия театры, 1981), «Ләйсән ире Хәсән» (Татар дәүләт академия театры, 1986) кебек драма әсәрләре әдәбият-сәнгать җәмәгатьчелеге һәм тамашачылар тарафыннан җылы каршы алынды. Автор үз әсәрләрендә кешеләрдәге әхлак, табигатькә мөнәсәбәт, бүгенге һәм киләчәк буыннар турында уйлану, мещанлыкның яңа формаларына каршы көрәш, мәхәббәт һәм гаилә мөнәсәбәтләренә җитди караш шикелле, замандашларыбызны тирәнтен кызыксындыра һәм борчый торган актуаль мәсьәләләрне күтәрә һәм шуларны үзенчәлекле сәнгать чаралары, әдәби образлар ярдәмендә үтемле итеп әйтеп бирергә омтыла. Аны драматург буларак таныткан әсәре – «Идегәй» дастаны (Н.Исәнбәт пьесасы буенча). 1983 елда Татарстан китап нәшриятында драматургның пьесалар җыентыгы («Менә без дә үсеп җиттек...») басылып чыкты.
Ю. Сафиуллин — 1982 елдан СССР Язучылар союзы члены. Әдәби бүлек мөдире булып эшләгәндә (2007 елга кадәр) ул татар театры шәхесләренә багышланган мемуар басмалар чыгарыша. “Татар театрына 100 ел”, Рәфкать Бикчәнтәев, Дамир Сираҗиев, Марсель Сәлимҗанов, Газиз Айдарский һәм Ринат Таҗетдиновка багышланган китаплар авторы һәм төзүчесе.
Сылтамалар
- Тулырак биография
- Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986
Искәрмәләр
- ↑ Камал театрында Юныс Сафиуллинның юбилей кичәсе узды. Камал театры сайты, 19.12.2017