Газиз Айдарский

Газиз Айдарский (сәхнә псевдонимы[1], чын исеме Газиз Вәлитов), Газиз Исхак улы Вәлитов, рус. Айдарский (Валитов) Газиз Исхакович (18981933) — актер, режиссер, театр теоретигы. Казанда Беренче үрнәк татар театры артисты (1922-1924), Мәскәү үзәк татар эшче театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры (19241933).

Тәрҗемәи хәле

Файл:Г.Айдарский 3.jpg
Таһир ролендә. «Таһир-Зөһрә». Фәтхи Бурнаш. 26.11.1921
undefined

1898 елда Казан губернасы Чуел өязе (хәзерге Яшел Үзән районы) Айдар авылында туган. Әстерхан губернасы Красный Яр шәһәрендә гимназиянең 8 сыйныфын (инкыйлабка кадәр), Мәскәүдә ГИТИС тәмамлаган (1926).

Хезмәт юлы

Куйган спектакльләре

Уйнаган рольләре

Беренче татар үрнәк театрында

« Газиз Айдарскийның вакытсыз вафаты татар совет сәнгате өчен авыр һәм хәсрәтле югалту булып тора... Ул театр сәнгате теориясе буенча эш алып барган аз санлы белгечләрнең берсе булып санала иде. Аның тарафыннан «Театр сәнгате хакында» исемле хезмәт нәшер ителде. Газиз Айдарскийның шәкертләре аннан үзеңне багышлаган хезмәтне башкару, фидакарьләрчә бирелеп эшләү сыйфатларын мирас итеп алырлар. Безнең яхшы эшләребез сөекле дустыбызның истәлегенә кадерле бүләк булыр
»

Г. Айдарскийның иң кадерле сыйфатларыннан үз хезмәтенә фидакарьләрчә бирелгәнлек, шуңа зур мәхәббәт һәм туктаусыз сәнгать өчен яну иде. Артист сәхнә эшчәнлеге белән генә канәгать яшәмәде. Ул, тынгысыз җәмәгать эшлеклесе буларак, үзенең бурычы итеп театр тамашалары куюны гына түгел, ә театрны күтәрүгә хезмәт иткән барлык эшләрдә армый-талмый эшләде. Мәскәүдә татар эшче театрын оештыру, зур сәнгать отряды итеп үстерү юлында аның хезмәте биниһая зур булды. Эш өчен янып яшәү ялкыны Г. Айдарскийда чиксез иде[3].

Хезмәтләре

  1. Театр сәнгате. Казан: Татиздат, 1931.
  2. Авыл сәхнәсе. Казан: Татиздат, 1932.
  3. Беренче татар операсы. «Советское искусство», 1925 ел, № 6. [рус.]

Хәтер

Чыганаклар

  1. Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.
  2. Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-2014

Әдәбият

  1. И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
  2. Стрельникова О. Звезда и смерть Газиза Айдарского. «Республика Татарстан», 1999 ел, 11 ноябрь.
  3. Айдарская А.Г. Память сердца. Казань, 2002.
  4. Юныс Сафиуллин. Газиз Айдарский: фәлсәфи язмалар, хатирә-уйланулар, хатлар, истәлекләр, роман. Казан: Идел-пресс, 2011.
  5. Л. Хәбибуллина. Сагыну хисләре яңарды. «Шәһри Казан», 21.01.2010.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр