Татар дәүләт драма һәм комедия театры

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры (рус. Татарский государственный театр драмы и комедии имени Карима Тинчурина) — Казанда урнашкан Татарстан Республикасының дәүләт драма театры. 1933 елда Татар дәүләт академия театрының филиалы буларак оештырыла, бу театр соңыннан стационар дәүләт театры статусын ала. 2025 елдан театр Татарстан Республикасының Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 нче йорт адресы буенча эшли[1].

Театр тарихы

Оештырылуы һәм беренче еллары: 1933—1941

Театр 1933 елда I Бөтенсоюз ударник-колхозчылар съезды чакыруы һәм Кәрим Тинчуринның тәкъдиме белән Татар дәүләт академия театрының филиалы буларак оештырыла. Театрның тарихи белешмәләрендә коллективның колхоз-совхоз труппасыннан алып, республика күчмә театрына һәм, нәтиҗәдә, бүгенге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына кадәрге үсеш этапларын узуы билгеләп үтелә[2].

Беренче спектакль 1933 елның 6 ноябрендә Татарстан АССРның Питрәч районы Шәле авылында күрсәтелә. Театрның рәсми тарихында күрсәтелгәнчә, беренче спектакль Кәрим Тинчурин һәм Кави Нәҗминең «Булат бабай семьясы» пьесасы буенча куела. Труппаның башлангыч составына Г. Болгарская, Ә. Яһүдин, Г. Камская, Г. Гыймәтов, М. Рәхмәтуллина, Х. Исмәгыйлев кебек актерлар керә. Театрның беренче җитәкчеләре һәм режиссёрлары булып Р. Ишморатов һәм Г. Ильясов, соңрак Ә. Мәҗитов белән М. Хәмзин эшли[3].

Театрның беренче еллардагы репертуары Кәрим Тинчурин һәм Кави Нәҗминең «Булат бабай семьясы», Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр», Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» әсәрләрен, шулай ук Мольерның «Жорж Данден», А. Островскийның «Соңгы мәхәббәт» кебек тәрҗемә пьесаларын һәм башка куелышларны үз эченә ала[4].

1938 елда театр 6 нчы колхоз-совхоз театры итеп үзгәртелә. Үзенең эшчәнлеге дәверендә ул берничә тапкыр урнашу урынын алыштыра: башта Балтач авылында, аннары, 1939 елның ахырыннан, Арча шәһәрендә эшли, 1942 елдан — Буада. 1944 елда труппа Казанга күчерелә һәм аңа «Татар дәүләт республика күчмә театры» дигән яңа исем бирелә.

Бөек Ватан сугышы: 1941—1945 еллар

Бөек Ватан сугышы елларында труппаның ир-атлар составының зур өлеше фронтка китә. Театрда аерым әйдәп баручы актерлар һәм җитәкче Ә. Мәҗитов кала. Театр үз эшчәнлеген туктатмый: артистлар чакыру пунктларында, вокзалларда, госпитальләрдә һәм лазаретларда чыгыш ясый, спектакльләр һәм концертлар куя, еш кына сугыш чорындагы яңа вакыйгаларга нигезләнеп язылган бер актлы кыска пьесаларны сәхнәләштерә[5].

Сугыш елларындагы куелышлар — Т. Гыйззәтнең "Серле казна"сы, Р. Ишморатовның «Кайту», Г. Насыйринең «Патриотлар семьясы». Бу чорда күп кенә ир-ат рольләрен хатын-кызлар башкара[6].

Сугыштан соңгы үсеше һәм мәктәпнең формалашуы: 1950—1980 еллар

1950—1980 елларда

1955 елда Кәшифә Тумашева театрның баш режиссёры итеп билгеләнә. Аның эшчәнлеге дәверендә ул утызга якын спектакль сәхнәләштерә, алар арасында классик пьесалар, комедияләр һәм заманча темаларга багышланган драмалар бар[7].

1963—1985 елларда театрның баш режиссёры булып ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил Тумашев эшли[8]. Ул Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр», М. Әблиевнең «Шәмсекамәр», Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин», Максим Горькийның «Мещаннар», Туфан Миңнуллинның «Нигез ташлары» һәм башка спектакльләрне сәхнәләштерә.

1960—1970 елларда театрда Ю. Әминев, Х. Вахит, Т. Миңнуллин, И. Юзеев, А. Гыйләҗев пьесалары куела. Театр коллективы яңа актерлар белән тулылана, алар арасында — И. Мәхмүтова, Х. Мәхмүтов, Н. Сафин, Т. Фәйзуллина, М. Җаббаров, Р. Мифтахов, Р. Хәбибрахманова, Н. Шәйхетдинов, Л. Миңнуллина, Н. Нәҗмиев, А. Галиуллин һәм башкалар.

Театрга Кәрим Тинчурин исеме бирелү: 1988 елдан

1988 елда театрга Кәрим Тинчурин исеме бирелә һәм шул ук елда коллективка Горький урамы, 13 нче йорт адресы буенча стационар бина тапшырыла[9]. 55 еллык күчмә эшчәнлектән соң театрның даими бинага урнашуы репертуарны яңадан карауга, яңа формалар, жанрлар һәм сәхнә чишелешләре эзләүгә китерә.

1984—2002 елларда театрны Роберт Әбелмәмбәтов җитәкли. Ул коллективның стационар театр буларак формалашуына зур өлеш кертә. 1989 елда баш режиссёр итеп Дамир Сираҗиев билгеләнә, 1991—1993 елларда Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова сәнгать җитәкчесе булып эшли. 1993—2019 елларда баш режиссёр вазифасын Рәшит Заһидуллин башкара, ул эшләгән чорда театр репертуарында Бомарше, Брехт, Горький, Тинчурин, Т. Миңнуллин һәм башка авторларның пьесалары куела.

2000—2010 еллар: фестивальләр һәм проектлар

2000 елда театр Бертольт Брехтның «Мамаша Кураж и её детей» пьесасын сәхнәләштерә. Әлеге әсәр Татарстан Республикасында беренче тапкыр куела. Спектакль Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә республика Дәүләт фильмофондына яздырып алына.

2002 елдан театр директоры булып Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов эшли. Бу чорда алмаш гастрольләр, төбәкара һәм халыкара элемтәләр киңәя, шулай ук түбәндәге мәдәни проектлар гамәлгә ашырыла:

  • К. Тинчурин исемендәге Халыкара милли драматургия театр фестивале;
  • мәктәп укучылары арасында бөтенроссия бәйгесе;
  • «Театр сабан туе»;
  • «Ачык сәхнә» проекты, «Могҗиза» балалар инклюзив театр студиясе, Театр журналистлары клубы һәм «Алкыш» лабораториясе.

2019 елда театр каршында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе оештырыла. Студиядә Даун синдромы һәм церебраль паралич диагнозы булган балалар шөгыльләнә[10].

2020 еллар һәм хәзерге чор

2021 елда театрның баш режиссёры итеп Туфан Имаметдинов билгеләнә. 2021—2025 елларда репертуарга Илгиз Зәйниев, Мөдәррис Әгъләм, Рүзәл Мөхәммәтшин, Кәрим Тинчурин әсәрләре буенча куелган спектакльләр кертелә.

2025 елда театр коллективы Татарстан урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан бинага күчә. Театрның зур залында 800 дән артык урын бар, шулай ук 200 тамашачы һәм яшь актерлар белән режиссёрларның экспериментлары өчен камера сәхнәсе дә каралган.

Баш режиссёр итеп Айдар Җаббаров билгеләнә. Яңа бинадагы беренче премьера — «Хыял артыннан» спектакле. Ул 2025 елның 22 октябрендә тәкъдим ителә[11].

Репертуары

Театрның 2025—2026 елгы репертуары татар милли драматургиясен, классиканы, хәзерге заман пьесаларын, музыкаль спектакльләрне, комедия, драма, трагедия, әкиятләрне һәм эксперименталь формаларны үз эченә ала. Рәсми репертуар битендә (92 нче сезон) комедия, мелодрама, музыкаль комедия, мистик драма, фэнтези, шигъри спектакль һәм мюзикл жанрларындагы спектакльләр күрсәтелгән[12].

Бу сезонда репертуарда тәкъдим ителгән спектакльләр:

  • Уильям Шекспир әсәре буенча «Отелло»;
  • Шәриф Хөсәенов буенча «Әни килде»;
  • «Казан егетләре» — музыкаль комедия;
  • Чыңгыз Айтматов повесты мотивлары буенча «Ал яулыклы язмышым»;
  • «Тәрәзәмә кем шакый?» — мистик драма;
  • «Хыял артыннан» — дуслык, мәхәббәт һәм хыял турында мюзикл.

Репертуарда Кәрим Тинчурин, Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Мостай Кәрим, Нәкый Исәнбәт әсәрләре, шулай ук чит ил һәм рус классикасы буенча куелган спектакльләр бар. Репертуарда татар әдәби мирасы нигезендә әзерләнгән музыкаль-шигъри һәм әдәби спектакльләр дә бар: Габдулла Тукай иҗаты буенча «Сөегез тормышны!» һәм Мөхәммәт Мәһдиев әсәре нигезендә «Без — кырык беренче ел балалары» спектакльләре.

Җитәкчелек

Директорлар

  • 1984—2002 елларда — Роберт Әбелмәмбәтов;
  • 2002 елдан — Фәнис Мөсәгыйтов.

Режиссёрлар

Труппасы

Труппаның хәзерге составындагы артистлар арасында: Җәмилә Әсфәндиярова, Илнур Байназаров, Зөлфия Вәлиева, Рөстәм Гайзуллин, Гүзәл Гайнуллина, Гүзәл Галиуллина, Люция Галләмова, Гүзәл Гәрәпшина, Альбина Гашигуллина, Зөлфәт Закиров, Зөлфия Зарипова, Булат Зиннәтуллин, Ландыш Ибатуллина, Лилия Камалиева, Эльвина Кәримова, Лилия Мәхмүтова, Ләлә Миңнуллина, Сәкинә Минханова, Рамил Минханов, Сәлим Мифтахов, Айсылу Мөсәлләмова, Миләүшә Нәҗмиева, Нуретдин Нәҗмиев, Илмас Насретдинов, Гөлназ Нәүмәтова, Эдуард Никитин, Артём Пискунов, Резеда Сәләхова, Зарина Сафина, Резеда Төхфәтуллина, Диләрә Фәттахова, Айдар Фәтхрахманов, Алмаз Фәтхуллин, Салават Хәбибуллин, Зөләйха Хәкимҗанова, Зөфәр Харисов, Адилә Хәсәнова, Әлфия Хәсәнова, Илгизар Хәсәнов, Гөлчәчәк Хафизова, Илфак Хафизов, Ирек Хафизов, Харис Хөснетдинов, Камилла Шакирова, Ренат Шәмсетдинов һәм башкалар.

Гастрольләре

Театр труппасы Үзбәкстан, Кыргызстан, Казакъстан, Азәрбайҗан шәһәрләренә, шулай ук Татарстан һәм Россиянең шәһәр-районнарына гастрольләргә чыга[13].

Бүләкләре

  • 1947 елда «Тормыш җыры» һәм «Украина далаларында» спектакльләре өчен Күчмә театрлар смотры премиясе;
  • «Тантана» премиясе: «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә — Рөстәм Гайзуллин, «Шулай булды» спектаклендәге Нургали роле өчен (2024)[14].

Искәрмәләр

  1. Контакты — Татарский государственный театр драмы и комедии имени Карима Тинчурина (рус.). tinchurinteatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2026.
  2. История театра — Татарский государственный театр драмы и комедии имени Карима Тинчурина (рус.). tinchurinteatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2026.
  3. Татарский театр драмы и комедии (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2026.
  4. Лицедейство на почве сплошной коллективизации (2020-11-09). 10 июнь 2026 тикшерелде.
  5. Татарский государственный театр драмы и комедии им. К. Тинчурина – Театральные архивы России и русского зарубежья. theatre-museum.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2026.
  6. Театр Карима Тинчурина в годы Отечественной войны 2022, Казань — дата и место проведения, программа мероприятия.. 10 июнь 2026 тикшерелде.
  7. В театре им. К.Тинчурина пройдет вечер памяти, посвященный 120-летию первой татарской женщины-режиссёра, педагога, заслуженного деятеля искусств ТАССР Кашифы Замалетдиновны Тумашевой и 100-летию режиссёра, заслуженного деятеля искусств РТ Равиля Рахимовича Тумашева (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2026.
  8. Тумашев Равиль – Театральные архивы России и русского зарубежья. theatre-museum.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2026.
  9. Татарский театр драмы и комедии. Кино-Театр.Ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2026.
  10. «Чудо» — Татарский государственный театр драмы и комедии имени Карима Тинчурина (рус.). tinchurinteatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2026.
  11. Первая премьера театра Тинчурина в новом здании – «Хыял артыннан» («Вслед за мечтой») (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2026.
  12. Репертуар — Татарский государственный театр драмы и комедии имени Карима Тинчурина (рус.). tinchurinteatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2026.
  13. Татарский театр драмы и комедии (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июнь 2026.
  14. «Тантана» Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының еллык театр премиясе җиңүчеләре билгеләнде (рус.). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июнь 2026.

Сылтамалар