Чиләбе татар театры

Чиләбе татар театры (рус. Челябинский татарский театр) — Чиләбедә өзлеклелек белән 1913 елдан 1990 елларга кадәр эшләп килгән һәм 2018 елда кабаттан торгызылган татар халык театры[1].

undefined

Тарихы

1910 елның 5 маенда Чиләбегә Казаннан «Сәйяр» труппасы килеп, «Хуҗа һәм приказчик» дигән спектакль уйный, 7 майда куелган «Бәхетсез егет» спектаклендә Чиләбе татар яшьләре дә катнаша. Бер айдан, мөстәкыйль рәвештә, үзләре «Казанга сәяхәт» спектаклен куялар, ләкин кеременнән чыгымы күбрәк була[2]. Шул ук елның 22 сентябрендә «Игълан бәласе» пьесасы куела. Беренче театрда хатын-кыз рольләрен егетләр уйнаса, икенче спектакльдә хатын-кызлардан — Гайшә Насыйрова, Диләфкәр Җамалетдиновалар катнаша. 1910 ел ахыры — 1911 ел башында уеннардан кергән акчаларны, ярдәм итү йөзеннән, Мөнир Һадиев җәдиди мәктәбендә укучы башкорт баларына җыеп тапшыралар. Бер өлешен Киевта кулга алынган татар студентларына ярдәм итеп җибәрелә[2].

Иң элек Чиләбе шәһәрендә татар музыкасын һәм әдәбиятын пропагандалау белән шөгыльләнә торган «Музыка һәм драма» ширкәте (1913, җитәкчесе Г.Борнаев) каршында татар телендә спектакльләр куючы һәвәскәрләр төркеме оеша. Аның башында Ахунов, Габделбарый Рәмиев, Имаметдин Васанов дигән кешеләр тора[2][3][2].

Ул өзеклек белән 1930 елларга кадәр эшли. 1935 елда аның нигезендә Чиләбе күчмә колхоз-совхоз театры оеша. 1937–1938 елларда театр Троицк шәһәрендә эшли, 1939 елда кабат Чиләбегә күчерелә һәм Чиләбе өлкә күчмә драма театрына үзгәртелә[3].

Репертуарын милли классика һәм совет драматургиясе әсәрләре тәшкил итә: «Банкрот», «Уйнаш» (Г.Камал), «Хаҗи әфәнде өйләнә» (Ш.Камал), «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), «Галиябану» (М.Фәйзи), «Наёмщик» (Т.Гыйззәт), «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш), «Урманда» (Ф.Хөсни), «Любовь Яровая» (К.А.Тренёв) һ.б. спектакльләр Чиләбе трактор заводы цехларында, клубларда куела[3].

Күпчелек актёрлар армиягә мобилизацияләнү сәбәпле, 1941 елда театр таркатыла. Бөек Ватан сугышы елларында эшләми.

1950 еллар башында Татар театр училищесен тәмамлаган Г. Сәлимов тарафыннан Чиләбе трактор заводы каршында Татар халык театры оеша.

Коллектив театр сезоны саен якташларына дүрт премь­ера тәкъдим итә. Үзешчән сәхнәдә Гөлшат Зәйнәшеваның «Рамай», А. Мортазинның «Ләйсән», Ш. Хөсәеновның «Чулпан», Ю. Әминовның «Кан кардәшләр», Ә. Әтнабаевның «Законлы никах белән» һәм «Игезәкләр» кебек пьесалар яши. Галиәсгар Камал һәм Мәҗит Гафури пьесалары куела. 70 нче еллар башында труппага халык коллективы мактаулы исеме бирелә. Еш кына Гата Сәлимов сәхнәгә актер сыйфатында үзе дә чыга[4].

Әмма, 1990 нче елларда кабат туктый[5] Гата Сәлимов лаеклы ялга чыга.[6].

Утыз елдан артык вакыт узгач, 2018 елда, Чиләбедә Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенең 20 еллыгы уңаеннан, Чиләбе өлкәсе парламенты депутаты, Чиләбе өлкә татар конгрессы рәисе Лена Рафиковна инициативасы белән кабаттан оештырыла[1]. Моның өчен Казаннан Ренат Әюповны чакыралар, кастинг уздыралар.

Шул ук елның июнендә беренче спектакле — Хәбибулла Ибраһимов, Таҗи Гыйззәт һәм Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» татар музыкаль комедиясе кула[7]. Театр спектакльләрен Чиләбе шәһәрендә, Чиләбе трактор заводы залында куя[8], шулай ук өлкәдәге татар авылларына да тәкъдим итә. 2020 елда пандемия сәбәпле гастрольләрне туктап тора. Калган спектакльләрнең режиссеры — Вәкил Кадыйров[9].

Чиләбе татар халык театры җитәкчесе булып Эльдар Гыйбадуллин тора,[1] артистлар арасында җырчы һәм шагыйрә Оксана Ильюп, спорт мәктәбе директоры Руслан Шәрипов та бар[10].

Театр 2022 елда ХXIІ «Идел-йорт — 2022» төбәкара театр коллективлары конкурсында Ибраһим Садыйковның «Хуҗа Насретдинның биш хатыны» спектакле белән Гран-при яулый[11].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Рифат Каюмов. Чиләбе халык театры җитәкчесе: «Телне саклау татар җанлы кешеләр кулына гына калды». Татар Информ (7 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2024.
  2. 1 2 3 4 Хәйри Ә. Татар театры. 1906-1920.. — Казан: Мәгариф, 2003. — 308 с.. — Б. 202-207
  3. 1 2 3 Чиләбе татар театры. Татарика. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2024.
  4. Гайнуллин Марат. В Челябинске возрождается татарский народный театр. www.tatar-congress.org (8 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 октябрь 2024.
  5. В Челябинске возрождается татарский народный театр.
  6. Киномеханик с душой артиста.
  7. В Челябинске возрождается татарский народный театр.
  8. Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады., archived from the original on 2023-11-01, retrieved 2023-11-01 
  9. Те, кто радеет за нацию: люди разных профессий организовали в Челябинске татарский театр.
  10. Чиләбе татар халык театры актрисасы: Татар теленең моңы татарча сөйләшү теләген уята.
  11. В ТЕАТРЕ КАМАЛА НАГРАДИЛИ ПОБЕДИТЕЛЕЙ КОНКУРСА «ИДЕЛ-ЙОРТ 2022».

Төркемнәр