Ренат Әюпов

Ренат Мирзахәсән улы Әюпов (28 март 1964, Питрәч районы, Татарстан АССР) — режиссёр, актёр, педагог. Казан дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссёры (1995—1996, 2002 елдан). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2007), Россия Федерациясенең атказанган артисты (2014), Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты (2015)[1].

Тәрҗемәи хәле

1964 елның 28 мартында Татарстан АССРның Питрәч районы, Шәле авылында туа.

1988 елда М. С. Щепкин исемендәге Мәскәү Югары театр училищесын, 1995 елда Б. В. Щукин исемендәге Мәскәү Югары театр училищесының режиссерлык факультетын тәмамлый[2].

Хезмәт юлы

Иҗат эшчәнлеген "Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры"нда актёр буларак башлый.

1995—1996 елларда — Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссёры.

1996 елдан — Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының баш режиссёры.

2002 елдан бүгенге көнгә кадәр — Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссёры[2].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. Казанда Дамир Сираҗиев исемендәге премия ияләрен бүләкләделәр. Татарстан Республикасы Хөкүмәте (27 март 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 октябрь 2024.
  2. 1 2 Аюпов Ренат Мирзахасанович (рус.). Казанский государственный театр юного зрителя. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 октябрь 2024.
  3. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Геройларына дәүләт бүләкләре тапшырды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы (9 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 октябрь 2024.

Сылтамалар