Әсгать Мәҗит
Мәҗитов Әсгать Гариф улы — театр актёры, режиссёр. ТАССРның атказанган артисты (1944).
Тәрҗемәи хәле
1900 елның 24 августында Самара губернасының Ставрополь өязе, Мәләкәс районы Иске Кызылсу (хәзерге Ульяновск өлкәсе, Иске Майна районы) авылында туган[1]..
Башта авыл мәдрәсәсендә, 1911 елдан Мәләкәс мәдрәсәсендә укый, соңгысыннан шәкертләрнең хокукларын яклап чыккан студентлар хәрәкәтендә катнашканы өчен куыла.
1917 елда, педагогия курсларын тәмамлаганнан соң, Мәләкәс мәктәбендә укытучы һәм шәһәр большевикларының «Мәләкәс тавышы» газетасында хәреф җыючы-корректор булып эшли, бер үк вакытта һәвәскәр театрлар куйган спектакльләрдә катнаша.
1919 елда Самара Политбүлеге каршындагы татар труппасында эшли башлый. 1920 елда Самара татар студиясендә укый һәм, аны тәмамлагач, К.Тинчурин җитәкчелегендә Г.Кариев исемендәге Оренбург татар труппасында артист булып эшли.
1921–1922 елларда Урта Азиядә басмачыларга каршы көрәштә катнаша.
1922–1924 елларда — Татар академия театрында, Әстерханда, Совкинода хезмәттә.
1924 елда Мәскәү кинематография техникумына укырга җибәрелә. Уку вакытында Х. Ямашев исемендәге Мәскәү эшчеләр клубының театр коллективы белән җитәкчелек итә. Казанда Татар театр техникумы каршында оештырылган «Бомба» агитколлективы өчен инсценировкалар яза.
Соңрак Әстерхан шәһәрендә «Совкино» бүлегендә эшли, 1927 елда Казанда режиссёр ассистенты сыйфатында «Булат батыр» фильмын төшерүдә катнаша.
1928 елда — Мәскәү үзәк татар эшче, 1929–1930 елларда - Әстерхан татар, 1930–1931 елларда Татар академия театрларында эшли, бер үк вакытта Татар театр техникумында укыта.
1931–1937 елларда Мәҗитов - Казанда Татар сәнгать эшче театрын («Эшче») оештыручы, аның директоры һәм сәнгать җитәкчесе. 1938 елдан — Республика күчмә театрында баш режиссер.
1938 елдан Балтач колхоз-совхоз театрының (элекке Татар академия театрының колхоз филиалы, хәзер Татар драма һәм комедия театры) директоры һәм сәнгать җитәкчесе; анда ул «Яшь йөрәкләр» (Ф. Бурнаш), «Партизаннар» (Х. Садри), «Серле хәзинә» (Т. Гыйззәт), «Кунак егет» (Э. Шамил), «Агай-эне — ак мыек» («Свои люди, сочтёмся», А.Н. Островский) спектакльләрен куя, үзе язган «Яраткан кешеләр», «Шул ук кешеләр» пьесаларын сәхнәләштерә.
Драматург, театр теоретигы, театр сәнгате мәсьәләләренә караган мәкаләләр, шул исәптән «Яңа тормышка», «Зәңгәр блуза», «Кызыл байрак» һ.б. мәкаләләр авторы.
1946 елның 29 июлендә вафат булган, Казан шәһәренең мөселман зиратында җирләнгән.
Ул башкарган рольләр
- Җиһанша — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин)
- Иманкол — «Наемщик» (Т.Гыйззәт)
- Таһир — «Таһир-Зөһрә» (Ф.Бурнаш)
Әсәрләре
- «Бәйрәм бүләге», Мәскәү, 1927;
- «Пар чиләк», Мәскәү, 1928;
- «Авыл - күмәк хуҗалыкка таба алга», Казан, 1930;
- «Еллар йомгагын сүткәндә». Казан, 1930;
- «Җиңүчеләр», Казан, 1930;
- «Ударниклар», Казан, 1931.
Дәрәҗәле исемнәр һәм премияләр
Искәрмәләр
- ↑ Д. Гыймранова. Иске Кызылсудан чыккан артист. Өмет (12 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2024.
Сылтамалар
- Мазитов Асгат Гарифович. Татарская энциклопедия TATARICA
- Мәҗитов Әсгать Гариф улы (Әсгать Мәҗит) Матбугат.ру