Мунча ташы (театр)

«Мунча ташы» театры (рус. театр «Мунча ташы») — Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә 1980 елдан эшләп килә торган татар сатира һәм юмор эстрада театры. Театрда профессиональ артистлар белән берлектә үзешчән артистлар да уйный.

Театрның оештыручысы һәм беренче җитәкчесе — Шәмси Закиров, Татарстан Республикасы халык артисты, 2002 елдан театрның җитәкчесе — Гамил Әсхәдулла, Татарстан Республикасы халык артисты[1].

Тарих

1980 елның 1 апрелендә коллектив үзенең беренче программасын тамашачыларына тәкъдим итә, әлеге дата оешкан көне санала. Театрның беренче исеме «ШТМ» («Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе») дип аталса, соңрак «ШТТ» («Шаяннар һәм тапкырлар театры») дип йөртелә башлый. Театрның мунча темасына тамаша программасы чыккач, оештыручылар Шәмси Закиров һәм Фәрит Җәләев («Әллүки» балалар театры режиссеры), Салих Төхвәтуллин (Камал театрының элеккеге артисты) коллективка «Мунча ташы» исемен бирәләр. Әлеге тамашаны Татарстан районнарында күрсәтә башлагач, тамашачылар арасында да бу исем популярлаша[2].

Оешып эшли башлаган беренче елларында коллектив тамаша программаларын 1 апрельдә Түбән Камада күрсәтә. 1986 елның 1 апрелендә беренче тапкыр Казан тамашачысына тәкъдим итәләр. Шул датадан соң коллективның Татарстан районннары, Башкортстан, Урал, Себердә, Мәскәүдә — Россия Федерациясенең татарлар күпләп яшәгән төбәкләре буйлап гастрольләре башлана[3]. Коллективта Камил Гыйльмуллин, Салих Төхвәтуллин, Фәрит Җәләй, Искәндәр Мотыйгулла, Гамил Әсхәдулла, Ульяна Князева, Рөстәм Рахманкол кебек үзешчән артистлар уйный. Сценарийларны үзләре язалар, режиссер вазифасын да үзләре башкаралар. Ел саен өч-дүрт премьера-тамаша, мини спектакль әзерлиләр[4].

Театрның 20 еллыгына Түбән Кама мэры Илсур Метшин автобус бүләк итә, 10 елга якын йөргәннән соң, коллектив Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хат язып, ПАЗ-4230 «Аврора» автобусына ия була[5].

Театрның Казандагы 2013 елгы чыгышы 1000 кешелек УНИКС тамаша залында 11 көн буе аншлаг белән уза. Мәскәүдә театр шулай ук мең тамашачы сыйдырышлы Надежда Бабкинаның «Русская песня» театрында зур уңыш белән чыгыш ясый[6][7].

2017 елга кадәр театр арендаланган фатирда урнаша. 2018 елдан театр аерым бинага күченә. Коллективта якынча 20 кеше эшли һәм елына 100 тамаша күрсәтә[5].

2025 елның 17 апрелендә «Пирамида» концертлар залында театр 45 еллык юбилеена багышланган программасын тәкъдим итә. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов театр турында[8]:

« Безнең тормыш шундый: шатлыклардан һәм кайгылардан тора. Авыр минутларда кешегә ярдәм итү, аны тынычландыру өчен милли сәнгатьнең нәкъ менә шундый жанры кирәк. Аларда чын халык юморы, күпчелек кешеләргә якын, сәхнәдә күрсәтелгән миниатюралар, сюжетлар үзләренчә гомерне озайта, дип әйтергә була. Бер минут көлсәң, тормышың 15 минутка озыная, диләр бит. 45 ел эчендә күпме кешенең гомерен озайттылар! Республиканың ике зур коллективы — Салават Фәтхетдинов эстрада театры һәм «Мунча ташы» сатира театры күп көнлек концертлар биргәндә, алар һәрвакыт аншлаг белән уза. Бу аларның халык тарафыннан кирәк булуы турында сөйли. »

Репертуар

Театрның төп темалары — партия сафларында, дәүләт органнарында үз эшенә салкын караучы, ваемсыз эреле-ваклы түрәләрнең, бюрократларның эшләреннән сатира белән көлү; көндәлек тормышта очраган гыйбрәтле хәлләр, кимчелекләргә юмор аша карау. Тамаша темасын сайлаганда артистлардан һәркем үз фикерен әйтә, бергә сценарий языла. Театр тамашалары DVD — диск язмалары һәм татар телевидениесе аша халык арасында танылу таба.

2017 елда театр тарафыннан «Котырган меңлек» дигән 52 минутлык нәфис фильм төшерелә. Ул Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында конкурстан тыш «Казан премьералары» исеме астында күрсәтелә, «Мир» кинотеатрына прокатка чыга[9].

Тамаша программалары[10]:

  • «Тормыш түгел әкият» (2025);
  • «Кырыкбишләндек» (2024);
  • «Безнеңчә» (2023);
  • «Чат саен ч@т» (2022);
  • «Ялт-йолт» (2021);
  • «Кәмid-20» (2020);
  • «Кырыкта да кызыкта» (2019);
  • «Телсез авыз» (2018);
  • «Котырган меңлек» (2018);
  • «Чамаламадык» (2017);
  • «Эләктегезме?..» (2016).

Артистлар

Башлап уйнаучылар

Театр оешкан чорда труппада шәһәр башкарма комитетының мәдәният бүлегендә эшләгән Шәмси Закиров, 25 ел театр белән җитәкчелек иткәннән соң аны алмаштырган Гамил Әсхәдулла, ваклап сату предприятиесе директоры һәм «Эластик» фирмасы директоры урынбасары булып эшләгән Искәндәр Мотыйгулла, Рөстәм Рахманкол (Козгынчинский), Камил Гыйльмуллин, Салих Төхвәтулла, Разалия Җиһаншина һәм сатирик жанрның башка йолдызлары эшли. Миниатюралар җырлар белән үрелеп бара. Коллективтагы музыкантлар Ренат Мөхетдинов, Флүр Гайнемөхәмәтов, Мөхтәр Минһаҗев, Борис Никитин («Романтиклар» ансамбленың җитәкчесе) була[6].

Соңрак театрга килүчеләр

Камил Гыйльмуллин, Ульяна Князева — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Искәндәр Мотыйгулла һәм Рөстәм Рахманколов — Татарстанның халык артистлары, Альберт Абдуллов, Илфат Абдуллин, Мөсәвәрә Садыйкова, Лидия Ганиева, Ландыш Салихова, Ландыш Галиева, Әнфис Кәлимуллин (Татарстан Республикасының атказанган артисты), Сергей Хоружев (оператор) — ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Рамил Әсхәдуллин (музыкант, миниатюраларга көй язучы, җырчы), Илгиз Гыйльфанов (режиссер; Татарстанның атказанган артисты), Рөстәм Хәсәнов, Алчәчәк Әхмәтова, Рәзилә Дилмөхәммәтова, Айзирә Һадиева, Гөлгенә Зәйнуллина, Ландыш Бабаева, Айгөл Галиуллина, Раннур Әүһәдиев, Эльвира Гыйльметдинова, җырчылар Ринат Гәрәй һәм Камилә Мөбарәкшина һ. б[1][11].

2025 елның 17 апрелендә узган юбилей тамашасында мәдәниятне үстерүдәге казанышлары һәм нәтиҗәле иҗади хезмәтләре өчен, театрның әйдәп баручы артисты Гамил Әсхәдулла «Дуслык» ордены[12], Әнфис Кәлимуллин «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнә[13]. Искәндәр Мотыйгулла һәм Рөстәм Рахманколов Татарстан Республикасының халык артисты исеменә лаек булалар[14].

Галерея

Искәрмәләр

  1. 1 2 «Мунча ташы» татар эстрада театры. munchatashi.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2025.
  2. Мунча ташы сатира һәм юмор театры турында. vk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2025.
  3. «Встречаем круглую дату дома»: театру сатиры и юмора «Мунча Ташы» – 40 лет! (рус.). БИЗНЕС Online (1 апрель 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2025.
  4. Люция Фаршатова. Шәмси Закир үзенә алмаш әзерли // «Ватаным Татарстан». : газета. 27.04.2012. — 27.04.2012. — № 76—77.
  5. 1 2 Альфред Мухаметрахимов. Гамиль Асхадулла, «Мунча ташы»: «Над нами сгущаются тучи, смешить людей становится сложнее» (рус.). БИЗНЕС Online (13 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2025.
  6. 1 2 Римзиль Валеев. «Мунча ташы»: баня, в которой не раздеваются догола (рус.). БИЗНЕС Online (18 март 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2025.
  7. Илиса Ганеева. Театру «Мунча ташы» в Москве кричат «Браво», а в Татарстане говорят: «Спасибо» // «Известия Татарстана» : газета. 04.12.2015.
  8. «За 45 лет стольким людям они продлили жизнь»: Метшин, Ахметов и Салават пришли на юбилей «Мунча ташы» (рус.). БИЗНЕС Online (14 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2025.
  9. Гамил Әсхәдулла: "Фильмга тотылган миллионны кайтарып ала алсам, яңа кино төшерәм". atnya-rt.ru (12 сентябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2025.
  10. Тамаша программалары. munchatashi.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2025.
  11. Эльвира Шакирова. “Мунча ташы” эстрада театры Казанда тулы заллар җыя алганмы? [фотолар]. tatar-today.ru (25 февраль 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2025.
  12. О награждении орденом «Дуслык» (рус.). rais.tatarstan.ru (11 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2025.
  13. О награждении медалью ордена «За заслуги перед Республикой Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (11 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2025.
  14. О присвоении почетного звания «Народный артист Республики Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (11 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2025.

Әдәбият

  • Мунча ташы / төз.-авт. Илфак Шиһапов. — Казан: Ихлас, 2012. — 208 с. — ISBN 978-5-90473-603-3.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә