Ключ (Яшьләр театры)

«Ключ» яшьләр театры (рус. Молодежный театр «Ключ») — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә 2003 елдан эшләп килүче яшьләр театры — студия. Мохтари коммерцияле булмаган оешма статусында. Труппада 15 артист, репертуарда 8 спектакль бар (2018).
Адресы: 423810 ТР, Яр Чаллы, Академик Рубаненко ур., 2 (1/02).
Баш режиссер (2003 елдан) — Софья Федекина.

Тарих

Файл:Ключ театры 1.jpg
Театр логотибы

2003 елның 23 октябрендә яшүсмерләр һәм студент яшьләренең үзешчән театры буларак оешкан. Театрның оештыручысы һәм җитәкчесе, баш режиссеры — Софья Юрий кызы Федёкина, РФ театр әһелләре берлегенең «Признание» премиясе лауреаты[1].
20032010 елларда театр Яр Чаллының «Чакматаш» (рус. Огниво) балалар үзәгендә урнашкан була. Уйнаучыларга 18 яшь тулгач, балалар үзәгеннән китәргә туры килә.
20102018 елларда театр сәхнәсе Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты тулай торагының 1нче катында (Яр Чаллы тракты, 24) урнаша[2]. 2018 елның май аеннан, «Нур» яшьләр үзәгендә (Яр Чаллы, Яңа шәһәр, Академик Рубаненко ур., 2 (1/02)) мәйдан бирелә[3].
Театр V «Нәүрүз» халыкара театр фестиваль-форумында (2018) катнаша.
Гастрольләре: Сербия, Латвия, Литва, РФ шәһәрләре — Санкт-Петербург, Ижау (2014), Щелыково (Кострома өлкәсе, 2011)[4].
Һәр елны театр «Катнашучылар» (рус. Действующие лица) исемле үзешчән театрларның Халыкара февтивален уздыра (Яр Чаллыда бердәнбер һәр елны була торган театр фестивале).

Куелган спектакльләр

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Софья Федекина: «Плакать проще, чем смеяться». 2020 елның 5 август көнендә архивланган. Газета «Единство», 06.09.2017 [рус.]
  2. Театр «Ключ» после громкого затишья готовит премьеру на новом месте. Chelny-biz.ru, 20.07.2018 [рус.]
  3. Все театры города. Наши Челны.ру [рус.]
  4. Молодежный театр Ключ. chelnykuda.ru [рус.]
Яр Чаллының истәлекле урыннары
Чаллы туграсы

Төркемнәр