Габдулла Тукай яр буе урамы (Яр Чаллы)

Габдулла Тукай яр буе урамы (рус. улица Набережная Габдуллы Тукая) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан урам.
Почта индексы 423808. ОКАТО коды 92430000000.
Координаталары 55°41'05 т.к. 52°18'30 кч.оз.

Файл:Г. Тукай яр буе урамы 4.jpg
Габдулла Тукай яр буе урамы

Урнашуы

Яр Чаллының Иске шәһәр өлешендә, Комсомол районында, ГЭС бистәсе микрорайонында, 7нче, 6нчы, 5нче, 8нче (а, б) һәм 10нчы комплексларда урнашкан урам. Мәләкәс һәм Чаллы елгаларының сулъяк яры буйлап, елга агымы юнәлешендә сузыла. Казан тракты урамы белән киселештә башлана. Гагарин урамы (Үзәк урам) һәм Комсомол яр буе урамы белән киселештә тәмамлана. Яшьлек тыкрыгы, Энергетиклар тыкрыгы, Есенин тыкрыгы, Гафиятуллин тыкрыгы, Валерий Шадрин тыкрыгы, Батенчук урамы (Гостев урамы), Корчагин бульвары, Тинчурин бульвары, Муса Җәлил проспекты (Яр Чаллы проспекты) белән кисешә.

Тарих

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай (18861913) хөрмәтенә аталган.

Урамның Тәүбә мәчетеннән Корчагин бульварына кадәр өлеше ял итү үзәге итеп үзгәртеп корылган. Проект авторы — архитектор Илдар Мирхаҗиянов. Навигациядә, павильоннар, велопарковкалар дизайнында бердәм стиль булдыру өчен Тукай әкиятләре каһарманнарының стильләштерелгән образлары кулланылган. 2016 елның 1 сентябрендә яңартылган урамны тантаналы ачуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша[1].

Игътибарга лаек объектлар

undefined
  • Комсомол скверы
  • 2 йорт — «Эссен» гипрермаркеты
  • 11а йорт — теш поликлиникасы
  • 12 йорт — «Дельфин» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе + океанариум + мәдәни - күңел ачу үзәге
  • 12а йорт — Дельфинарий
  • 14 йорт — «Яр Чаллы» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе + скалодром
  • 16 йорт – «Төзүче» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе + ТР денто фудокан каратэ-до федерациясе
  • «Төзүче» стадионы
  • Мәләкәс елгасы аркылы күпер
  • 31 йорт – «Энергетик» мәдәният сарае
  • 33 йорт – Яр Чаллы сәнгать көллияте
  • 36/4 йорт – «Кама» кунакханәсе (3 йолдызлы)
  • Габдулла Тукай скверы
  • Тәүбә мәчете
  • Яр Чаллы пристане
  • Шәһәр пляжы

Галерея

Әдәбият

  1. Набережные Челны. Карта города и его окрестностей. Екатеринбург: ФГУП «Уралаэрогеодезия», 2012. ISBN 598362511-X

Искәрмәләр

  1. Габдулла Тукай исемендәге яр буе урамы ачылу. Татарстан парклары һәм скверлары  [рус.]

Тема буенча өстәмә