Габдулла Тукай урамы (Белорет)

Габдулла Тукай урамы (баш. Ғабдулла Туҡай урамы, рус. улица Габдуллы Тукаева) — Башкортстанның Белорет шәһәрендә урнашкан кечкенә урам.
Почта индексы 453502. ОКАТО коды 80410000000.
Координатлары 53°58'59 т.к. һәм 58°23'20 кч.оз.

Урнашуы

Агыйдел елгасының (елгада ясалган 552 м киңлектәге буаның – Белорет сусаклагычының) уң як ярында, шәһәрнең 1 Май торак районында, Түбән авылда, Белорет металл кою комбинатыннан ерак булмаган, сөзәк өлешендә урнашкан. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба, буага перпендикуляр рәвештә сузыла. Зур урам белән киселештән башлана, карагай-каен урманы чиге белән тәмамлана. Кызыл Армия урамы, Рябовский тыкрыгы, Луначарский урамы, Текә урам белән кисешә.

Тарих

Игътибарга лаек объектлар

Шәхси йортлардан башка игътибарга лаек объектлар юк. Урам башыннан ерак түгел (уң якта) металл кою комбинаты биналары һәм (сул якта) 23нче урта мәктәп (Луначарский урамы, 96) урнашкан.

Галерея

Әдәбият

  1. Атлас городов Республики Башкортостан. Екатеринбург, 2010.

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә