Сәгыйть Сүнчәләй

Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләй (1888, Иске Мәстәк, Иске Кулаткы районы27 октябрь 1937, Карелия) — шагыйрь, гомерен татар мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә багышлый.[2]

Тәрҗемәи хәле

Абыйсы Шәриф белән, Әстерханда һәм Казанда белем ала, 1908-15 елларда Пермь ягы авылларында балалар укыта.

Габдулла Тукай белән танышу һәм аралашу Сәгыйть Сүнчәләйгә зур йогынты ясаган. Аларның мөнәсәбәте турында без бүген заманында алар алышкан хатлар аша беләбез. Шулай ук С.Сүнчәләй үзе дә Тукай турында истәлекләр язып калдырган. Әлеге истәлекләрдә алар икәү Казандагы “Болгар” кунакханәсендә ничек итеп шигърият, тормыш турында сөйләшүләре, ә кайвакыт киресенчә, сөйләшмичә уйланып кына утырулары турында яза. Тукай белән Сүнчәләй 1910 елның маенда таныша. Баштарак Тукай янында Сүнчәләй үзен шагыйрь итеп танырга кыенсына. Ләкин Тукай аның иҗатын хуплап, үстереп җибәрә, тәрҗемәләр белән шөгыльләнергә дә киңәш итә. Шулай 1910 елның азагында, мәсәлән, С.Сүнчәләй Дж. Байронның “Шильонский узник” поэмасын тәрҗемә итә башлый. Ул тәрҗемәне аннан соң Тукайга җибәрә. Тукай редакцияләп, кереш сүз язып, бу әсәрне аерым китап итеп бастырырга ярдәм итә. XX гасыр башында яшәп иҗат иткән Сәгыйть Сүнчәләй татар әдәбияты тарихында лирик шагыйрь буларак кереп кала. Ул бик тә музыкаль кеше була – эскрипкә, мандолинада уйный, көйләр иҗат итә.

1915 елда Уфага күчеп китә. Шәһәр китапха­нәсенең татар китаплары бүлеге мөдире булып эшли, «Авыл халкы», “Көнкүреш” гәзитләре, «Кармак» журналы (Ырынбур) белән хезмәттәш­лек итә. 1919 елда Бөтенрусия коммунистлар партиясе (большевиклар) рәтләренә кергәч, аның тормышы иҗтимагый-сәяси төсмер ала. 1918 һәм 1919 елларда “Ихтилал шигырьләре”, “Революцион ши­гырьләр” җыентыклары гаять зур тираж белән нәшер ителеп, аерым шигырьләре прокламация итеп бастырылып, фронтка озатылучы мөселман солдатлары арасында таратыла, тугыз агитацион пьесасы Казан, Уфа, Ырынбур һәм башка шәһәрләрдә сәхнә­ләштерелә.

1923-1926 елларда Coat of arms of Bashkir ASSR.svg БАССР Мәгариф комиссариатында коллегия әгъзасы һәм сәнгать бүлеге мөдире вазыйфаларын башкара.

Коммунистлар партиясе җитәкчелеге аны берничә тапкыр Уфадан чакырып алып, җаваплы вазифалар йөкләтә. Аңа РСФСР байрагы РСФСР Милләт­ләр эше буенча халык комиссариатының Flag of the Crimean ASSR (1938).svg/Coat of arms of Crimean ASSR.svg Кырым АССРдагы вәкиле, Төркия байрагы Төркиядәге Совет генераль консуллыгында тәрҗемәче булырга туры килә.[3][4]

1926 елның башында, “актив солтангалиевчы” дип, Сәгыйть Сүнчәләйне партиядән чыгаралар, ләкин соңыннан Үзәк Комитет комиссиясе хәлне тикшереп, аны кисәтү белән чикләнәләр һәм ВКП(б) сафына кабаттан кабул итәләр. Бу чакта ул ССРБ Берләшкән дәүләт иминлеге идарәсе (ОГПУ) белән хезмәттәшлеккә керергә, башка татар зыялылары йөрткән фикерләре турында чекистларга хәбәр итергә һәм килешә.[4] Төркиядә тәрҗемәче чагында Мәскәүгә чакырып кайтарып, 1927 елның 1 июнендә “Восток” кунакханәсендә беренче тапкыр кулга алалар, Бөек Октябрь инкыйлабы нәтиҗәсендә барлыкка килгән совет дәүләтенә каршы юнәлгән эшчәнлектә гаеплиләр.

Сәгыйть Сүнчәләйнең гомере ул чордагы татар зыялыларының күбесе кебек үк фаҗигале өзелә. 40 яшендә аны кулга алалар. Башта С.Сүнчәләй атып үтерелүгә хөкем ителә, аннан бу хөкем 10 елга төрмә белән үзгәртелә. Срокны Соловки утравында уза. 1937 елда элек Солтангалиев эше буенча элек хөкем ителгәннәрне кабат эзәрлекләү башлангач, шагыйрь яңадан хөкем ителә һәм 9 октябрьдә атып үтерелә. Дистә еллар Сәгыйть Сүнчәләй тыелган исем булды.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә