Авыл халкы (газета)

«Авыл халкы» газетасы1917 елның июненнән Уфада чыга башлаган татар крестьян газетасы.

Тарих

Газетаның беренче саны 1917 елның июнендә нәшер ителә. Аның баш сүзендә «Хәзер халык теләге бөтен Россия өчен закон! Халык нәрсә тели? - Җир һәм ирек тели!» - дип әйтелә. Барлыгы 16 саны чыга һәм сентябрьдә эш туктала. Газета Уфаның «Шәрекъ» типографиясендә басыла. Нашире һәм мөхәриренең исеме билгеле булмый, газетада бары «Уфа вилайәте крестьян депутатлары шурасының башкару комитеты» нашир һәм мөхәрир дип билгеләнгән.

Газета эшендә Сәгыйть Сүнчәләй, Г.Баембәт, Ш.Сүнчәләй, М.Йосыпов һ.б. катнашкан.

Чыганак

Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. «Авыл халкы» // Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.