Хәсән Туфан

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Хәсән Туфан
Хәсән Туфан
Tufan 03.jpg
Исеме рус. Хисбулла Фахриевич Гульзизин-Хазратов-Кусинов
Туган көне 9 декабрь 1900(1900-12-09) (123 яшь)
Туган
Вафат көне 10 июнь 1981(1981-06-10) (80 яшь)
Вафат булган җире
Ил
Эшчәнлеге язучы, поэт
Бүләк һәм премияләр

Хәсән Фәхри улы Туфан (1900 елның 9 декабре1981 елның 10 июне) — мәшһүр татар шагыйре.

Тәрҗемәи хәле

Хәсән Туфан 1900 елның 27 ноябрендә (яңа стиль белән 9 декабрьдә) Казан губернасы Чистай өязе Иске Кармәт авылында крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып туа. Мулла кушкан исеме Хисбулла. 1905 ел инкыйлабыннан соң Иске Кармәттә мәктәп ачыла. Хисбулла, шушы мәктәпкә йөрү белән бергә, күрше чуаш авылындагы мәктәптә бер ел урысча да укый.

1914 елның язында Хәсән Тубыл губернасының Акманай авылында яңа җир алган абыйлары янына китә һәм алар белән бергә җир астында бакыр колчеданы чыгару эшенә керешә. Шул ук елны абыйлары аны Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Биредә ул Хәзрәтев фамилиясе белән йөри.

Анда ике ел укыганнан соң, укуын дәвам итү өчен акча табарга дип, Уралдагы Лысьва заводына эшкә керә.

1917 елны Уфада каршылый. 1917 елның ноябрендә башланган Милләт Мәҗлесенең эшендә катнаша. Корылтайның стенографик язмасы өчен җавап тота.[3] Корылтай эшләре белән йөргәндә, ватандашлар сугышы куба, «Милли Идарә» Петропавелга күчә, шулай итеп Туфан «аклар» ягында кала. Себергә барып җитә, шундагы шәһәрләрдә укытучылык итә. Ике тапкыр аклар гаскәренә алынудан котылып кала.

Верхнеудинск мәктәбендә укытканда Х.Туфан (Кусинов) музыкаль-драма түгәрәге алып бара һәм шундагы "Милли идарә" бүлегенең җитәкчесе булып тора. Себер кызыллар кулына күчкәч, аны Чита шәһәренә, ул вакытта Ерак Көнчыгыш республикасының башкаласына укытучылыкка җибәрәләр.

1924 елда Туфан Казанга килә һәм шунда төпләнеп кала. Башта Бишбалта бистәсендә балалар укыта, аннары «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә, радиокомитетта эшли. Шагыйрь биредә Һади Такташ, Гадел Кутуй, Муса Җәлил, Галимҗан Нигъмәти кебек якын дуслар таба, үзенең олы мәхәббәтен – актриса Луиза (Гайникамал) Салиәсгарованы очрата һәм аның белән тормыш корып җибәрә.

1928 елда Туфан җәяүләп Кавказ һәм Урта Азия якларына ике еллык сәяхәткә чыгып китә[4].

1930-1934 елларда, сәяхәтеннән соң, Туфан ТАССР радиокомитетында әдәби һәм музыкаль тапшырулар редакторы булып эшли. 1937 елга кадәр — "Совет әдәбияты"ның җаваплы сәркатибе булып эшли. Ил күләмендә барган репрессияләр афәте Х. Туфанны да читләтеп үтми. Шул елларда ук аның өстендә болытлар куера башлый. Аңа карата «Харбиннан кайткан качак, милләтче», «Колчакчы офицер» дип гаепләүләр ишетелә.[5]

1935 елда аңардан Байкал артындагы еллары буенча сорау алалар. 1937 елда Язучылар берлегеннән чыгаралар.

1940 елда аны гаепсезгә кулга алалар һәм Казан төрмәсенә ябалар. 1942 елда "халык дошманы" дип гаепләп, атарга хөкем итәләр, ләкин тиздән бу карарны ун ел төрмә белән алыштыралар. 1950 елда, иреккә чыгарга вакыты җитеп килгәндә, аны гомерлек сөргенгә хөкем итәләр. Новосибир өлкәсенең Покровка авылында торырга җибәрелә. Аңа Казанга кайтырга 1956 елда ССРБның Генераль прокуратурасы тарафыннан тулысынча акланганнан соң гына рөхсәт итәләр.

Казанга кайтканнан соң калган гомерен иҗатка багышлый. Казанның Аккош күлендәге дачасында тора. Х.Туфан үзенең зур бурычы итеп яшь шагыйрьләрне кайгырту дип саный. Яңа буын иҗатчыларына карата рецензияләр, бәяләмәләр, мәкаләләр яза. Уку йортларында татар шигъриятенә багышлап чыгышлар ясый.

1981 ел елның 10 июнендә шагыйрь вафат була.

Иҗат

Х.Туфанның беренче шигырьләре Ш.Бабич тәэсирендә языла.

1924 елда «Кызыл Татарстан» газетасында X. Туфанның беренче шигыре басыла. Шуннан соң кыска гына вакыт эчендә ул татар поэзиясенә эчтәлек ягыннан да, форма өлкәсендә дә яңалык алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып таныла.

Тәнкыйтьче Ф.Галимуллин фикеренчә, Х.Туфан иҗатында ике биек нокта була. Беренчесе — 1924-1927 еллар. Шушы чорда шагыйрьнең атаклы «Урал эскизлары», «Аягүрә үлеп булыр микән», «Зәңгәр бүре» әсәрләре, әлбәттә инде, «Ике чор арасында», «Башлана башлады», «Иске Рәсәй үлде», «Бигиевләр» кебек поэмалары языла.[6]

Тоткынлык елларында да ул иҗат итүдән туктамый. Шигырьләрен папирос кәгазенә язып, тупланмаларын кадерләп саклый. Тентүләрдән, югалтулардан исән калган шигъриятенең бераз өлешен генә үзе белән иреккә алып чыга ала. Бу елларда язган шигырьләрендә ("Алга барышлый", "Иртәләр җитте исә", "Гөлләр инде яфрак яралар", "Үзеңә бүләк итәсе иде", "Чәчәк сибелә җилдә", "Агыла да болыт агыла", "Сиңа", "Ромашкалар", "Тамчылар ни диләр", "Тургай нигә дәшми", "Әйткән идең", "Кая шулай ашыгасың, йөрәк", "Сүз кушасы килә талларга" һ. б.) аның иҗаты тирән лирик моң һәм киң фәлсәфи аһәң белән байый.

X. Туфан шигърияте үсешенең икенче югары ноктасы — илленче еллар. Чөнки 1953 елдан соң аның күңелендә ил күләмендә үзгәрешләр булырына, азат ителеренә ышаныч туа. Хрущев «җепшеклеге» чорында әдәбиятка кайткан Х.Туфан сатира өлкәсендә активлык күрсәтә («Кер чайкыйлар кызлар», «Громоотводлы кеше», «Азмыни ишләр?!», «Сакбай абзый», «Мәрхүм», «Үлмәүнең зарары, өйләнмәүнең файдасы турында Хөлли Мәймүнович фикерләре», «Калорияләр һәм колоритлар» һ.б.). Ләкин торгынлык елларында ул үткен сатиралар язудан туктый.

Х.Туфанның үзе исән чакта матбугатка чыкмыйча, төрле кулъязмаларда, шәхси архивларда яткан шигырьләре «Гүзәл гамь» (1990) исемле җыентыкка керде.

Бүләкләр

1966 елда Хәсән ага Туфанга "Сайланма әсәрләр"е өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе бирелде. Чын мәгънәсендә халык шагыйре булган олы җанлы бу шәхес әдәбиятыбызның үлемсез бер өлеше булып яши.

Хәтер

Галерея

Хәсән Туфан
С. Кудаш (с), Г. Голәм, Х. Туфан, С. Агиш. 1965.  
Ф. Хөсни һәм Хәсән Туфан. 1970-еллар  

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз