Гафур Голәм
Гафур Голәм, Гафур Голәм улы Голәмов (үзб. Ғафур Ғулом, Gʻafur Gʻulom, Gafur Gulamoviç Gulamov, 1903 елның 27 апреле (10 мае), РИ, Төркистан генерал-губернаторлыгы, Сырдәрья өлкәсе, Ташкент — 1966 елның 10 июле, ССРБ, Үзбәк ССР, Ташкент) — шагыйрь, үзбәк совет әдәбияты классигы, Үзбәк ССР ФА академигы (1943), 2нче дәрәҗә Сталин (1946) һәм Ленин (1970, вафатыннан соң) премияләре лауреаты, Үзбәк ССР халык шагыйре (1963).
Тәрҗемәи хәле
Файл:Stamps of Uzbekistan, 2003-24.jpg
Үзбәкстан почта маркасында Гафур Голәм. 2003 ел
1903 елның 27 апрелендә (10 маенда) Ташкентта биш балалы диһкән гаиләсендә туган. Әтисе Голәм Мирза Гариф (?—1912), әнисе Ташбиби (1882—1918). Гафур күптөрле һөнәрләр алыштыра. 1916 елда Ташкентның Укчы мәхәлләсендәге Самсонов рус-тузем укуханәсенә укырга керә. Ватандашлар сугышы елларында балалар йортына эләгә. Басмаханәдә хәреф җыючы булып эшли. Мөгаллимнәр курсын, соңрак Ташкентта педагогика институтын тәмамлый. 1919—1927 елларда укытучы, мәктәп-интернат мөдире, мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри берлеге рәисе булып эшли.
Иҗаты
Төрле телләрдә басылган күпләгән китаплар (поэмалар, повестьлар, шигырь җыентыклары, юмористик хикәяләр) авторы. Сукбай балаларга багышланган «Феликс балалары» исемле беренче (автобиографик) шигыре 1923 елда «Маориф ва укитувчи» журналында дөнья күрә.
Үзбәкчәгә Шекспир, Руставели, Низами, Данте, Бомарше, А. С. Грибоедов, М. Ю. Лермонтов, В. В. Маяковский, Назыйм Хикмәт, Маргарита Алигер, Борис Лавренев һ. б. әсәрләрен тәрҗемә итә.
Нәваи, Мүкими һ. б. үзбәк әдипләренең иҗатын өйрәнеп, фәнни хезмәтләр яза.
Тукай
1966 елда Казанда Тукайның 80 еллыгына багышланган тантанада чыгыш ясый (тиздән вафат та була)[1]. Аның фикеренчә, үзбәк һәм, гомумән, Урта Азия халыклары рухи тормышында татар мәктәп-мәдрәсәләре («Хөсәения», «Галия», «Мөхәммәдия» һ. б.), татар китаплары, вакытлы матбугаты, театры, зыялылары зур роль уйный[2].
Сезнең (татарларның) шагыйрьләрен без үзебезнең олуг язучыларыбыз дип саныйбыз. Болар арасында беренче урында бөек һәм ирек сөюче Габдулла әфәнде Тукаев тора. Татар әдәбияты алдынгы рус мәдәниятен Урта Азиягә, Казакъстанга җиткерүче күпер вазифасын үти.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1946 2нче дәрәҗә Сталин премиясе
- 1970 Ленин премиясе
- Өч Ленин ордены
- Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- Хөрмәт Билгесе ордены
Гаиләсе
Хәтер
- Сырдәрья дәүләт педагогика институтына исеме бирелгән.
- 1989 елда Ташкент метрополитенында Гафур Голәм тукталышы ачылган.
Әдәбият
- Хатыйп Миңнегулов. Әдәбиятны өйрәнү юлында. К.: ТКН, 2018, 245-247нче бит. ISBN 978-5-298-03602-3
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Мастура Исхакова. Гафур Гулям. Озорник из Ташкента [рус.]
- ↑ Слово о Тукае: Писатели и ученые о татарском народном поэте. К.: ТКН, 1986, 23нче бит