Россия империясе
Россия империясе (рус. Российская империя) — 1721 елдан 1917 елга кадәр Авразия кыйтгасында булган дәүләт. 1713—1728 елларда ил башкаласы Санкт-Петербург шәһәре булган, 1728—1730 елларда ул Мәскәүгә күчерелә, 1730—1917 елларда янә Санкт-Петербургка кайта.
Кайберәүләр Россияне империя дип Казанны яулап алганнан соң, ягъни 16 гасырда атый башлый.
2020 елның 4 июлендә РФ Конституциясенә (1993 елның 12 декабреннән кабул ителгән) 67.1 маддә — РФ Конституциясенә 2020 елның 14 мартындагы төзәтмә турында РФ кануны белән тулыландырылды.анда СССРдан дәвамчанлыктан тыш, Россиянең Меңьеллык тарихының дәвамчанлыгы турында әйтелә, шул рәвешле Россия Федерациясе Россия империясенә карата үзенең тарихи дәвамчанлыгын ассызыклады[2].
XX гасыр башында Россия империясе мәйданы буенча дөньяның икенче дәүләте (Британия империясеннән соң). Евразиянең иң зур дәүләте буларак, ул көнчыгыш һәм Төньяк Аурупада, Төньяк һәм Урта Азиядә, шулай ук 1867 елга кадәр Төньяк Америкада урнаша.
Империя 1721 елның 22 октябрь (2 ноябрендә) Төньяк сугыш тәмамланганнан соң игълан ителә, сенаторлар үтенече буенча Петр I Бөтенроссия императоры һәм Ватан атасы титулын кабул итә[3][4].
1721—1728 елларда һәм 1732—1917 елларда Россия империясенең башкаласы Санкт-Петербург (1914—1917 елларда — Петроград), 1728—1732 елларда — Мәскәү шәһәре[5][6][7][8].
Дәүләт башлыгы — император, ул 1905 елның 17 (30) октябренә кадәр абсолют хакимияткә ия, императрица Анна Иоан кызы идарә итә башлаган кыска вакыттан тыш, тәхеткә утырганда аңа югары яшерен шура әгъзалары тарафыннан тагылган һәм аның хакимиятен нык чикләгән кондицияләр гамәлдә була.
Россия империясенең дәүләт төзелеше булып 1905 елгы инкыйлабка кадәр «Православие, Самодержавие, Халыкчанлык» идеологик доктринасы нигезендә абсолют монархия торган, аның нәтиҗәсендә дуалистик монархия урнаштырылган. 1917 елның Февраль инкыйлабы вакытында император Николай II тәхеттән баш тарта. Шуннан соң ук Дәүләт Думасының вакытлы комитеты әгъзаларыннан Вакытлы хөкүмәт төзелә, ул 1917 елның 1 (14) сентябрендә илне җөмһүрият дип игълан итә[9].
Романовлар династиясе Россия империясе белән 1721 елдан 1762 елга кадәр идарә итә. Аның атасының нәселе буенча алман чыгышлы матрилиней тармагы (Гольштейн-Готторп-Романовлар) 1762 елдан монархия бәреп төшерелгәнгә кадәр идарә итә.
1897 елда Россия империясендә (Финляндияне исәпкә алып) 128,2 млн кеше яши[10], бу вакытта Кытай һәм Британия Һиндстаннан соң дөньяда зурлыгы буенча өченче күрсәткеч була (1914 ел башына Россия халкы 178,4 млн кешегә җитә)[11].
XX гасыр башында Россиядә сәнәгать җитештерүенең уртача еллык үсеш темплары 10,1 % ка җитә һәм 1914 елга Россия империясе сәнәгать җитештерүе күләме буенча АКШ, Бөекбритания, Алмания һәм Франциядән кала дөньяда 5 нче урында тора. Тимер юллар озынлыгы буенча Россия АКШтан гына калыша[6].Баштарак ил белән идарә итүдә, монархтан тыш, билгеле бер дәрәҗәдә Россия дворяннары катнаша. XX гасыр башында хакимият институтларына керү рус җәмгыятенең башка катлам төркемнәренә дә тарала.
Петр I эшчәнлеге
Петр I реформалары Россиядә дәүләт һәм иҗтимагый тормышны сизелерлек үзгәртте[3].
Моннан тыш, 1700—1721 еллардагы Төньяк сугышы нәтиҗәсендә Россия дәүләтенең халыкара хәле ныгый[12]. Эчке үзгәртеп корулар һәм хәрби җиңү Россиянең Европа сәясәтендә зур роль уйнаган Бөек державага әверелүенә ярдәм итә һәм, илнең яңа хәле чынбарлыгын исәпкә алып, Сенат һәм Ништадт солыхы игълан ителгән көнне, патшага Ватан атасы һәм Бөтенроссия императоры титулларын тапшыра[13]. Петр I император титулын кабул итү белән Россия патшалыктан империягә әверелә һәм ил тарихында империя чоры башланды дип санала[4][14][15].
Реформалар нәтиҗәләре буенча Россиядә абсолют монархия урнаша, самодержавие режимы хәрби регламентта теркәлә[Шәрех. 1]. Дәүләт башлыгына хәтта чиркәү дә буйсынган (Изге синодның обер-прокуроры аша), элек булган патриарх төзелеше Синодаль төзелешкә үзгәртелә. Петр I ранглар турында таблица кертә һәм биләмәне поместье белән тигезли; боярлык мөстәкыйльлекне югалтып, дәүләткә гомер буе хезмәт итәргә тиешле дворянлыкка әверелә. Петр I Россиядә заманча флот төзи, армияне Европа үрнәгендә реформалаштыра, мәгариф учреждениеләре ача (Петербург Фәннәр академиясе). Россиянең беренче «Ведомости» газеты чыга, гражданлык шрифты кертелә. Петр I фән, сәүдә һәм сәнәгать[17], аерым алганда, суднолар төзү һәм Россия мәгариф системасын үстерүне хуплый: Петр I идарә иткән чорда гомуми халык саны 15 миллион кеше булганда, һәр унынчы россияле белем ала[18]. 1703 елда нигез салынган Санкт-Петербург шәһәре дәүләт башкаласы була.
Петр I идарә итү чорында өч бердәм рус халкының бөек руслар, кече руслар һәм белоруслар җыелмасы буларак дәүләт концепциясе формалаша башлый. Бу концепция Петр I көрәштәше, архиепископ Феофан Прокопович хезмәтләрендә үсеш ала.
Петр I нең көрәштәшләре булып Ф. Лефорт, Б. П. Шереметев, А. Д. Меншиков, Я. Брюс, М. М. Голицын, А. И. Репнин, А. С. Келин санала. Петр идарәсенең казанышлары кайвакыт искергән формаларны консервацияләү аша башкарыла: аерым алганда, дворяннар элеккечә хезмәт итәргә тиеш була, сәнәгать үсеше нигездә крепостной хезмәтнең киңәюе белән тәэмин ителә. Петр I нең сәнәгатьтәге реформалары илнең тышкы сәүдә әйләнеше күләменең артуына китерә, әмма, икенче яктан, продукция импортының экспортка караганда өстенрәк булуына, Россия сәүдәсендә чит ил кешеләренең ролен ныгый, бигрәк тә инглизләрнең өстенлеге арта[19].
Тарих
Барлыкка килүе, XVIII гасыр
Пётр I эчке һәм тышкы сәясәтендә кискен үзгәрлешләрне үткәрә. 1700—1721 еллардагы Төньяк сугышы нәтиҗәсендә көчле швед армиясе тар-мар ителә, Балтыйк диңгезенә чыгу ачыла, Нева тамагында Санкт-Петербург шәһәре төзелә.
1721 елда Россия империя булып игълан ителә.
Хакимият Югары яшерен советныкы булса да, Екатерина I ире вафатыннан соң (1725 ел) идарәче була. Россия Төньяк сугыштан һәм Пётр I катгый реформаларыннан соң көчсезләнә[14].
Пётр I үлеменнән соң Россиядә сарай переворотлар чоры башлана — 1725—1762 елларда рус тәхеттә алты патша алышынды.
Елизавета Петровна заманында Мәскәү университеты нигезләнә, рус армиясе Җидееллык сугышында Пруссия белән уңышлы сугыша.
Екатерина II патшабикәсе заманында 1768—1774 еллардагы рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә Россия Кара диңгезгә чыга; кәгазьле акча барлыкка киләләр, Идел буенда алман колонистлары килеп урнашалар, 1783 елда Россия составына Кырым ханлыгы керә, Америка үзләштерүе башлана. 1791 елда Ясск солыхы буенча Госман империясе Кырымның Россия империясенә ия булуын хөрмәтләгәннәр. 29 декабрьнә — Кырым Россия империясенә керә.
1794 елның 25 июнендә Бөек француз инкыйлабы сәбәпле Россия империясендә француз тауарларын сату тыела.
XIX гасыр
XVIII гасырның ахырында Россия революцион Францияга каршы коалициягә керә һәм Наполеон сугышларында катнаша. 1805 елның 15 сентябрьдә — Россия Наполеонга беренче сугышны игълан итә. Союзниклар Аурупада җиңеләләр, сугыш Россия территориясенә күчә. Наполеонның Мәскәүне басып алуына карамастан, сугыш Наполеон армиясенең тар-мар ителү белән тәмамлана. 1813 елда рус армиясе француз гаскәрләреннән Алманияне азат итә, ә 1814 елда Парижны басып ала.
Сугыштан соң Россиягә революцион идеяләре тарала башлаганнар, бу декабрьчеләр фетнәсенә алып китерә.
1813 ел 5 ноябрь — Россия империясе белән Фарсы иле арасында Гөлестан тынычлык килешүе имзалана.
1815 елга бөтен Бөек Литва кенәзлеге территориясе Россия империясе эченә кергән.
XIX гасырның икенче чирегендә Россия Төньяк Кавказ халыкларның буйсындыру белән тәмамланган Кавказ сугышын башлый; шул ук вакытта Россия составына казакъ жузлары керәләр.
1856 елда Россия Кырым сугышында җиңелә.
Александр II заманында Россиядә крепостной хокукы юкка чыгарыла (1861), һәм тагын берничә либераль реформа үткәрелә.
1877—1878 еллардагы рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә Россия составына Карс өлкәсе һәм Дунай дельтасы кертеләләр, балкан илләре (Болгария, Сербия һәм Черногория) бәйсезлеккә ирешәләр.
XX гасыр
XIX гасырның ахырында — XX гасырның башында Россиядә сәяси партияләр барлыкка киләләр: кадетлар, болшевикләр, эсерлар, һ. б.
1904—1905 елларның Рус-япон сугышы нәтиҗәсендә Россия Сахалинның көньяк өлешен һәм Курил утрауларны югалта.
Россия императорлары
- Пётр I — 1721—1725
- Екатерина I — 1725—1727
- Пётр II — 1727—1730
- Анна Иоанновна — 1730—1740
- Иван VI — 1740—1741
- Елизавета Петровна — 1741—1761
- Пётр III — 1761—1762
- Екатерина II — 1762—1796
- Павел I — 1796—1801
- Александр I — 1801—1825
- Николай I — 1825—1855
- Александр II — 1855—1881
- Александр III — 1881—1894
- Николай II — 1894—1917
География
Россия империясе Көнчыгыш һәм Төньяк Европада, Төньяк һәм Урта Азиядә (1867 елга кадәр Төньяк Америкада да) була. 1914 елга империя территориясе төньякта Төньяк Боз океаныннан көньякта Кара диңгезгә кадәр, көнбатышта Балтыйк диңгезеннән көнчыгышта Тын океанга кадәр сузыла.
Россия территориясе 1913 елга 21,8 млн км² тәшкил итә, ягъни коры җирнең 1/6 өлеше. Ил территориясе мәйданы буенча Британия империясеннән соң дөньяда икенче урында тора[6]. Моннан тыш, Россия империясенең рәсми вассаллары Бохара Әмирлеге һәм Хива ханлыгы булган, 1914 елдан Урянхай крае аның протектораты карамагында.
Россия коры җир буенча түбәндәге илләр белән чиктәш: Норвегия, Швеция, Алмания, Австро-Венгрия, Румыния, Госман империясе, Фарсы, Әфганстан, Бохара Әмирлеге, Хива ханлыгы, Кытай, Корея, Япония (Сахалин утравында).
| Регион | Территория мең кв. чакрым |
Число | |||
|---|---|---|---|---|---|
| Шәһәрләр | Бистәләр | Калган торак пунктлар | |||
| Аурупа Россиясе | 4 250 574,8 | 638 | 51 | 511 599 | |
| Привислинский край | 99 691,1 | 105 | — | 40 850 | |
| Кавказ | 412 310,8 | 51 | 3 | 12 636 | |
| Себер | 10 996 345,5 | 51 | — | 14 614 | |
| Төркстан һәм Степной край | 3 110 623,7 | 48 | — | 9594 | |
| Финляндия | 286 041,8 | 38 | — | 9988 | |
| Империя буенча барлыгы | 19 155 587,7 | 931 | 54 | 599 281 | |
| Финляндиядән тыш | 18 869 545,9 | 893 | 54 | 589 293 | |
Чик нокталары
- төньяк — Челюскин борыны (77°36′49″ с. ш. 103°27′12″ в. д.GЯO)
- көньяк — Каспий аръягы өлкәсендәге Кушка оазисы, Әфганстан чигендә (35°38′17″ с. ш. 62°21′52″ в. д.GЯO)
- көнбатыш — Польша патшалыгының Калиш губернасында, Пруссия белән чиктә, Руда Комаровская авылыннан көньяктарак (52°07′ с. ш. 17°38′ в. д.GЯO)
- көнчыгыш — 1812—1841 елларда — Россия-Америка ширкәтенә караган Росс (Форт-Росс) ныгытмасы (38°30′51″ с. ш. 123°14′37″ з. д.GЯO);Форт-Россны сатканнан соң 1841 елдан 1867 елга кадәр Рус Аляскасы һәм Британ Төньяк Америкасы арасындагы чиктә тора; 1867 елдан соң — Көнчыгыш борыны (1898 елда Дежнев борыны дип үзгәртелә). (66°04′45″ с. ш. 169°39′07″ з. д.GЯO)
Административ-территориаль бүленеш
1708 елда Петр I указы нигезендә беренче 8 губерна: Азов, Архангелогород, Ингерманланд (1710 елдан — Санкт-Петербург), Казан, Киев, Мәскәү, Себер һәм Смоленск губерналары төзелә башлый. 1719 елда җирле идарә реформасыннан соң губерналар провинцияләргә, провинцияләр — өязләргә бүленәләр (алга таба провинцияләргә бүленү бетерелә). Губерна администрациясе губернаторга буйсынган берничә түрәдән торган — XVIII—XIX гасырларда алар салым җыю, суд эшләре, армиягә рекрутлар җыю һәм башкалар белән шөгыльләнгәннәр[20].
Екатерина II губерна реформасы буенча губерналар саны кискен арта (реформага кадәрге сан белән чагыштырганда икеләтә) һәм аларда яшәүчеләрнең саны кими (уртача алганда губернада ул вакытта 300—400 мең кеше яшәгән). Реформа барышында барлык губерналар (Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Колыван губерналарыннан тыш) наместниклыклар дип атала башлый (соңрак Павел I элеккеге исемен — губернаны кире кайтара). 1796 елның ноябренә империя 46 наместниклыкка, 3 губернага, Таврия өлкәсенә һәм Дон казаклары җиренә бүленә[21].
1914 елга Россия империясе 101 административ-территориаль берәмлектән тора: 78 губерна, 21 өлкә һәм 2 округ (Сухум һәм Закатальск). Моннан тыш, кайбер шәһәрләр һәм җирлекләр (Санкт-Петербург, Мәскәү, Севастополь, Керчь-Ениикале, Одесса, Николаев, Ростов-на-Дону һәм Баку) шәһәр башлыкларына бүлеп бирелә[11][20][21].
Кагыйдә буларак, берничә губерна яки өлкәләрне үз эченә алган генерал-губернаторлыклар да була (1914 елга Мәскәү, Варшава, Киев, Дала, Төркестан, Иркутск һәм Амур буе генерал-губернаторлыклары; моннан тыш, рус генерал-губернаторы Финляндиядә билгеләнә)[11][22] һәм Кавказ наместниклыгы (Төньяк Кавказ һәм Кавказ арты губерналарын, өлкәләрен һәм ике округын үз эченә ала).
Халык
| Россия империясе халкы[23] | ||
|---|---|---|
| Белешмәләр чыганагы | Ел | млн кеше |
| 1 нче ревизия | 1722 | 14 |
| 2 нче ревизия | 1742 | 16 |
| 3 нче ревизия | 1762 | 19 |
| 4 нче ревизия | 1782 | 28 |
| 5 нче ревизия | 1796 | 36 |
| 6 нчы ревизия | 1812 | 41 |
| 7 нче ревизия | 1815 | 45 |
| 8 нче ревизия | 1835 | 60 |
| 9 нчы ревизия | 1851 | 69 |
| 10 нчы ревизия | 1858 | 74 |
| Халык санын гомуми исәпкә алу (Финляндияне дә кертеп)[10] | 1897 | 128,2 |
| Эчке эшләр министрлыгының Үзәк статистика комитеты мәгълүматлары[11] | 1913 | 178,4 |
1897 ел мәгълүматлары буенча Россия империясе (Финляндияне исәпкә алып) халкы 128,2 млн кеше тәшкил итә[10]. Халыкның ил территориясе буенча бүленеше түбәндәгечә: Аурупа Россиясе — 93,4 млн кеше, Польша Патшалыгы — 9,4 млн кеше, Кавказ крае — 9,3 млн кеше, Себер — 5,8 млн кеше, Урта Азия — 7,7 млн кеше, Финляндия — 2,6 млн кеше[10].
1905 ел башына Россия халкы 146,8 млн кеше[10], 1914 ел башына — 178,4 млн кеше.
Россиядә иң күп яшәүче халыклар (1917 ел мәгълүматлары): руслар («Бөек руслар») — 44,6 %, украиннар («кече руслар») — 18,1 %, поляклар — 6,5 %, яһүдләр — 4,2 %, белоруслар — 3,9 %, казакълар («кыргыз-кайсаклар») — 2,7 %, татарлар — 1,8 %, финнар — 1,6 %[6].
Шәһәрләр
1914 елга Россия империясендә 931 шәһәр була.
| Россия империясенең иң эре шәһәрләрендә халык саны (мең кеше күләмендә) | |||||
|---|---|---|---|---|---|
| 1897 елда халык санын исәпкә алу | 1914 елга карата бәя | ||||
| № | Шәһәр | Халык саны | Шәһәр | Халык саны | Үзгәреш |
| 1 | Санкт-Петербург | 1265 | Санкт-Петербург (Петроград) | 2119 | Үзгәрешләр юк |
| 2 | Мәскәү | 1039 | Мәскәү | 1763 | Үзгәрешләр юк |
| 3 | Варшава | 684[24] | Варшава | 864 | Үзгәрешләр юк |
| 4 | Одесса | 404 | Рига | 558 | ▲2 |
| 5 | Лодзь | 314 | Киев | 520 | ▲2 |
| 6 | Рига | 282 | Одесса | 500 | |
| 7 | Киев | 248 | Лодзь | 378 | |
| 8 | Харьков | 174 | Тифлис | 307 | ▲1 |
| 9 | Тифлис | 160 | Харьков | 245 | |
| 10 | Ташкент | 156 | Саратов | 236 | ▲2 |
| 11 | Вильна | 155 | Баку | 232 | ▲7 |
| 12 | Саратов | 137 | Днепр | 211 | ▲5 |
| 13 | Казань | 130 | Вильна | 204 | |
| 14 | Ростов-на-Дону | 120 | Казань | 194 | |
| 15 | Тула | 115 | Ростов-на-Дону | 172 | |
| 16 | Әстерхан | 113 | Әстерхан | 152 | Үзгәрешләр юк |
| 17 | Екатеринослав | 113 | Иваново-Вознесенск | 146 | ▲31 |
| 18 | Баку | 112 | Самара | 144 | ▲6 |
| 19 | Кишинёв | 109 | Тула | 140 | |
| 20 | Гельсингфорс | 93 | Омск | 135 | ▲ |
Искәрмәләр
- ↑ 1914—1917 елларда — Петроград.
- ↑ https://constitution.garant.ru/rf/chapter/aae119c5fa225c0d54e7c866f74a3548/
- ↑ 1 2 ПЁТР I • Большая российская энциклопедия - электронная версия. old.bigenc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 гыйнвар 2022. Архивировано 4 гыйнвар 2022 года.
- ↑ 1 2 Агеева О. Г. Титул «император» и понятие «империя» в России в первой четверти XVIII века // Мир истории: Российский электронный журнал. — 1999. — № 5. Архивировано 16 март 2022 года.
- ↑ Миронов Б. Н. Социальная история России периода империи (XVIII — начало ХХ в.): генезис личности, демократической семьи, гражданского общества и правового государства. — СПб.: Дмитрий Буланин, 1999. — С. 428. — ISBN 5-86007-185-8
- ↑ 1 2 3 4 РОССИЙСКАЯ ИМПЕРИЯ • Большая российская энциклопедия - электронная версия. old.bigenc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2022.
- ↑ Статья «Санкт-Петербург» Архивная копия от 30 август 2021 на Wayback Machine в Большой российской энциклопедии
- ↑ Антонов Б. И. 1712 — Новая столица России. — СПб.: Страта, 2020. — С. 54. — ISBN 978-5-907127-86-9
- ↑ Постановление Временного правительства о провозглашении России республикой. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июнь 2013. Архивировано 1 июль 2013 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 Россия/Дополнение/Население // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- ↑ 1 2 3 4 5 Стат. ежегодник России, 1915, I-й отдел. Территория и население. — С. 1—27, 58, 79—80
- ↑ Румыния — Сен-Жан-де-Люз [Электронный ресурс]. — 2015. — С. 617—620. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 29). — ISBN 978-5-85270-366-8.
- ↑ Прошение сенаторов к царю Петру I о принятии им титула «Отца Отечества, императора Всероссийского, Петра Великого». Российский общеобразовательный портал. Исторические документы. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июль 2018. Архивировано из оригинала 29 август 2018 года.
- ↑ 1 2 Некрич, 2007
- ↑ Соловьёв Е. А. Пётр I в отечественной историографии конца XVIII — начала XX веков Архивная копия от 7 июль 2018 на Wayback Machine Автореферат докторской диссертации. Заключение. — М., 2006.
- ↑ Артикул воинский Архивная копия от 15 ноябрь 2011 на Wayback Machine, арт. 20, толк.
- ↑ Дубаков М. Промышленно-торговая политика Петра I. Автореферат диссертации Архивная копия от 14 апрель 2018 на Wayback Machine — М., 2004.
- ↑ Ярышева С. Становление системы российского образования в годы реформ Петра I. Автореферат диссертации. Заключение Архивная копия от 29 июнь 2018 на Wayback Machine — Пятигорск, 2001.
- ↑ Новосёлова Н. Внешняя торговля и финансово-экономическая политика Петра I. Автореферат диссертации Архивная копия от 29 июнь 2018 на Wayback Machine — СПб., 1999.
- ↑ 1 2 ГУБЕРНИЯ • Большая российская энциклопедия - электронная версия. old.bigenc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2022.
- ↑ 1 2 АДМИНИСТРАТИВНО-ТЕРРИТОРИАЛЬНОЕ ДЕЛЕНИЕ • Большая российская энциклопедия - электронная версия. old.bigenc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2022.
- ↑ ГЕНЕРАЛ-ГУБЕРНАТОРСТВО • Большая российская энциклопедия - электронная версия. old.bigenc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2022.
- ↑ Россия/Население/Статистика населения // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- ↑ Приложение. Справочник статистических показателей Архивная копия от 9 февраль 2015 на Wayback Machine // Демоскоп Weekly