Таврия губернасы

Таврия губернасы (рус. Таврическая губерния) — Россия империясенең һәм РСФСРның административ берәмлеге.

Тарих

Таврия губернасы 1802 елда оештырылып, 1921 елда юкка чыгарылган.

Халык

Туган тел буенча состав, 1897: украин теле — 42,2 %, рус теле — 27,9 %, «татар»[2] теле — 13,6 %, алман теле — 5,4 %, яһүд теле — 3,8 %, болгар теле — 2,9 %, юнан теле — 1,3 %.[3]

Дини состав, 1897: праваслаулар — 73,9 %, мөселманнар — 13,2 %, яһүдиләр — 4,2 %, лютераннар — 3 %, католиклар — 2 %, менонитлар — 1,8 %.[3]

Эчке бүленеш

1897 елда Таврия губернасы 8 өязгә һәм 2 шәһәрбашлыклыгына бүленгән булган.

Искәрмәләр

  1. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_gub_97.php?reg=41
  2. татар, әзери, хакас, алтай телләре
  3. 1 2 http://demoscope.ru/weekly/ssp/census.php?cy=0

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр