Екатеринослав губернасы
Екатеринослав губернасы (рус. Екатеринославская губерния) — Россия империясенең, УССРның һәм ССРБның административ берәмлеге.
Тарих
Екатеринослав губернасы 1802 елда оештырылып, 1925 елда юкка чыгарылган.
Халык
Туган тел буенча состав, 1897: украин теле — 68,9%, рус теле — 17,3%, яһүд теле — 4,7%, алман теле — 3,8%, юнан теле — 2,3%.[2]
Дини состав, 1897: праваслаулар — 90,1%, яһүдиләр — 4,8%, лютераннар — 1,9%, католиклар — 1,5%, менонитлар — 1,1%.[2]