Сәйфи Кудаш
Сәйфи Кудаш | |
---|---|
![]() | |
Тулы исеме | Сәйфетдин Фәттахетдин улы Кудашев |
Туган көне | 21 сентябрь 1894 |
Туган | Башкортстан, Чишмә районы, Келәш авылы |
Вафат көне | 29 июнь 1993 (98 яшь) яки 26 июнь 1993[1] (98 яшь) |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | шагыйрь |
Бүләк һәм премияләр |
Сәйфи Кудаш — күренекле татар шагыйре.[2] Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге җөмһүрият Дәүләт премиясе премиясе лауреаты (1985).
Тәрҗемәи хәл
Сәйфетдин Фәттах улы Кудашев 1894 елның 21 сентябрендә Башкортстанның Келәш авылында, хәзер Чишмә районы, крестьян гаиләсендә туа. Казакъстанда укытучылык итә (1913-15). Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә укый (1915-18). 1913 елда Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафури йогынтысында яза башлый. 1916 елда юмористик шигырьләре Ырынбурда чыккан «Кармак» журналында даими басылып тора. 1917 елда иҗатында милли азатлык мотивлары өстенлек итә. Соңыннан социалистик революция идеалларына таба борыла, авылдагы икътисади үзгәрешләр, яңа мәдәни тормыш турында яза башлый. 1924 елдан башлап, әсәрләре башкорт телендә басыла башлый.
1929 елда Татарстан һәм Башкортстан әдәбиятларында "Җидегәнчелек"кә каршы көрәш сылтавы белән репрессияләр башлана. "Җидегәнчеләрнең" берсе буларак Сәйфи Кудашны милләтчелектә, контрреволюцион эшчәнлектә гаеплиләр, РАПП сафларыннан чыгаралар.[2]
Ул вакытлыча Уфадан китеп бара, Кыйгы районына татарча газет оештырырга алына. Басмада аның күпсанлы мәкаләләре басыла. Шунда яшәп, күмәкләштерү турында бәян иткән, булачак «Кушкаен» романына (1936) материал әзерли.
Соңыннан, күпчелек «җидегәнчеләр» кичерелә, шул исәптән Сәйфи Кудаш та. 1935 елда ул СССР язучылар берлегенә алына. 1942-48 елларда Башкортстан язучылар берлеге рәисе.
Гомеренең соңгы елларын да Сәйфи Кудаш тыныч үткармия. Башкорт әдәби даирәләре тарафыннан аның өстенә татар һәм башкорт язучыларын кырган 1937 ел сәяси репрессияләре өчен җаваплылыкны аудару шаукымы күзәтелгән.[3]
Дәрәҗәле исемнәр һәм премияләр
- Башкортстанның халык шагыйре (1964 ел).
- Башкортстанның Салават Юлаев ис. дәүләт премиясе (1985 ел)
Искәрмәләр
- ↑ Library of Congress Authorities (ингл.) — Library of Congress.
- ↑ 1 2 Б. Ишемгулов. Сайфи Кудаш: Литературная энц., archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2011-05-22
- ↑ С. Кудаш. Эт өрә, кәрван йөри... (Журналист Газыйм Шәфыйковка ачык хат), archived from the original on 2022-04-04, retrieved 2011-12-06
Сылтамалар
- Айдар Хәлим истәлекләре(үле сылтама)
- Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 — 703 с., илл
- 21 сентябрь көнне туганнар
- 1894 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Чишмә районында туганнар
- 29 июнь көнне вафат булганнар
- 1993 елда вафат булганнар
- 26 июнь көнне вафат булганнар
- Уфада вафатлар
- Әлифба буенча шагыйрьләр
- Русия империясе шагыйрьләре
- ССРБ шагыйрьләре
- Русия шагыйрьләре
- Татар шагыйрьләре
- Башкортстан халык шагыйрьләре
- Шәхесләр:Башкортстан татарлары
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- Галия мәдрәсәсен тәмамлаучылар