Фоат Галимуллин
Фоат Галимулла улы Галимуллин(21 март 1941, Арпаяз, Татарстан АССР) — Совет ёщм Россия фщн эшлеклесе, КФУ профессоры (2000), филология фәннәре докторы (1999), Татарстанның (1996) һәм РФ (2006) атказанган мәдәният хезмәткәре. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1990). ТР язучылар берлеге идарәсе рәисе (1999-2005).
Файл:Belem zheuherlere (2022-12-18) 12.jpg
«Белем җәүһәрләре» XIII Бөтендөнья интернет-проектлар конкурсына йомгак ясау тантанасында
Тәрҗемәи хәле
1941 елның 21 мартында ТАССР Кукмара районы Арпаяз авылында туган. Пычак авылы җиделлык мәктәбен тәмамлагач, «Әсәнбаш» күмәк хуҗалыгында, туган авылында клуб мөдире булып эшләгән (1957-1962). «Халык театры режиссеры» белгечлеге буенча Алабугада Татарстан республика мәдәни-агарту укуханәсен, «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультеты татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1974) тәмамлаган.
«Хәзерге татар прозасында хезмәт кешеләре характерлары» темасына филология фәннәре кандидатлыгына (Уфа, 1980), «1920-1930 еллар татар әдәбиятында эстетика һәм социологизмның үзара мөнәсәбәте» темасына докторлык (Казан, 1999) диссертацияләре яклаган.
- 1962-1965 елларда хәрби хезмәттә була.
- 1965-1967 елларда КПССның Кукмара райкомында инструктор һәм район мәдәният йорты директоры булып эшли.
- 1967-1974 елларда Татарстан АССР радиокомитетында радио дикторы.
- 1977-1986 елларда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетының декан урынбасары, 1986-1991 елларда деканы булып эшли, 1995-2000 елларда татар әдәбияты кафедрасы мөдире.
Фәнни кызыксыну өлкәсе
Гыйльми эшчәнлегенең төп өлкәсе — әдәбият фәне, әдәби тәнкыйть. 600дән артык фәнни-тәнкыйди хезмәт язган. Татар әдәбияты тарихының 1920-1930 еллардагы күренешләрен: 1917 елгы инкыйлабтан соң әдәбиятның идеология максатларына буйсындырылуы тарихын, әдәбиятта социалистик реализм методының җиңүе процессларын өйрәнә.
Монографияләре
- Инешләр Иделгә кушыла. Казан, 1985.
- Офыкларны алдан күреп. Казан, 1995.
- Эстетика һәм социологизм. Казан: «Мәгариф», 1998.
- Әле без туганчы. Казан: ТКН, 2001.
- Табигыйлеккә хилафлык. Казан: ТКН, 2004.
- Время поиска. Казан: «Мәгариф», 2005.
- Вопросы эстетики в татарской литературе 1920-30-х годов. Казан: ТДГПУ, 2010.
Татар әдәбияты буенча дәреслекләр авторы: рус мәктәпләренең 4, 9, 10нчы сыйныф укучылары, татар мәктәпләренең 7, 10, 11нче сыйныф укучылары өчен.
Иҗтимагый эшчәнлеге
- Татарстан язучылар берлеге идарәсе рәисе итеп сайлана (1999 — беренче мөддәткә, 2002 — икенче мөддәткә).
- 1999 Татарстанның халык депутаты.
- 2004 Татарстан Дәүләт шурасы депутаты.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1996 — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре;
- 2005 — ТР язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге премиясе — «Табигыйлеккә хилафлык» (2004) китабы өчен;
- 2005 — «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале;
- 2006 — РФ атказанган мәдәният хезмәткәре;
- 2010 — Мәҗит Гафури премиясе (Башкортстан);
- 2011 — «Фидакәр хезмәт өчен» медале (Татарстан);
- 2019 — Фатих Кәрим премиясе (Башкортстан);
- 2025 — «Дуслык» ордены (Татарстан Республикасы) — мәгариф системасын үстерүдәге казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен[1].
Әдәбият
- Авзалова М. Кайда да син үз кеше. «Шәһри Казан», 1995 ел, 3 февраль.
- Әхмәтова Ч. Диктор — ул дәүләт тавышы. «Шәһри Казан», 1996 ел, 9 февраль.
- Гыймадиева Л. Кече күңелле олы галим . «Сабантуй», 2001 ел, 23 март.
- Әнвәр Шәрипов. Эш күрсәткән ирне ил хөрмәтләр. «Мәйдан», 2016 ел, № 3.
Сылтамалар
- Ф. Г. Галимуллин КФУ рәсми сайтында 2017 елның 10 апрель көнендә архивланган. [рус.]
- Ф. Г. Галимуллин «Милләттәшләр» сайтында [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ О награждении орденом «Дуслык» [неопр.]. rais.tatarstan.ru (3 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 август 2026.