Аксубай вулысы

Аксубай вулысы (тат. ئاقسوباﻱ ۋولىٰسىٰ, рус. Аксубаевская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Яңа Әдәмсу, Иске Мукшы, Котыш, Күтәмә һәм Яңа Чишмә вулыслары белән чиктәш булган (1890). 16 торак пунктта 15841 кеше яшәгән.[1] 1920-еллар уртасында күрше вулыслар исәбенә зурайтыла. 1930 елда бетерелә, территориясе Аксубай районына кушыла.

Искәрмәләр