Харис Якупов
Харис Габдрахман улы Якупов (рус. Харис Абдрахманович Яку́пов; 23 декабрь 1919, Казан — 17 февраль 2010, Казан) — Совет һәм Россия рәссамы, педагог. СССРның халык рәссамы (1980). Өченче дәрәҗә Сталин премиясе (1951), И. Е. Репин исемендәге РСФСР Дәүләт премиясе (1976), Габдулла Тукай исемендәге Республика премиясе (1958) лауреаты. Россия сәнгать академиясе академигы (1997)[3].
Тормыш юлы
1919 елның 23 декабрендә Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. 1939 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый, остазы – Н. К. Вәлиуллин.
1940 елның гыйнварында армиягә чакырыла. Сугышның беренче көннәреннән үк хәрәкәттәге армия сафларында була. Курск дугасында, Украинада, Польшада, Чехословакиядә һәм Германиядә барган сугышларда,Освенцимны азат итүдә катнаша. 9 май — Җиңү көнен Прагада старшина дәрәҗәсендә каршылый. Сугыш дәвамында каләм белән кәгазьне кулыннан төшерми. Рәссамның сакланып калган өч альбомында — совет солдатлары һәм офицерларының фронтта ясалган рәсемнәре һәм портретларының тулы бер галереясе.
Демобилизациядән соң, 1946 елдан — СССР Рәссамнар берлегендә һәм Татарстан АССР Сәнгать фондында. 1946 елда Мәскәүдә Всекохудожникның Үзәк студиясендә Б. В. Иогансонда укый[4].
1948—1952 елларда Казан сәнгать училищесында укыта.
1951—1975 елларда Татарстан АССР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе вазифасын били. Бу елларда аның турыдан-туры катнашында Казанда Рәссамнар йорты, Сынлы сәнгать музее, Күргәзмәләр залы, рәссамнар остаханәләре барлыкка килә. Шулай ук Татарстан районнарында сынлы сәнгатьне үстерүгә зур игътибар бирә[5].
1976—2007 елларда Казандагы Россия Сәнгать академиясенең иҗади рәсем сәнгате остаханәсенә җитәкчелек итә.
Әдәби иҗатка күп вакытын багышлый. «Чхонлима илендә» (1968), «Фронт язмалары», «Рәссамның Европа тирәли сәяхәте» (2009) һ.б. китаплар авторы[6][4].
СССР Сәнгать академиясенең мөхбир-әгъзасы (1973). РСА хакыйкый әгъзасы (1997). СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы.
1942 елдан ВКП(б) әгъзасы. СССР Югары Советы депутаты (1971—1974). Татарстан АССР Югары Советы депутаты (1955—1959, 1963—1967), Татарстан АССР Югары Советы президиумы әгъзасы (1975).
2010 елның 17 февралендә Казанда вафат була. Арча зиратында җирләнгән.
Иҗаты
Тарихи һәм жанрлы картиналар, портретлар, пейзажлар авторы буларак, совет татар рәсем сәнгате мәктәбен формалаштыруга зур өлеш кертә («Хөкем алдыннан», 1954; «Көчле кешеләр», 1963; «Пролог», 1970; «Чаллы гүзәлләре», 1975; «Минем шалыларым», 1985 һ.б.). Шулай ук Татарстан китап нәшриятының күпсанлы басмаларына иллюстрацияләр ясый («Кара йөзләр» (М. Гафури, 1950), «Татар халык әкиятләре» (1955—1956)).
1959 елның көзендә Төньяк Кореягә сәфәре аның иҗатында аерым урын алып тора. Бу сәфәрдән алган тәэсирләре «Вонсан театры биючесе Ким Со Ём», «Кылычлар белән бию», «Корея биючесе портреты» кебек картиналар сериясендә һәм «Чхонлима илендә» дигән китабында чагылыш таба[6][7]. Яшьлегендә «Яшь ленинчы» газетасында эшли[4].
Ошибка скрипта: Модуля «NotablePaintings» не существует.
Күргәзмәләре
Халыкара, бөтенсоюз, бөтенроссия, зона, республика һәм шәхси күргәзмәләрдә катнаша. 2024 елда, рәссамның тууына 105 ел тулу уңаеннан, «Хәзинә» галереясендә «Харис Якупов. Шәхси» исемле зур күргәзмәсе уза[8].
Әсәрләре саклана
Рәссамның әсәрләре Мәскәүдәге Дәүләт Третьяков галереясендә, Көнчыгыш халыклары сәнгате музеенда, Дәүләт тарих музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Яр Чаллы картиналар галереясында, Бурят АССРның сынлы сәнгать музеенда, Чуаш дәүләт сәнгать музеенда, Пхеньян (Төньяк Корея) шәһәренең сынлы сәнгать музеенда һ.б. саклана. 2005 елдан Казандагы «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә рәссам әсәрләренең даими экспозиция залы эшли[5][8][9].
Гаиләсе
Хатыны — Рушания Мостафа кызы Якупова (1928—2017), рәссам, Татарстан Республикасының халык рәссамы[5].
Уллары:
- Фәрит Якупов (1951), рәссам, Татарстан Республикасының халык рәссамы[8];
- Әнвәр Якупов (1954—1999), рәссам;
- Айдар Якупов (1957), Казан дәүләт университетын тәмамлаган.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957);
- РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957);
- РСФСРның халык рәссамы (1963);
- СССРның халык рәссамы (1980)[10];
- Өченче дәрәҗә Сталин премиясе (1951) — «Татарстан АССР төзелү турындагы декретка кул кую» картинасы өчен (Л. А. Фәттахов белән берлектә);
- И. Е. Репин исемендәге РСФСР Дәүләт премиясе (1976) — «Чаллы гүзәлләре», «Алкын терлекчеләр — көтүчеләр Н. Җиһаншин, Ш. һәм Г. Шәкүровлар» картиналары өчен;
- Габдулла Тукай исемендәге Республика премиясе (1958);
- IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены (1998);
- Ленин ордены;
- ике II дәрәҗә Ватан сугышы ордены;
- Кызыл Йолдыз ордены;
- Халыклар Дуслыгы ордены;
- «Хөрмәт Билгесе» ордены;
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены;
- СССР һәм РФ медальләре.
Исемен мәңгеләштерү
- 2020 елның 24 ноябрендә Казанда, Зур Кызыл урамындагы 62 нче йортта урнашкан фонд бинасына Харис Якуповка мемориаль такта куела. Биредә рәссамның шәхси иҗат остаханәсе урнашкан була. Барельеф авторы — скульптор Тимофей Тюрин[11];
- Казанда «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Харис Якуповның шәхси галереясе» исемле даими экспозиция эшли. Анда рәссамның иҗатының төп чорларын чагылдырган хезмәтләре тәкъдим ителә[12].
Искәрмәләр
- ↑ http://www.vipkazan.ru/reviews/press/id4183/
- ↑ Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004
- ↑ Якупов Харис Абдрахманович (1919-2010). Российская академия художеств. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
- ↑ 1 2 3 В памяти и сердце: Известный живописец Фарид Якупов вспоминает о своём отце, Харисе Абдрахмановиче Якупове. Журнал «Казань» (2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
- ↑ 1 2 3 В Год семьи галерея «Хазинэ» представит выставку работ Хариса Якупова, его супруги и сына. Татар-информ (15 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
- ↑ 1 2 Корея – Страна утренней свежести. Выставка Хариса Якупова «Мое первое путешествие». Культурный дневник школьника. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
- ↑ Якупов Х.А. В Стране Чхонлима. Internet Archive (1968). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
- ↑ 1 2 3 Галерея «Хазинэ» посвятила шесть залов выставке работ художников семьи Хариса Якупова. Татар-информ (18 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
- ↑ 22 апреля 2005 года в Государственном музее изобразительных искусств РТ открылась выставка... history-kazan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
- ↑ СССР Югары Советы Президиумының 1980 елның 13 маендагы 2083—Х номерлы «Иптәш Х. А. Якуповка „СССРның халык рәссамы“ дигән мактаулы исем бирү турында»гы Указы // «Совет Социалистик Республикалар Союзы Югары Советы Ведомостлары». — 1980 елның 21 мае, № 21 (2043). — 407 нче маддә.
- ↑ Казанда Харис Якуповка мемориаль такта ачтылар (2020-11-24). 19 март 2026 тикшерелде.
- ↑ kudago. «Харис Якуповның шәхси галереясе» даими экспозициясе (рус.). KudaGo.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
Әдәбият
- Абульханова Милена Самировна. Харис Якупов в стране Чхонлима: корейские зарисовки татарского живописца // Корееведение в России: направление и развитие. — 2022. — № 3.
- Халикова, И. И. Харис Абдрахманович Якупов и его роль в создании творческой мастерской живописи Российской Академии художеств в Г. Казани // Вестник Казанского государственного университета культуры и искусств. — 2022. — № 4. — С. 135-141.
- Идрисова, Д. Ф., Соловьева Е. Г. Ценностные основы и символика в творчестве Х. А. Якупова // Terra Linguae Et Reliquiae. — Казань : ТАИ, 2014. — С. 54-57.
- Яо, М. К., Еманова Ю. Г. К 100-летию со дня рождения выдающегося живописца Хариса Якупова // Tatarica. — 2019. — № 2(13). — С. 154-159.
- Червонная С. М. Харис Якупов. — Л.: Художник РСФСР, 1983[1].
Сылтамалар
- Якупов Харис Абдрахманович — Татарская энциклопедия
- Якупов Харис Габдрахманович — художник — Сайт, посвящённый Г. Тукаю
- Ушел из жизни Харис Якупов — Министерство культуры РТ
- ↑ Поиск по каталогу: Якупов Х. Национальная электронная библиотека Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.