Рушан Якупова

Рушан Мостафа кызы Якупова (рус. Рушан Мустафовна Якупова; 3 февраль 1928, Кызыл Мәчет, Тук районы17 декабрь 2017, Казан) — Совет һәм Россия рәссамы — кылкаләм остасы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2000), Татарстанның халык рәссамы (2008). Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы (1994).

Тормыш юлы

1928 елның 3 февралендә Оренбург (1928—1929 елларда Урта Идел) өлкәсе Тук районы Кызыл Мәчет авылында туган. Әтисе Мостафа тимерче-зәркәнче, әнисе Вафия колхозчы булганнар. 5 яшендә әтисез, 8 яшеннән әнисез кала. 1941 елда бертуган абыйсы рәссам Байназар Әлминов (1909—1976) Казанга алып килә. Сугыш елларында Яңа Бистәдә урнашкан снаряд ясаучы заводта хезмәт куйган. Сугыштан соң Казакъстанда абыйсының хатынының туганнары янында яши. «Машинист ярдәмчесе» белгечлеге буенча Казалы тимер юл һөнәри училищесын, «фарфор бизәүче» белгечлеге буенча Ликино-Дулёво сәнгать-һөнәри училищесын, Казан сынлы сәнгать училищесын (1953) тәмамлый[1].

2017 елның 17 декабрендә вафат була, Казанда җирләнгән[2].

Иҗаты

25 еллап ТАССР сынлы сәнгать фондының бизәүче эшләрен алып бара. Аннары татар һәм рус әкиятләре буенча иллюстрацияләр ясый. 40 еллап шәһәр, республика, төбәк күргәзмәләрендә катнаша. Казанда һәм Болгарда берничә шәхси күргәзмәсен оештыра. Иҗат белән даими рәвештә 1970-елларда гына шөгыльләнә башлый. Пейзажлар, натюрмортлар ясауга, чәчәк бәйләмнәре (аларның яратканнары — сирень һәм пионнар) сурәтләүгә өстенлек бирә, коллекциясендә берничә портрет бар (ш. и., «Автопортрет» (1951), Х. Якуповның әти-әнисе Габдрахман һәм Маһикамал Якуповларның портретлары, икесе дә — 1953).

«Хәзинә» галереясында 2008 елда «Татарстан сәнгатендә милли натюрморт», 2014 елда «Сынлы сәнгать. Графика»[3] күргәзмәләре ачылган.

Әсәрләре Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Төркия, Германия, Бөекбритания, Израиль, Франция, Япония, АКШ һ. б. илләрдәге шәхси тупланмаларда саклана[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Ире — СССР халык рәссамы Харис Якупов (1919—2010). 1950 елда гаилә корганнар. Балалары: Фәрит (1951), И. Е. Репин исемендәге дәүләт сынлы сәнгать институтын тәмамлаган рәссам; Әнвәр (1954—1997), В. И. Мухина исемендәге Югары сәнгать-сәнәгать училищесын тәмамлаган рәссам[5]; Айдар (1957), Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлаган радиофизик[6].

Искәрмәләр

  1. ТР халык рәссамы Рушания Якупова белән әңгәмә. Идел (8 май 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
  2. Татарская художница Рушан Якупова умерла на 90-м году жизни. www.tatar-inform.ru (17 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
  3. Выставка «Рушан Мустафовна Якупова. Живопись. Графика». Art16.ru (29 декабрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
  4. Скончалась известная татарская художница Рушания Якупова. Бизнес-Онлайн (18 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
  5. Династия Якуповых. VipKazan.ru (10 февраль 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
  6. Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004.

Сылтамалар