Болгар (Спас районы)
Шәһәр | |||||
Болгар | |||||
---|---|---|---|---|---|
![]() | |||||
|
|||||
54°58′00″ с. ш. 49°02′00″ в. д.GЯO | |||||
Ил | |||||
Район | Спас районы | ||||
Тарих һәм география | |||||
Мәйдан |
|
||||
Мәркәз биеклеге | 80 м | ||||
Сәгать кушагы | UTC+03:00 | ||||
Халык саны | |||||
Халык саны | ↘8542[1] кеше | ||||
Рәсми тел | татар теле и рус теле | ||||
Санлы идентификатор | |||||
Телефон коды | 84347 | ||||
Почта индекслары | 422840 | ||||
spasskiy.tatarstan.ru/mo-gorod-bolgar.htm | |||||
|
Болгар (лат. тат. Bolğar, тат. بلغار, рус. Болгар) — Татарстанның көньяк-көнбатышында, Иделнең сул як ярында (Куйбышев сусаклагычы) урнашкан, район буйсынуындагы шәһәр. Спас районы үзәге (1930). 1991 елга чаклы Куйбышев. Беренче тапкыр Ибне Фадлан кулъязмасында XX гасырда телгә алынган. X—XII гасырларда Идел буе Болгары дәүләтенең башкаласы (соңрак Биләр), Идел-Урал буйларында Ислам кабул ителгән беренче урын, XIII гасырда Алтын Урданың беренче башкаласы[2]. Инкыйлабка кадәрге кайбер чыганакларда (мәсәлән, Брокгауз һәм Ефронның энциклопедик сүзлеге) Спасск (1781 елдан өяз шәһәре) дип күрсәтелгән[3].
География
Шәһәр Иделнең сул ярында, Казаннан көньякка таба 83 км ераклыкта (юл буенча — 200 км) урнашкан. Шәһәрнең көнбатыш читендә Рабига күле ага.
Тарих
Борынгы заманнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Болгар территориясендә географик яктан уңайлы Идел елгасы яр буйларында (төп һәм болын террасаларында) урнашкан таш, бронза һәм иртә тимер гасырларына караган авыллар табылган. Ныгытылган җирлекнең барлыкка килүен Имәнкискә мәдәнияте (IV—VII гасырлар) белән бәйлиләр.
Болгар чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Болгар шәһәре атамасының килеп чыгышын Болгар этнонимы белән аңлаталар. Хәзерге Болгар территориясендә иң борынгы Болгар авыллары IX—X йөзләрдә барлыкка килгән. X йөзнең иң борынгы ныгытмалары Кече Иерусалим чокырының Тамагында, аның Иделгә якын булуы аркасында, шулай ук шәһәрлекнең үзәк платосында төзелгән.
Иделнең биек ярында Кама белән кушылган урында ныгытылган Болгар авылларын төзүнең сәбәбе — аның шактый зур территорияне контрольдә тотарга мөмкинлек биргән уңайлы урнашуы. Идел буе Болгар дәүләтенең иң мөһим сәүдә мәйданчыгы Ага-базарының барлыкка килүе — авыллар төзүгә тагын бер этәргеч булып тора. Академик Валентин Янин фикеренчә, «VIII гасыр ахырыннан XI гасыр башына кадәр Болгар шәһәре Русь белән Көнчыгыш сәүдәсенең бердәнбер капкасы булган»[4].
920 елда гарәп географы Әл-Бәлхи беренче тапкыр Болгар турында искә ала. Гурий Комиссаров хезмәтләрендә шәһәр янында Юхан-Васан һәм Шербет күлләре булуын ассызыклый. Борынгы гарәп чыганакларында Аккош күле дә искә алына. Тирә-яктагы территория Өч күл җире дип аталган.
Бу заманнарда Болгар осталары — зәркәнчеләр, ташчылар, күнчеләр, тимерчеләр данлыклы осталар булганнар. Болгар зәркән эшләнмәләре, тире, мех, бал, көбә турында күп илләрдә билгеле һәм аларга ихтыяҗ зур булган. Болгар сәүдәгәрләре Европа һәм Азиянең күп кенә илләре белән сәүдә алып барганнар. Кытай, Багдад, Дамаск, Испания, Скандинавия сәүдәгәрләре Болгарга ел саен үткәрелә торган Бөтендөнья ярминкәсенә килгәннәр. Күп чит ил сәүдә концессияләренең шәһәрдә үз бистәләре һәм урамнары булган.
1220 елда Болгар рус кенәзләре тарафыннан яндырыла[5].
1236 елда монголлар басып алганчы, шәһәр Идел буе Болгар дәүләтенең тышкы сәүдә үзәкләренең берсе булып тора. X гасырның гарәп язучылары шәһәр турында түбәндәгечә аңлаталар: «Тышкы Болгар — дәүләтнең төп сәүдә үзәге булган, зур булмаган мәйданлы кечкенә шәһәр»(Әл-Бәлхи)[6].
Тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Фаяз Хуҗин: «X—XI гасырларда Болгар шәһәрлегенең гомуми мәйданы 12 гектарга җитә һәм X—XIII гасырның беренче яртысында Болгар икътисади яктан Биләр яки Суар кебек шәһәрләрдән калыша», дип яза.
Монгол яулап алулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1223 ел ахыры — 1224 ел башында Иран, Кавказ аша үтеп, Калка буендагы бәрелештә русларны һәм кыпчакларны тар-мар иткән Җәбә һәм Субәдәй монгол гаскәрләре болгарлар тарафыннан тар-мар ителә. Әмма 1229 елда монголлар яңа яуга чыгып, Түбән Идел буендагы Саксин шәһәрен яулап алалар һәм Җаек буендагы болгар авылларына һөҗүм итәләр. Шул ук елда болгарлар Владимир князьлеге белән солых килешүен 6 елга озайталар.
Шәһәр 1236 елда Җучи Олысының икенче дәүләт башлыгы Бату җитәкчелегендәге гомуммонгол көнбатыш походы вакытында яулап алына һәм яндырыла.
Алтын Урда чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сарай әл-Мәхрусә төзелгәнче, Болгарда Батый Урдасы урнашкан булган. Мөселман Бәркә заманында Болгар Алтын Урданың Болгар олысының үзәгенә әверелә. Үзбәк хан идарә иткән чорда шәһәр иң югары үсешкә ирешкән. Шәһәрдә бүгенге көнгә кадәр өлешчә сакланып калган таш биналар төзелгән[7].
1361 елда Булат-Тимер Болгарны яндыра, әмма шәһәр яңадан торгызыла.
1399 елда[8] (башка елъязмалар буенча 1395 елда[9][10]) Юрий Дмитриевич Урта Идел буена яу белән чыга (аның җитәкчелегендә абыйсы Василий I гаскәрләре дә була). Беренче яу вакытында руслар татарның шактый зур җирләрен тар-мар итәләр, 14 шәһәрне (Болгар, Җүкәтау, Казан, Кермән шәһәрләрен дә кертеп) басып алалар. Бу турыда «Идегәй» дастанында телгә алына[11]. Әсәрдә «урыс кенәзе Туктамыш, Тимерхан һәм Явыз Иван сыйфаларына ия», дип тасвирлана[12].
1431 елда шәһәр бөек кенәз Василий II воеводасы Федор Палецкий тарафыннан тулысынча җимерелә. Кайбер тарихчылар фикеренчә, элекке Болгар дәүләтен торгызу өметләренә чик куела[13]. Соңыннан болгарлар башкаласы Иске Казан булган дәүләтләрен яңадан торгызганнар[14]. XV гасырда Идел буе болгарларының бердәм мәдәни-сәяси үзәге һәм күчерелгән башкаласы Казан була, дәүләт Казан ханлыгы дип атала башлый.
922 елда Алмыш хан вакытында Ислам динен кабул иткән болгарлар, җирле фин-угыр һәм кыпчак халкы белән кушылып, Казан татарларының этногенезында төп компонентка әверелә. Савирлар һәм мәҗүсилекне саклап калган болгарларның бер өлеше, фин-угор, беренче чиратта мари халкы белән берләшеп, чуаш этносын формалаштыралар.
Россия составында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Казан ханлыгын басып алганнан соң, 1552 елдан шәһәр Россия дәүләте составына керә.
XVII гасырда Болгар дәүләте урынында Успение монастыре төзелә. Болгар хәрабәләрен Петр I һәм Екатерина II махсус күрергә килгәннәр[15].
1781 елдан Казан наместниклыгының (1796 елдан — Казан губернасы) өяз шәһәре Спасск[3]. XIX гасырда Спасск күрше шәһәрләр өчен авыл хуҗалыгы йөкләрен күчерү үзәге булып тора. 1856 елда шәһәрдә 1 чиркәү, 246 йорт, 5 кибет була.
1926—1935 елларда шәһәр барлык карталарда да «Спасск» дип атала, әмма шул ук исемдәге башка шәһәрләрдән аермалы буларак, аны кайчакта Татар Спасы дип атыйлар. 1935—1957 елларда Спас шәһәре Куйбышев дип атала (1935 елда вафат булган Валериан Куйбышев истәлегенә).
1957 елда Куйбышев сусаклагычы ташу нәтиҗәсендә шәһәр су астында кала. Спасск координаталары 55°02′48″ с. ш. 49°22′23″ в. д.GЯO.
1957 елда шәһәрдән 23 км көньяк-көнбатыштарак, Болгар авылыннан 2 км көнбатыштарак Куйбышев исемле яңа шәһәргә нигез салына. Болгар авылы шәһәр җирлеге эчендә кала.
1969 елда Болгар дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгы (2000 елдан музей-тыюлык) төзелә.
1991 елда Болгар дип үзгәртелә.
2010 елдан Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев инициативасы һәм ярдәме белән Болгарда «Мәдәни мирас: Зөя утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар» комплекслы проектын гамәлгә ашыру башлана. Проект шәһәрлек территориясендәге архитектура һәйкәлләрен реставрацияләүне һәм туристлык инфраструктурасын үстерүне үз эченә ала. 2010—2017 елларда комплекслы проектны гамәлгә ашыру кысаларында түбәндәге эшләр башкарыла:
- Кече манара, Җәмигъ мәчете, Хан төрбәсе, Көнчыгыш төрбә, Төньяк төрбә, Кара пулат, Көнчыгыш пулат, Успение чиркәве реставрацияләнә;
- законсервированы руины Ханского дворца, Бани № 2, гончарных горнов;
- Хан сарае, 2 нче мунча, чүлмәк яндыру мич-учагы хәрабәләренең физик торышын һәм корылма калдыкларын саклау;
- Болгар цивилизациясе музее белән Елга вокзалы, Идел буе Болгары дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә багышланган Истәлек билгесе, Ак мәчет, Табиб йорты һәм һөнәрчелек остаханәләре, Халыкара археологик тикшеренүләр үзәге, Халыкара археология мәктәбе, Икмәк музее төзелә;
- ачык һавада «Төрки-татар язуы тарихы» һәм «Болгар шәһәренең урта гасыр һөнәрчелеге» экспозицияләре булдырыла;
- Назаровлар һәм Мөхәммәдьяр урамнарындагы берничә йорт реставрацияләнә һәм заманча файдалануга җайлаштырыла;
- Елга вокзалыннан алып изге Габрахман коесына кадәр Идел елгасының яр буе төзекләндерелә[16].
2013 елда Болгарда «Россиянең яңа ел башкаласы 2013 — Казан» проекты кысаларында чаралар уза[17].
2022 елда «Россия почтасы» Ак мәчет сурәтләнгән Идел буе Болгар дәүләтенең 1000 еллыгына багышланган почта маркасын чыгара.
Халык саны
1856[18] | 1897[19] | 1913[20] | 1926[21] | 1931[22] | 1939[23] |
---|---|---|---|---|---|
1500 | ↗2800 | ↗4600 | ↘3500 | ↘3100 | ↗6200 |
1959[24] | 1970[25] | 1979[26] | 1989[27] | 1992[28] | 1996[29] |
↗7023 | ↗7231 | ↗8383 | ↗8397 | ↗8400 | ↗8600 |
1998[30] | 2000[31] | 2001[32] | 2002[33] | 2003[34] | 2005[35] |
↘8500 | ↗8600 | ↘8500 | ↗8655 | ↗8700 | ↘8600 |
2006[36] | 2007[37] | 2008[38] | 2009[39] | 2010[40] | 2011[41] |
↘8465 | ↘8391 | ↗8400 | ↘8342 | ↗8650 | ↘8638 |
2012[42] | 2013[43] | 2014[44] | 2015[45] | 2016[46] | 2017[47] |
↘8615 | ↘8608 | ↘8606 | ↘8542 | ↗8563 | ↗8571 |
2018[48] | 2019[49] | 2020[50] | 2021[51] | 2023[52] | |
↘8476 | ↘8381 | ↘8230 | ↗8285 | ↘8228 |
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча, 2021 елның 1 октябренә халык саны буенча шәһәр неизвестном (невозможно определить город) Россия Федерациясенең [53] шәһәре арасыннан[54]. урында тора.
- Милли состав
Халык составы: руслар — 83,4 %, татарлар — 12,9 %, чуашлар — 2,1 %.
Дин
Шәһәрдә төп дини конфессияләр: православие христианлыгы (Рус православие чиркәвенең Чистай епархиясе) һәм сөнниләр юнәлешендәге ислам.
Православие дине гыйбадәтханәләре һәм изге урыннар:
- Изге Авраамий чиркәве[55];
- Успение чиркәве (гамәлдә түгел);
- Троицкий гыйбадәт йорты;
- Спас үзәк район хастаханәсендәге гыйбадәт бүлмәсе;
- инвалидлар һәм олы яшьтәгеләр өчен Спас интернат-йортында гыйбадәт бүлмәсе.
Мәчетләр:
- Ак мәчет;
- Габдрахман коесы.
2017 елның 4 сентябрендә Болгарда Болгар ислам академиясе ачыла[56].
Инфраструктура
Хәзерге шәһәр янында Болгар тарих-археология комплексы урнашкан, ул ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелгән. Объект Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы карамагында.
Транспорт
Яңа елга вокзалы Болгар цивилизациясе музее бинасында урнашкан. Шулай ук иске елга порты да эшли.
Шәһәрдә Спас автовокзалы бар.
Икътисад
Болгарда икмәк пешерү комбинаты һәм икмәк кабул итү предприятиесе урнашкан.
2010 елда Болгарга сәяхәт килгән туристлар саны 20[ачыклау] тапкырга диярлек арткан: 2010 елда шәһәргә 50 000 турист килгән, 2018 елда килүчеләр саны 541 000 тәшкил иткән. 2016 елда Болгар Россиянең туристлык өчен иң популяр кече шәһәрләре исемлегенә керә[57].
Истәлекле урыннар
- Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты булып тора. Ул 2014 елда (II) һәм (VI) критерийлар нигезендә Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән. Комплекс территориясендә түбәндәге һәйкәлләр урнашкан:
- Төньяк төрбә;
- Көнчыгыш төрбә;
- Җәмигъ мәчете;
- Зур манара (заманча корылма);
- Успение чиркәве (хәзерге вакытта Успение чиркәве тарихы музее);
- Кече манара һәм хан төрбәсе;
- Хан сарае;
- Кара пулат;
- Көнчыгыш пулат;
- Ак пулат;
- 2 нче мунча;
- 3 нче мунча;
- Кызыл пулат. Болгар тарих-археология комплексы территориясендә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы музейлары эшли[58]:
- Болгар цивилизациясе музее;
- Коръән музее (Идел буе болгарларының 922 елда Ислам динен кабул итүенә багышланган истәлекле билге);
- «Табиб йорты» музее;
- Успение чиркәве тарихы мөзее;
- Ачык һавада «Төрки-татар язуы тарихы» музее;
- «Болгар чәе» музее;
- «Елгадагы шәһәр» музее;
- Спас өязе дворянлыгы музее;
- Абдулла Алиш музее;
- Тарихи яр буе;
- Габдрахман коесы.
- Болгар тарих-археология комплексыннан читтә түбәндәгеләр бар:
- Икмәк музее;
- Кече шәһәрчек;
- Дөяләр фермасы.
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года . Мөрәҗәгать итү датасы: 17 апрель 2015. Архивировано 17 апрель 2015 года.
- ↑ «Банкетная кампания» 1904 — Большой Иргиз. — М., 2005. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 3). — ISBN 5-85270-331-1.
- ↑ 1 2 Спасск, уездный город Казанской губернии // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- ↑ Как возник город Болгар . www.bolgar.info. Сайт Болгарского государственного историко-архитектурного музея-заповедника. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2019. Архивировано 2 декабрь 2019 года.
- ↑ «Банкетная кампания» 1904 — Большой Иргиз. — М., 2005. — С. 287—288. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 3). — ISBN 5-85270-331-1.
- ↑ О Великих Булгарах и их истории . Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2018. Архивировано 19 сентябрь 2018 года.
- ↑ Карта-схема Болгарского городища . www.bolgar.info. Сайт Болгарского государственного историко-архитектурного музея-заповедника. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2019. Архивировано 2 декабрь 2019 года.
- ↑ Присёлков М. Д. Троицкая летопись. — СПб., 2002. — С. 453.
- ↑ Новгородская четвёртая летопись // ПСРЛ. — М., 2000. — Т. IV. — Ч. I. — С. 380.
- ↑ О проблеме датировки см.: Горский А. А. Москва и Орда. — М., 2003. — С. 126: за датировку 1399 годом.
- ↑ Татарская электронная библиотека: Идегэй . kitap.net.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2019. Архивировано 24 декабрь 2019 года.
- ↑ Ковалёв-Случевский К. П. Юрий Звенигородский, великий князь Московский Архивная копия от 4 февраль 2020 на Wayback Machine. — М., 2008. — (Жизнь замечательных людей). — C. 152, 153.
- ↑ Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. — Инсан, 1991.
- ↑ Фахрутдинов Р. Г. Археологические памятники Очерки по истории Волжской Булгарии. — М.: Наука, 1984. — С. 125—166.
- ↑ Болгар . bigenc.ru. Большая российская энциклопедия: электронная версия. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2019. Архивировано 13 август 2019 года.
- ↑ Итоги . yanarysh.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2018. Архивировано 8 август 2018 года.
- ↑ Более 100 тыс человек посетили мероприятия «Казань – Новогодняя столица России» (20130117T1257). 20 декабрь 2024 тикшерелде.
- ↑ http://www.MojGorod.ru/r_tatarstan/bolgar/index.html .
- ↑ http://www.MojGorod.ru/r_tatarstan/bolgar/index.html .
- ↑ http://www.MojGorod.ru/r_tatarstan/bolgar/index.html .
- ↑ http://www.MojGorod.ru/r_tatarstan/bolgar/index.html .
- ↑ http://www.MojGorod.ru/r_tatarstan/bolgar/index.html .
- ↑ http://www.MojGorod.ru/r_tatarstan/bolgar/index.html .
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php .
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php .
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php .
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php .
- ↑ http://www.MojGorod.ru/r_tatarstan/bolgar/index.html .
- ↑ http://www.MojGorod.ru/r_tatarstan/bolgar/index.html .
- ↑ http://www.MojGorod.ru/r_tatarstan/bolgar/index.html .
- ↑ http://www.MojGorod.ru/r_tatarstan/bolgar/index.html .
- ↑ http://www.MojGorod.ru/r_tatarstan/bolgar/index.html .
- ↑ http://www.perepis2002.ru/ct/doc/1_TOM_01_04.xls .
- ↑ http://www.MojGorod.ru/r_tatarstan/bolgar/index.html .
- ↑ http://www.MojGorod.ru/r_tatarstan/bolgar/index.html .
- ↑ http://terrus.ru/cgi-bin/allrussia/v3_index.pl?act=reg&id=16&from=d_er&group=1&year=2006 .
- ↑ http://terrus.ru/cgi-bin/allrussia/v3_index.pl?act=reg&id=16&from=d_er&group=1&year=2007 .
- ↑ http://www.gks.ru/bgd/regl/b08_14t/IssWWW.exe/Stg/p/04.htm .
- ↑ http://www.gks.ru/bgd/regl/B09_109/IssWWW.exe/Stg/d01/tabl-21-09.xls .
- ↑ http://www.tatstat.ru/VPN2010/20101/%D0%A2%D0%BE%D0%BC1-%D0%BD%D0%BE%D0%B2.zip .
- ↑ http://www.tatstat.ru/VPN2010/DocLib8/Оценка%20численности%20постоянного%20населения%20на%201%20января%202011г.pdf .
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/doc_2012/bul_dr/mun_obr2012.rar .
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/doc_2013/bul_dr/mun_obr2013.rar .
- ↑ http://tatstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/tatstat/resources/a34a46804f041c26ae6abe22524f7e0f/МОчисл2014.pdf .
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/doc_2015/bul_dr/mun_obr2015.rar .
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar .
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar .
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/doc_2018/bul_dr/mun_obr2018.rar .
- ↑ http://tatstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/tatstat/resources/64ec280049620f14a900ff3fbd401489/МОчисл2019.pdf .
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/CcG8qBhP/mun_obr2020.rar .
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/tab-5_VPN-2020.xlsx .
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Bul_MO_2023.xlsx .
- ↑ с учётом городов Крыма
- ↑ Таблица 5. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, городских округов, муниципальных районов, муниципальных округов, городских и сельских поселений, городских населенных пунктов, сельских населенных пунктов с населением 3000 человек и более (XLSX)
- ↑ Официальный сайт Свято-Авраамиевской церкви . Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2011. Архивировано 16 сентябрь 2011 года.
- ↑ Болгарская исламская академия торжественно открылась в Татарстане . РИА Новости (20170904T2028+0300). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2019. Архивировано 9 декабрь 2019 года.
- ↑ Самые малые города России, популярные для путешествий . turstat.com. ТурСтат. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2018. Архивировано 8 август 2018 года.
- ↑ Достопримечательности . Болгарский государственный историко-архитектурный музей-заповедник. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2022. Архивировано 8 август 2020 года.
Әдәбият
- Васильева И. Н., Хлебникова Т. А., Полубояринова М. Д., Закирова И. А., Хлебникова Т. А., Петренко А. Г. Город Болгар: Очерки ремесленной деятельности / Г. А. Фёдоров-Давыдов. — М.: Наука, 1988. — 280 с. — ISBN 5-02-009398-X.
- Бурдин Е. А. Спасск (Куйбышев): Были и легенды Старого города. — Ульяновск: Издательство «Корпорация технологий продвижения», 2018. — 320 с. — ISBN 978-5-94655-343-8.