Булат Тимер
Булат тимер яки Булаттимер (tat. lat. Bulat Timer,ﺒِوﻟﺎﺖ ﺗﻳﻣﺌﺭ, 1368-1340) - Алтын Урда әмире, аксөякләренең вәкиле, Идел буе Болгары хакиме (әмире) 1361-1367 елларда.
Тарих
1361 елда Сарай шәһәрендә түнтәрелеш нәтиҗәсендә Хызыр хан үтерелгәннән соң Булат Тимер Сарайдан Идел буе Болгары Олысына качкан.
Идел буе Болгары Олысын басып алу һәм бәйсезлеген игълан итү
1361 елда Булат Тимер үз гаскәре белән Болгар шәһәрен зыян китереп басып ала. Тиздән Булат Тимер бөтен Идел буе Болгары һәм болгарга элегрәк буйсынган җирләрен буйсындырып Идел буе Болгары Олысы бәйсезлеген игълан иткән.
Тышкы сәясәт
Идел буе Болгары Алтын Урдадан аерып якындагы җирләрне басып алган һәм Түбән Новгород кенәзлеген кушканчы булган. Ләкин Пьяна елгасында 1367 елда Булат Тимер берләшкән Мәскәү һәм Суздаль гаскәрләренә җиңелгән.
Вафат
1367 елда Болгар шәһәренә каршы яңа Алтын Урда ханы Газиз яу белән барган.
Булат Тимер Газиз ханга каршы үзара сугышта Сарай әл-Җадид каласында вафат булган.
Идел буе Болгары Булат Тимер вафатыннан соң
Тәңкәләр
Булат Тимер 1366-1367 Җәнибәк 2 яки Газиз исеме астында үз тәңкәләрне суккан.
Кайбер тарихчылар Булат Тимер Пулат-Тимер яки Мир Пулад хан белән бутыйлар.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Әдәбият
- Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
- Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
- Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
- Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.