Талиб ибн Әхмәд

Талиб ибн Әхмәд яки Талиб ибн Әхмәд әмир (طالب ابن احمد, tat.lat. Talib ibn Äxmäd) (Х гасыр) — Идел буе Болгары хәкиме, Әхмәд ибн Җагфар әмир улы.

Талиб ибн Әхмәд башта Болгар шәһәрендә идарә иткән, соңрак Сувар шәһәрендә идарә иткән һәм Суар бәклегенең Болгардан бәйсезлеген яклаган. Талиб ибн Әхмәд исеме белән Суварда һәм Болгарда дирһәмнәр сугылган (950 елдан).

Талиб ибн Әхмәд 976 елда Мөэмин ибн Әхмәд әмиренә ватандашлар сугышында оттырган. Шулай итеп 976 елда Болгар шәһәре бөтен Идел буе Болгары дәүләтен берләштергән, Сувар шәһәре үз мөстәгыйлеген югалтган.

Тышкы сылтамалар

  • Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.