Габдерахман ибн Мөэмин

Габдерахман ибн Мөэмин, Абд ар-Рахман ибн Мөэмин әмир яки Абд ар-Рахман ибн Мөэмин (عبدالرحمن ابن مؤمن, tat.lat. Abd ar-Raxman ibn Mö'min, рус. Абд ар-Рахма́н ибн Муми́н, Габдерахма́н ибн Муми́н, Абд ар-Рахма́н ибн Муми́н эми́р) (X гасыр — 1006 ел, Болгар шәһәре) — Идел буе Болгары хәкиме, Мөэмин ибн Әхмәд әмир улы[1].

Абд ар-Рахман ибн Мөэмин хәкимлеге чорында Идел буе Болгары дәүләте Болгар шәһәре тирәсендә үзәкләштерелә[2].

Болгар — Рус дәүләте мөнәсәбәтләренең яхшыруы

Габдерахман ибн Мөэмин идарә иткән чорда Идел буе Болгары белән Рус дәүләтенең үзара мөнәсәбәтләре яхшыра, чөнки кайбер мәгълүматлар буенча, Владимир (Святославич) аның кызына өйләнә. Бу никахтан мәшһүр Изге Борис һәм Глеб туа[3].

Шулай ук Борис һәм Глебны үтергән Святополк Окаянный Абд ар-Рахман ибн Мөэминның нәселеннән булуы ихтимал.

undefined

Казан шәһәренең төзелүе

undefined

985 елдан Идел буе Болгары белән Рус дәүләте арасында сәүдә мөнәсәбәтләре киңәя, шуңа күрә Абд ар-Рахман ибн Мөэмин үз дәүләтенең төньяк-көнбатышында яңа сәүдә (соңрак хәрби) үзәге — Казан шәһәренә төзергә карар кыла. Кайбер чыганаклар буенча, әмир Әхмәд ибн Җәгъфәр исемен 940–950 елларда Казан шәһәренә нигез салыну белән бәйлиләр, әмма бу шактый каршылыклы фикерләр: ул вакытта Казан урынында көймәләр өчен кечкенә генә порт пункты булуы ихтимал. Абд ар-Рахман ибн Мөэмин идарә иткән чорда (980–1006) шәһәр чын сәүдә үзәгенә әверелә. Шул рәвешле, Казан шәһәре болгарлар белән көнбатыш дәүләтләре арасында сәүдә багланышларында катнаша.

Казан кремлендәге археологик казу эшләре Казан шәһәренең 1000 нче елларда сәүдә үзәге булуын исбатлый (керамика, чүлмәкләр, савыт-саба, тәңкәләр табыла). Болгарда Габдерахман ибн Мөэмин исеме белән дирһәмнәр сугыла (997/998)[4].

Истәлек

2005 елда Казанның меңьеллыгы билгеләп үтелә. Шәһәргә БДБ илләреннән бик күп югары дәрәҗәле кунаклар килә. Россия, Татарстан, Казахстан президентлары —Владимир Путин, Минтимер Шәймиев, Нурсолтан Назарбаев Казан метрополитенын ачу тантанасында катнаша[5]. Шәһәрдәге күп кенә тарихи биналар Казанның меңьеллыгына үзгәртеп корыла.

Искәрмәләр

  1. Измайлов И. Список правителей Булгарии: источники генеалогии. www.m.realnoevremya.ru (16 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2025.
  2. Измайлов И. Булгария: административно-территориальное устройство и города. www.realnoevremya.ru (11 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2025.
  3. Милов С. Русский пример святости. Ко дню памяти Бориса и Глеба. www.foma.ru (6 август 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2025.
  4. Салахов Д. Д. Топография кладов и находок восточного и булгарского серебра // Поволжская археология. — 2016. — № 4 (18). — С. 75–83. Мөрәҗәгать итү датасы: 07.07.2025.
  5. Дынник В. Путин открыл Казанское метро. www.kazved.ru (30 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2025.

Әдәбият

  • Волжская Булгария и Русь (К 100-летию рус.-болгар. договора), [Сб. ст.] / АН СССР, Казан фил.; [Редкол.: А. Х. Халиков (отв. ред.) и др.]. — Казань: ИЯЛИ, 1986. — 151 с. ил., карт.