Нәзир әд-Дин
Нәзир әд-Дин яки Нәзир әд-Дин хәлиф, Әтәк Җәңге Шамгын улы (ﻧﻪﺯﻳﺭ ﺋﻪﺩ-ﺩﻳن, tat.lat. Näzir äd-Din) (1180-1225) — Идел буе Болгары хәкиме.
Нәзир әд-Дин хәлиф исеме белән болгар дирһәмнәре табылган. Рус кулъязмаларында Нәзирны - Отяк патша булып аталган. Бүтән чыганакларда аны Әтәк Җәңге Шамгын улы атыйлар.
Сарык сугышы
1223 елда Чыңгызхан гаскәр башлыклары - Субудай батыр һәм Җәбә нойон Рус-Кимәк бердәм гаскәрләрен Калка елгасында тар мар иткән. 1223 елның көзендә монгол армиясе Идел буе Болгары дәүләтенә юнәлгән. Идел болгарлары Нәзир әд-Дин һәм аның улы Мустансир (Габдулла Чәлбер) җитәкчелегендә Җигүле таулары янында махсус ныгытмалар әзерләгән һәм монголларны тулысынча чолгап күбесе монгол гаскәриләре әсирлекккә алган. Мәшһүр җиңелми торган Субудай һәм Җәбә нойон үз әсир гаскәриләр азат иткәне өчен сарыклар белән түләгәннәр (бер гаскәри - бер сарык тәкәсе). Кимсетелгән монголлар болгарларга үч алырга ант биргәннәр, шулай итеп Бату хан беренче төп һөҗүме 1236 елда ягъни Идел буе Болгары дәүләтенә каршы оештырган.
Шулай ук карагыз
Әдәбият
- Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989; Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII-XVIII вв. Казан, 1972.
Тышкы сылтамалар
- Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.
- Татар иле 2016 елның 5 март көнендә архивланган.