Ибраһим әмир
Абу Исхак Ибраһим ибн Мөхәммәд яки Ибраһим әмир, Абу Исхак Ибраһим ибн ибн Мөэмин әмир, Мөэмин-2 (ابراهیم, tat.lat. İbrahim ämir) (Х гасыр - 1026 ел, Болгар шәһәре) — Идел буе Болгары хәкиме, Мөэмин ибн Әхмәд әмир улы (?).
Ибраһим әмир хәкимлеге чорында Идел буе Болгары территориясе көнчыгыш юнәлешенә киңәйтелә.
Алабуга салынуы
Идел буе Болгарын берләштерүдән һәм Болгар шәһәре тирәсендә үзәкләштерүдән соң, Болгар Илендә икътисади үсеш тиз бара. Болгар әмирләре сәүдә мөнәсәбәтләрен ныгыталар. Абд ар-Рахман ибн Мөэмин Казан шәһәренә нигез салудан соң, 1006-1012 елларда аның варисы Ибраһим әмир көнчыгыш болгар сәүдә-хәрби үзәге - Алабуга шәһәренә нигез салган. Нәтиҗәдә Идел буе Болгары дәүләтендә ике төп сәүдә үзәге салына: Казан һәм Алабуга.
Хәтирә
2007 елда Алабуга шәһәрендә Алабуганың меңьеллыгы бәйрәме узды. Алабугага күп кунаклар килде. Алабуганың күп тарихи биналары Алабуганың меңьеллыгына яңадан торгызылган иде. Алабугага нигез салучыга — Ибраһим әмиргә һәйкәл ачылды. Һәйкәлнең авторы — Мәхмүт Гасыймов, сынчы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2008). Ачылу тантанасында Минтимер Шәймиев, Равил Гайнетдин катнаштылар.
Шулай ук карагыз
Тышкы сылтамалар
- Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.