Мәхмүт Гасыймов
Мәхмүт Гасыймов, Мәхмүт Моталлип улы Гасыймов (рус. Гасимов Махмуд Муталлипович) (27.7.1945) — сынчы, ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1977), ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2008).
Тәрҗемәи хәле
1945 елның 27 июлендә Кемерово өлкәсе Ленинск-Кузнецкий шәһәрендә туган. Ташкент сынлы сәнгать укуханәсен (1965), Ташкент театр-сәнгать институтын (Ф.И. Грищенко, Ю.Н. Киселёв, К.А. Сәлахетдинов курсы) (1974) тәмамлаган, ССРБ сәнгать академиясе каршындагы И.Е. Репин исемендәге Ленинград нәкыш, скульптура һәм архитектура институтының сынчылык остаханәсендә стажировка уза (1978-1979).
Хезмәт юлы
- 1968-1969 «Үзбәкфильм» киностудиясендә рәссам.
- 1974-1983 Ташкент сынлы сәнгать укуханәсендә сынлы сәнгать фәнен укыта.
- 1999 елдан Казанда.
Иҗаты
Гасыймов төрле жанрларда эшли: станлы, монументаль, монументаль-декоратив һәм мемориаль пластика. Станлы портрет остасы. Ясаган каһарманының портрет охшашлыгына ирешүгә, аның рухи-әхлакый йөзен чагылдыруга аерым игътибар бирә. Гипс, мәрмәр, бронза, япон сәрвие, шамот кулланып эшли. Бакырны чүкеп ясау техникасын куллана.
Казанда, Үзбәкстанда, Владивосток, Чита, Түбән Варта, Усть-Каменогорск (Казакъстан) һ. б. шәһәрләрдә галимнәргә, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә куелган һәйкәлләр, бюстлар һәм портретлар, истәлек тактаташлары авторы.
1973 елдан башлап республика, төбәк («Урта Азия республикалары һәм Казакъстан сынчылары күргәзмәсе», Ташкент, 1982 һ.б.), бөтенсоюз («Җир һәм кешеләр», Мәскәү, 1979 һ.б.) күргәзмәләрендә, халыкара (Финляндиядә, Швециядә «Үзбәкстан ССР мәдәнияте көннәре», 1970 еллар) һ.б. күргәзмәләрдә катнаша.
Хезмәтләре
Монументаль скульптура
- Әкмәл Икърамов һәйкәле (Ташкент, 1989)
- «Уңдырышлылык» фонтаны (Ташкент, 1993)
- Садретдин Айни һәйкәле (Соктари бистәсе, Гиждуван районы, 1978)
- Бакый Урманче һәйкәле (Казан, 1997)
- Гавриил Державин һәйкәле (Казан, 2003)[1]
- Салих Сәйдәшев һәйкәле (Казан, 2005)
- Муса Җәлил һәйкәле (Түбән Варта, 2007)
- Ибраһим I бин Мөхәммәт һәйкәле (Алабуга, 2007)[2]
- Сәяси золым корбаннары истәлегенә һәйкәл (Зөя, 2011)
- Муса Җәлил һәйкәле (Үскәмән, 2015).
- Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәле (Уразавыл, Түбән Новгород өлкәсе, 2016).
Монументаль бизәлеш скульптурасы
- «Музалар» рельефы (Беговат шәһәре, 1977)
- «Үзбәкстан» шифаханәсе интерьеры (Кисловодск)
- М.Е. Евсевьев каберенә куелган истәлек (Казан, 2001)
- Хәйдәр Бигичевка тактаташ (Казан, 1998)
- Салих Сәйдәшевка тактаташ (Казан, 2000)
- Нәҗип Җиһановка тактаташ (Казан, 2001)
Станлы бюстлар
- Нәкый Исәнбәт бюсты (Казан, 1996)
- Салих Сәйдәшев бюсты (Казан, 1998)
- Нәҗип Җиһанов бюсты (Казан, 2000)
- Гавриил Державин бюсты (Лаеш районы, Сокуры авылы, 2003)
- Сибгат Хәким бюсты (Казан, 2001)
Әсәрләре Үзбәкстанның Дәүләт сәнгать музеенда (Ташкент), Хәзерге заман сәнгате музеенда (Үргәнеч, Үзбәкстан), шәхси тупланмаларда (АКШ, Алмания һ.б.) саклана.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2008 ТР атказанган сәнгать эшлеклесе
Әдәбият
- Справочник Союза художников СССР. М., 1989.
Чыганаклар
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ «Иске Казан» сайтында
- ↑ «Россия буйлап» порталы, archived from the original on 2017-04-08, retrieved 2016-02-12