Муса Җәлил һәйкәле (Түбән Варта)
Муса Җәлилгә һәйкәл Хант-Манси — Югра автономияле округы Түбән Варта шәһәрендә Об елгасы яр буенда урнашкан.
Түбән Варта шәһәренең 35 еллыгына ачылган.
Тарих
Файл:М.Җәлил һәйкәле 12.jpg
Һәйкәлнең уңнан күренеше
2007 елның 25 сентябрендә Түбән Варта шәһәрендә Октябрьгә 60 ел урамында ачылган. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә һәйкәл ачу инициативасы белән Түбән Варта татарларының иҗтимагый оешмасы «Мирас» Үзәге чыккан була.
Һәйкәлнең авторы — Мәхмүт Гасыймов, ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1977), ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2008).
Сыйфатлама
Һәйкәл җир өслегеннән биш рәт баскыч ясап күтәртелгән, куб шәкелендәге мәрмәр аслыктан, Об елгасына арты белән бастырылган шагыйрьнең бронза бюстыннан, ян-якка урнаштырылган, ачып куелган китап битләренә охшатып ясалган мәрмәр катыш бетон диварлардан гыйбарәт. Бюст астындагы аслыкта Советлар Союзы Героеның Алтын йолдыз медале сурәте һәм русча язу урнаштырылган:
Герой Советского Союза Муса Джалиль
Арткы диварларга беркетелгән тимер табличкаларга алтынланган хәрефләр белән русча (уңда) һәм татарча (сулда) Муса Җәлилнең «Җырларым» шигыреннән[1] юллар язылган:
Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигъремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомремне дә бирәм халкыма.И перед смертью – никому в угоду
Не нарушу клятву свою.
Песнь свою я посвятил народу,
Жизнь свою народу отдаю.
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Татар электрон китапханәсе, archived from the original on 2016-02-03, retrieved 2016-02-12